Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Тыныч таңнарда - батырлар даны!" 20.11.2015

"Тыныч таңнарда - батырлар даны!" дип исемләнгән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Республикакүләм әдәби иҗат бәйгесендә мәктәбебезнең 7 класс укучысы Хәбибрахманова Айгөл (җитәкчесе - Сөнгатуллина Ф.М.) беренче урынны яулады һәм дипломга ия булды. Афәрин , Айгөл!
-
Русча да яхшы бел... 20.11.2015

20 ноябрь көнне Арчаның беренче мәктәбендә рус теле буенча олимпиада үтте. 4 класс укучысы Фаттахова Айгөл әлеге бәйгедә үз мөмкинлекләрен сынады. Матур нәтиҗәләр көтәбез.
-
КВН-2015 19.11.2015

Бүген мәктәбебезнең КВН командасы Кишет җирлегендә "КВН-2015. Парковый сезон" ярышында катнашты. Яшьлек дәрте ташып торган 10 класс егетләре-кызлары сәхнәдә үзләрен бик матур күрсәттеләр: кирәк урында җырлап, кирәк икән-көлдереп, шаян рухта үзләрен тәкъдим иттеләр. Ярышта катнашкан һәр командадагы креатив яшьләргә һәрвакытта шундый позитив, уңай энергетикалы булып калуларын телибез!
-
КЭС-Баскетс буенча зона ярышы 19.11.2015

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә кызлар һәм егетләр арасында баскетбол буенча зона ярышлары узды.Анда Шушмабаш урта мәктәбе, Апаз урта мәктәбе, Ашытбаш урта мәктәбе, Яңа Кенәр урта мәктәбе командалары катнашты.
-
ЮБИЛЕЕГЫЗ белән ХӨРМӘТЛЕ КОЛЛЕГАБЫЗ! 18.11.2015 Хөрмәтле коллегабыз Альфира Масхутовна! Сезне чын күңелебездән юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз. Үзегезгә генә хас булган бу матур бәйрәмегезгә СЕЗ чын мәгънәсендә зур байлык белән килдегез. Сезнең ныклы, матур йорт-җирегез, тигез, күркәм гаиләгез, сокланып туймаслык тырыш, уңган кызларыгыз, зур терәк һәм үрнәк булган, кайгыртучан олугъ әниегез, туган-тумачаларыгыз һәм катлаулы, әмма сез яраткан эшегез бар. Киләчәктә табигать биргән матурлыгыгызны, тәнегездәге сәламәтлекне саклап һәм бар байлыгыгызның кадерен белеп, тыныч күңел белән, бүгенгедәй гел тормышны яратып, акыллы яшәргә язсын - дигән теләктә калабыз. Сезгә чын күңелдән бәйрәм сәламе юллап, зур ихтирам һәм иң изге теләкләр белән СЕЗНЕҢ КОЛЛЕКТИВ.

-
Экологиядән олимпиада нәтиҗәләре
18.11.2015
Экология фәне буенча нәтиҗәләр билгеле булды. Мәктәбебезнең 9 класс укучысы Каримов К. -2 урынны яулады, ә 10 класс укучысы Сагдуллин А. призер булды. Укучыларыбызны бу җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
"әкиятләр илендә күңелле стартлар" 18.11.2015

"Карлыгачлар" атналыгының өченче көне "Әкиятләр илендә күңелле стартлар" дип аталды.2 сыйныф укучылары белән әкиятләр аша күңелле стартлар уздырдык. Уеныбыз ярыш формасында үткәрелде.
-
Һөнәрленең кулы алтын 18.11.2015

“Хезмәте барның, хөрмәте бар” дип халык юкка гына әйтмәгән. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә. Барлык һөнәр ияләре арасында кешеләргә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәте аерым урын алып тора. Алар югары культурага ия, кешеләргә йомшак мөгамәләле, ягымлы булуны сораучы һөнәрләр. Бүген Шушмабаш урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары төрле һөнәр ияләре белән очрашу максатыннан авылыбызда эшләп килүче кибетләрдә, даруханәдә, тәм-томнар пешерү цехында, элемтә бүлегендә булдылар.
-
"Карлыгачлар" атналыгы 17.11.2015

16-21 ноябрь башлангыч классларда "Карлыгачлар" атналыгы башланды. Дүшәмбе 16 ноябрьдә мәктәбебезнең 2 класс укучылары өчен "Карлыгачлар" атналыгы башланып китте. Бу көнне группа вожатыйлары "Әйдәгез дуслашыйк" кичәсе үткәрделәр. Укучылар "Карлыгач" балалар оешмасы турында тулы мәгълүмат алдылар. Үзләренең вожатыйлары белән таныштылар, дуслаштылар, төрле уеннарда катнашып, дуслык турында әкиятләр, мәкальләр тыңлап кичәне дуслык темасына рәсемнәр ясап тәмамладылар.
-
"Тапкырларга табышмак" кичәсе 17.11.2015

Сишәмбе 17 ноябрь "Карлыгачлар" атналыгының икенче көне. Бүген без 2 класс укучылары белән"Тапкырларга табышмак" кичәсе үткәрдек. Биредә укучылар үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр. Табигать күренешләре, тормыш-көнкүреш, кешеләр, хайваннар темасына бирелгән табышмакларга бик тырышып җавап эзләделәр. Классның " Иң тапкыр" укучысы Тазетдинова Зәлия булды. Кичә ахырында татлы күчтәнәчләрдән авыз иттеләр.
















