Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Казанда ярминкәләр гөрли 12.09.2015

Бүген Казан шәһәренең "Казан" агропромпаркында ел саен уздырыла торган көзге ярминкә үтә. Анда Лаеш, Балтач, Алексеевск, Балык Бистәсе, Арча, Кама тамагы районнары авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итә. Ярминкәдә безнең мәктәп коллективы да катнаша. Искиткеч күп ассортимент, зәвык белән бизәлгән өстәлләр, матур итеп урнаштырылган тауарлар, мул итеп куелган мәктәп бакчасында үстерелгән кәбестә, кишер, кабак , бәрәңге , сарымсак, мөлаем сатучы кызлар бер генә сатып алучыны да битараф калдырмый. Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Нуриев Ильшат Габделфәртовичның "Афәрин, булдыргансыз!" дип мактап куюы күңелгә горурлык , дәрт өсти. Ярминкәдә сату итүче коллегаларыбызга аяз, кояшлы, уңышлы эш көннәре телибез.
-
"Көзге игелеклелек атнасы-ГТО нормалары тапшыру" 11.09.2015

10 сентябрь көнне "Көзге игелеклелек атнасы" кысаларында спорт бәйрәме үткәрелде. Укучылар арасында озынлыкка сикерү буенча ярыш оештырылды, ГТО нормалары тапшырылды . Бу ярыш укучыларның сәламәтлеген ныгытучы тагын бер чара булды.
-
"Телефон доверия-Ышаныч телефоны" дәресе 11.09.2015

Бүген класс җитәкчеләре тәрбия сәгатьләрендә " Время доверять" Бөтенроссия дәресе үткәрделәр. Дәрестә укучыларга ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирелде, презентация тәкъдим ителде, видеороликлар күрсәтелде. Укучылардан анкеталар алынды.
-
Марзия Фәйзуллина белән очрашу 09.09.2015

Бүген мәктәптә "Көзге игелеклелек" атнасы кысаларында авылдашыбыз, балалар шагыйрәсе Марзия апа Фәйзуллина белән очрашу булды. Укучылар шагыйрәнең балалар турында язылган шигырьләрен сөйләделәр, матур җырлары белән сөендерделәр. Яраткан шагыйрәбезнең иҗатын, тормыш юлын өйрәнеп, 3 нче класс укучылары проект эшләрен тәкъдим иттеләр. Марзия апа балаларның чыгышларын бик яратып карады, укучыларга үзенең үгет-нәсихәтләрен җиткерде.
-
Осенняя неделя добра 08.09.2015

В рамках добровольческой акции "Осенняяя неделя добра-эстафета добрых дел" и в рамках проведения Международного дня грамотности в 5 классе прошел конкурс стихов "Жизнь дана на добрые дела", где учащиеся прочитали свои любимые стихотворения о доброте. А так же учителем русского языка и литературы Файзрахмановой Г.И. была показана красочная презентация, где ученики решали кроссворды, разные педагогические ситуации.
-
Афәрин! 07.09.2015

Озын-озак каникуллардан мәктәпне сагынып килгән 6 сыйныф укучылары җиң сызганып укырга керештеләр һәм беренче нәтиҗәләре белән безне куандырдылар. Укытучылары Муртазина Фирая Салиховна белән рәсем сәнгате дәресендә декоратив тәлинкәләр ясап безне дә, үзләрен дә сөендерделәр. Афәрин!
-
Әңгәмәләр дәвам итә... 04.09.2015

4 нче сентябрь көнне , Бөтенроссия “Финанс грамоталыгы көне” акциясе кысаларында, 10нчы класста “Электронные деньги” темасы буенча класс сәгате үтте. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләде, бергә фикерләшеп тиешле нәтиҗәләр ясалды.
-
Терроризмга каршы көрәш көне 03.09.2015

Бүген мәктәптә 3 сентябрь - терроризмга каршы көрәш көне уңаеннан класстан тыш чара булды. Чарада укучылар террорчылыкның дөнья халкына нинди йогынты ясавы хакында тыңладылар, бу афәткә карата үз фикерләрен белдерделәр, Беслан фаҗигасен 1 минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
Белем бәйрәме 2015 01.09.2015

Бүген мәктәбебездә барлык укучылар да түземсезләнеп көткән зур бәйрәм-Белем бәйрәме гөрләде. Иртәдән кулларына аллы-гөлле чәчәк букетлары тоткан укучылар, аларның әти-әниләре мәктәпкә - яраткан классларына, сыйныф җитәкчеләре янына ашкынды. Белем бәйрәме гадәттәгечә "Мәктәп гимны" белән башланып китте. Мәктәп директоры Рәзилә Габделнуровна укучыларны , укытучыларны, ветеран укытучыларны бәйрәм белән котлады, мәктәбебезнең, укучыларыбызның ирешкән уңышлары белән таныштырды. Арча мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Махмудовна укучыларны, мәктәп коллективын бүгенге бәйрәм белән котлап, мәктәбебезнең БДИ буенча районда икенче урын алганын, моның укытучыларның һәм укучыларның тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе икәнлеген ассызыклап әйтеп китте. "Северный" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Хәйруллин Рөстәм Габдуллаҗанович ел саен җәйге чорда совхозда эшләгән укучыларны акчалата бүләк белән бүләкли. Быел да, бу бүләкләр белән беррәткән БДИ тапшыруда югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларны тәбрикләве күмәк хуҗалык җитәкчебезнең мәктәп коллективына булган хөрмәте, ихтирамы булып тора. Ә беренче класс укучылары чын-чынлап бүләккә күмелде бүген! "Сервис Агро" ширкәте , һәр елдагыча, мәктәп портфеле бүләк итсә, Арча ЗУЭС начальнигы, авылдашыбыз Рөстәм Кәлимуллович Гомәров берләрне шулай ук мәктәп кирәк-яраклары тулган мәктәп портфеле белән сөендерде. Шулай ук җирле үзидарә дә укучыларны бүләксез калдырмады.Бәйрәм үзенчәлекле матур сценарий буенча матур җырлар белән бергә үрелеп барды. Беренче класслар Шүрәле абзый белән дә очраштылар, асфальтка 130 дип язып, Шүрәлене дә ясап куйдылар, 11 нче класслар бүләк иткән торт белән дә сыйландылар..Ә 11ләр укытучыларга үзләренең ихтирамын эчкерсез сүзләр, матур җыр аша җиткерделәр. Укучыларга үгет-нәсихәт җиткерүче ветеран укытучыларыбыз һәм хәер-фатиха бирүче Рөстәм хәзрәт чыгышыннан соң барлык укучыларыбыз кыңгырау чыңы астында классларга юнәлделәр. Хәерле сәгатьтә!
-
Шекә мәктәбендә Белем бәйрәме 01.09.2015

Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп
Кабат ачтык мәктәп ишеген.
Олы юлга алып чыккан йортым
Син бит безнең белем бишеге.
















