Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Көзге бал 03.11.2015

Бүген "Арча " спорткомплексында мәктәп яшьләре "Көзге бал-Осенний фьюжн" бәйрәмендә катнаштылар. Стиляга стилендә күз явын алырлык итеп киенгән егетләр -кызлар шул чорның вакыйгаларына әйләнеп кайткандай булдылар, стиляга биюен башкардылар, сорауларга җавап бирделәр, төрле шаян конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм 50-60 нчы еллар дискотекасы белән тәмамланды. Укучылар күңелендә бәйрәм рухы озак сакланыр!
-
робототехника 03.11.2015

ученики нашей школы обучаются основам по робототехнике (день 1).
-
Укытучылар фикер алыша.... 02.11.2015

Бүген, Шушмабаш урта мәктәбендә, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының фәнни-гамәли киңәшмәсе узды. Түгәрәк өстәлгә шушы зонага караган мәктәпләрнең укытучылары чакырылган иде. Очрашу ФГОС шартларында тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укыту тематикасы буенча үткәрелде.Түгәрәк өстәл артында УУГ, укыту технологияләре,дәрестән тыш эшчәнлек, укучыларның белемнәрен бәяләү турында яңалыкларны, укыту барышында туган проблемаларны уртага салып киңәшләштек. Очрашу һәрберебез өчен бик тә файдалы һәм эчтәлекле булды.
-
"Сәнгатьле сөйләү" бәйгесе 01.11.2015

Татар теле һәм тарих атналыгы авылдашыбыз,балалар шагыйрәсе М.Фәйзуллинага 85 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән "Сәнгатьле сөйләү" бәйгесе белән йомгакланды. Укучылар шагыйрәбезнең тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан презентация белән таныштылар.Чараның икенче өлешендә 5 -7 нче сыйныф укучылары М. Фәйзуллина иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр. Бәйгедә җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз. Афәрин!
-
Ачык дәресләр дәвам итә 31.10.2015

31 нче октябрь көнне татар әдәбияты укытучысы Сәгъдуллина Р.Р 10 нчы сыйныфлар белән "Ф. Әмирханның "Хәят" әсәрендә хатын -кыз язмышы" дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрестә төрле эш алымнары кулланылды: укучылар төркемнәрдә проблемалы сорауларга җавап эзләделәр, сингапур структурасы буенча әдәбият теориясен искә төшердәләр, бәхет төшенчәсенә аңлатма бирделәр. Дәрес бик җанлы үтте.
-
Татар теле һәм тарих атналыгы дәвам итә 31.10.2015

Атна дәвамында мәктәптә төрле күргәзмәләр оештырылды. Якташ язучыларыбыз Г.Ахунов һәм М.Мәһдиевнең тормышын, иҗатын яктырткан күргәзмәдән укучылар үзләре өчен бик күп мәгълүмат алдылар. Шулай ук , "Әкиятне үзебез язабыз " исеме астында, 5 нче сыйныф укучылары иҗат иткән әкиятләр балаларда зур кызыксыну тудырды. Афәрин, бишенчеләр!.
-
Татар әдәбиятыннан ачык дәрес 30.10.2015

30нчы октябрь көнне, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәйдуллина Э.А., 8 нче классларда татар әдәбиятыннан Г.Тукайның "Ана догасы" шигырен өйрәнү буенча ачык дәрес үткәрде .Дәрестә сингапур структуралары да кулланылды.Укучылар дәрестә актив катнаштылар.
-
4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне 30.10.2015

4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бүген классларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде .Бу көн илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең күркәм билгесе.Әңгәмәләр аша укучылар Халыклар бердәмлеге көненең тирән рухи мәгънәгә ия булуын, ватанпәрвәрлек хисенең нинди зур көчкә ия икәнлеген тагын бер тапкыр күңелләре аша үткәрделәр.
-
Китап һәм без 30.10.2015

Татар теле һәм тарих атналыгы кысаларында китапханәчебез Хашимова Л.Ф.белән берлектә "Китап һәм без" исеме астында ачык чара үткәрдек. Бу чарада 5-8 нче сыйныф укучылары үзләрен төрле яктан сынадылар. Кичә бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
Укучылар түгәрәктә 30.10.2015

Шекә башлангыч мәктәбе укучылары әбиләргә, әниләргә, детсад балаларына "Урман дуслары"дигән спектакль күрсәттеләр. Әкият геройлары табигатьнең кеше тарафыннан елдан-ел пычрана баруын, экологик яктан начарлануын яктырттылар. Урман дуслары табигатьне саклау һәрбер кешенең төп бурычы булуын аңлаттылар.
















