Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Иске яңа еллар белән 14.01.2016

-
Робототехника тугэрэге 11.01.2016

Укучылар робототехника тугэрэгендэ ижади эшкэ актив катнашалар.
-
"Самостоятельные дети" 11.01.2016

"Самостоятельные дети "акциясе кысаларында укучылар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап һәм авылыбызда яшәүчеләрне Яңа ел белән котлап кулдан ясалган кечкенә бүләкләрен тапшырдылар.Үзләренең елмаюлы шат йөзләре аша "Самостоятельные дети" әгьзалары позитив энергия һәм бәйрәм рухы өләштеләр.
-
"Кәҗә белән сарык" әкияте 09.01.2016

Бүген Шушмабаш мәктәбе укучылары Арча мәдәният йортында "Кәҗә белән сарык" әкиятен карадылар. Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында башланып киткән әкият-тамаша кәҗә белән сарыкның мавыктыргыч маҗаралары белән бергә дәвам итте. Укучылар күңелендә каникулның соңгы көне матур бер истәлек булып калачак.
-
Имтиханнарга әзерлек дәвам итә 08.01.2016

Бүген 11 класс укучылары химия фәненнән консультациядә. Алар укытучылары Фатхрахманова Л.Ш. белән бердәм дәүләт имтиханы биремнәрен үтиләр, катлаулы мәсьәләләр чишәләр.
-
Робототехника 07.01.2016

Мәктәбебездә роботлар белән кызыксынучы укучыларыбыз күбәйгәннән күбәя. Каникулларда да укучыларыбыз "Робототехника" түгәрәгенә бик яратып йөриләр. Төрле роботларны төзеп, аларны эшләтеп бирүдә укытучылары Нуризянов Э.Т. ның ярдәме бик зур.
-
Кышкы каникул дәвам итә
06.01.2016
Укучыларыбызның күпчелеге өчен кышкы каникуллар рәхәтләнеп чана-чаңгы шуу, туйганчы йоклау, рәхәтләнеп телевизор карау булса, 9 һәм 11 класс укучылары көн саен мәктәптә имтиханнарга әзерләнә. Бүген укучылар биология һәм математикадан консультациядә булдылар, укытучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.
-
ГТО тапшырабыз 06.01.2016

5 январь көнне "Арча" ДЮСШ стадионында укучылар арасында ГТО фестивале узды.Укучыларыбыз уңышлы гына ГТО нормаларын тапшырдылар һәм Шаймуллина Илүзә 3 урынга лаек булды.Аны шушы уңышы белән тәбрик итәбез.
-
11 класс укучыларына уңышлар теләп... 05.01.2016

Әле генә Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтеп китте. Яңа ел бал-маскарадында унберенче класс укучыларына теләкләр әйтеп , 2016 елда уңышлар теләгән идек. Бүген исә укучылар тырышып бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр. Яңа елда теләгән теләкләрегез чынга ашсын иде хөрмәтле укучыларыбыз!!!
-
Котлыйбыз!!!
05.01.2016
Арчаның 2 мәктәбендә узган беренчел профсоюз оешмалары арасында шахмат ярышында 1 урын алган хөрмәтле коллегабыз Вильданов Р.Г. ны, шашка ярышында 3 урын алучы Зарифзянова Л.не зур җиңүләре белән котлыйбыз!!!
















