Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Молодцы - 3 урын 29.02.2016

26 февраль көнне Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында "Мәңгәр беренчелегенә" 1997 елгы егетләр арасында көрәш бәйгесе булып узды.Укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап 3 урын яуладылар.Көрәшче егетләребезне һәм тренерларын (З.Т.Хайруллин) чын күңелебездән котлыйбыз.Молодцы!
-
Әлифба бәйрәме 26.02.2016

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .
Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .
Шекә мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре- Әлифба белән саубуллаштылар, аңа рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Ватанны саклаучылар көне 25.02.2016

Бүген мәктәптә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 8 класс укучыларының иҗат концерты булды.Укучылар тамашачыларны яңа матур җырлар, күмәк биюләр, күңелле интермедияләр белән сөендерделәр. Данлыклы "Катюша" биюе, хәрби темага башкарылган җырлар берәүне дә битараф калдырмады. Концерт эчтәлекле презентация белән үрелеп барды. Концертны оештырган укучыларга һәм аларның класс җитәкчесе Галяутдинова Л.Ф.га укучылар һәм укытучылар коллективы исеменнән зур рәхмәт әйтәбез.
-
Бәйрәм белән! 23.02.2016

Бүген башлангыч сыйныф кызлары классташ егетләрен бәйрәм белән котлады. Егетләр үз чиратында яхшы укырга, тәртипле булырга сүз бирде.
-
I урын 22.02.2016

21 февраль көнне Хәрби-патриотик айлык кыссаларында 2000 елге егетләр арасында хоккей ярышы булып узды.бу ярышта 4 мәктәп катнашты һәм безнең мәктәп укучылары 1 урын яуладылар.егетләребезне һәм тренерлары Гараев Р.К. җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Лыжные гонки в памяти Ф. Гарафиева 20.02.2016

Сегодня в г. Арск прошли традиционные соревнования по лыжным гонкам посвященные памяти сильнейшего лыжника Фаниля Гарафеева. В соревнованиях приняли участие учащиеся из нашей школы.
-
21-февраль- Туган тел көне 20.02.2016

1999 елда, ЮНЕСКО ның Генераль конференциясе тарафыннан 21 февраль-Бөтендөнья тел көне итеп билгеләп үтү турында карар кабул ителә. Һәм бу дата 2000 елдан башлап Бөтендөнья күләмендә билгеләп үтелә. Безнең мәктәп тә бу чарадан читтә калмый.Шекә башлангыч мәктәбе укучылары арасында Туган тел кичәсе үткәрелде. Укучылар актив катнашты
-
Шушмабашта семинар 18.02.2016

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары булып узды. Семинар "Хәзерге заман мәктәбендә хәрби-патриотик эшчәнлек" темасына багышланган иде. Очрашу барышында кунакларга ике мастер класс тәкъдим ителде. Югары категорияле башлангыч класс укытучысы Тазетдинова Г.Р. "ЗДВР лар клубы-шәп клуб!" темасы астында мастер класс үткәрде.Ул уен формасында укытучыларны эшлекле атмосферада коллективны берләштерү үзенчәлекләрен ачты, ЗДВР лар клубының туган көнен билгеләп, туган көн торты пешереп, күңелле һәм файдалы очрашу оештырды. Бәйрәмнең икенче өлешендә югары категорияле физика укытучысы Нуриева Р.Р. "Гомерләрдән, дәверләрдән хәтер кала..." исеме астында мастер класс тәкъдим итте. Ул үзе төзегән "Хәтер" сайты белән кунакларны таныштырды, мәктәптә эзләнү эшчәнлегенең ничек оештырылуы хакында сөйләде. Очрашу укучыларның патриотик рухтагы җырлары һәм биюләре белән бергә үрелеп барды.Семинарда катнашучыларга әлеге чара файдалы һәм кирәкле булгандыр дип ышанып калабыз.
-
Котлыйбыз!
16.02.2016
6 нчы сыйныф укучысы Каримова Алинә татар теле фәне буенча республика күләмендәге олимпиадада катнашып, 3 нче урынны яулады ( укытучысы: Сабитова Тәслимә Әфләтуновна). Аның киләчәктә дә яңа үрләр яулавын телибез.
-
Котлыйбыз!!!
16.02.2016
Шушмабаш урта мәктәбе директоры Шәймарданова Рәзилә Габделнуровна "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенең зона этабында "Хатын-кыз- лидер " номинациясендә җиңү яулады. Рәзилә Габделнуровнаны зур уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз!!!
















