Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Бердәм республика тестына әзерлек 22.01.2016

21 нче гыйнвар көнне Шушмабаш урта мәктәбе базасында”БРТна әзерлек планы,план нигезендә системалы нинди эшләр башкарыла”темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинары узды.
Гамәли семинарны Арча муниципаль районы мәгарифенең әйдәп баручы белгече Мостафина Э.Г. алып барды. Ул укытучылар алдында торган бурычларга тагын да җитди карарга кирәклеген ассызыклады. Методистның чыгышыннан соң Шушмабаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинарда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Т.Ә. үзенең БРТ на әзерлек планын тәкъдим итте. Шул план нигезендә мәктәптә системалы эшнең башкарылуы турында чыгыш ясады.
Семинарга килгән һәр укытучының чыгышы тыңланды. Имтиханга әзерлек вакытында туган сорауларга җаваплар алынды, кыенлыклар уртага салып сөйләшенде. Һәр килгән укытучы үзенең эш тәртибе белән таныштырды. Үзара ярдәмләшү максатыннан һәр айның 4 нче числосында башка мәктәпләргә барып, сынау эшләре алу планлаштырылды.
Гамәли семинар бик эшлекле узды. Һәр укытучы үзен борчыган сорауга җавап алды. Семинардан укытучылар киләчәктә дә шушындый эшлекле сөйләшүләр күбрәк булуын теләп таралышты.
-
Тәҗрибә уртаклашу 21.01.2016

19 январь көнне физика укытучысы Нуриева Рәмлә Равиловна Арча районы тарих укытучылары алдында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган үзе төзегән "Хәтер" сайты турында чыгыш ясады. Сайт төзү серләре белән уртаклашты.
-
Педагогик киңәшмә 19.01.2016

18 январь көнне укытучылар коллективы чираттагы педагогик киңәшмәгә җыелды. Киңәшмәдә Федераль Дәүләт Белем бирү Стандартларында тәрбияви компонент темасы яктыртылды, яңа тәрбия бирү технологияләре тәкъдим ителде.Эшлекле уен барышында укытучылар яңача стандарт белән якыннан танышып, үз фикерләрен җиткерделәр. Киңәшмәнең икенче өлешендә 1 нче яртыеллыкка анализ ясалды, БДИ һәм ОГЭ нәтиҗәләре мониторингы тәкъдим ителде, имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен нинди чаралар күрергә икәнлеге анализланды.
-
ГТО (кышкы сессия) 19.01.2016

Бүген мәктәбебездэ ГТО нормалары үтәунең кышкы сессиясе булып узды. Нормаларны Галимзянов Ильфат Накипович күзәтчелегендә мәктәбебезнең физкультура укытучылары алды. Укучылыр нормаларны уңышлы тапшырдылар.
-
Созвездие - Йолдызлык фестивале Арчада! 19.01.2016

Бүген Арчада Созвездие - Йолдызлык - 2016 фестивале узды. Мәктәбебездән Хабибрахманов Айтуган һәм Елисеева Камилә конферанс номинациясендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Куанычлы нәтиҗәләр көтәбез!
-
Котлыйбыз! 18.01.2016

Бүген иртәнге линейкада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Шимбә көнне мәктәбебезнең көрәш командасы Кенәр урта мәктәбендә уздырылган Глава призына көрәш ярышында катнашып 2 урынны алып кайтты. Көрәшчеләрне һәм аларның тренерлары Хайруллин З.не зур җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Алардан үрнәк алабыз. 18.01.2016

Башлангыч класс укучылары төрле конкурс, олимпиада, ярышларда актив катнаша. Бүген линейка вакытында җиңүче укучыларга диплом, грамота, сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
-
На стажировочной площадке 16.01.2016

Сегодня учитель информатики и робототехники Нуризянов Э. Т. участвовал на стажировочной площадке проводившейся МАОУ ДОД "Городской дворец творчества детей и молодежи №1" г. Набережные Челны.
-
БДИ га әзерлек
16.01.2016
Бүген , бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек максатыннан, 11 классларда Кырлай мәктәбе укытучылары рус теленнән пробный ЕГЭ алды .Укучылар барлык таләпләрне үтәп биремнәрне башкарып чыктылар.Имтиханнарның якынлашканнан якынлашуын исәпкә алсак, укучыларга һәр көннең кадерен белеп , бар көчне укуга биреп укыйсы да укыйсы гына кала.
-
Иске Яңа ел белән!!! 15.01.2016

14 январь көнне авыл халкы Иске яңа елны каршылады.Мәктәбебез коллективы да бу чарадан читтә калмады. Мәктәп Кыш бабае һәм Кар кызы тамашачыларны бәйрәм белән котлады,матур итеп бәйрәмне алып барды, укытучылар коллективы төрле уеннар уйнатуда катнашты. Ледянка белән шуу, капкага алка кертү, канат тарту, шорт-трек, флэш-моб .... бу кичне хоккей мәйданчыгы шат авазлардан гөрләп торды.Бәйрәмнең кульминацион ноктасы, әлбәттә, салют иде. Яңа ел уңышлар, тынычлык, гаиләләргә иминлек алып килсен.
















