Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Халыкара конференциядә катнаштык 23.02.2017

22 нче февраль көнне КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында мәктәп укучылары,студентлар,аспирантларның “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар”дип исемләнгән Халыкара фәнни – гамәли конференциясе үткәрелде. Анда 200 дән артык эш тәкъдим ителгән иде. Эш 5 секциядә алып барылды. Конференциядә безнең мәктәптән 10 нчы сыйныф укучылары Шәяхмәтова Н.(җитәкчесе Сабитова Т.Ә.), Гәрәфетдинов Р.( җитәкчесе Мортазина Ф.С.) үзләре катнашкан секциядә уңышлы чыгыш ясап,җиңүче Дипломнарына ия булып кайттылар.Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
23-февраль -Чын ир-егетләр бәйрәме 23.02.2017

Шекә башлангыч мәктәбендә укучылар 23 -февраль-Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттеләр. Укучылар үзләренең көчләрен сынаштылар. Малайлар , кызлар бергәләп төрле уеннар уйнап ярыштылар. Командалар бик тырыштылар, дуслык җиңде.
-
21 -февраль халыкара туган тел көне 22.02.2017

Туган телем – татар теле
Син – гомерлек юлдашым.
“Туган телем мәңге яшәр!” -
Дип киләдер юрасым.Шекә башлангыч мәктәбендә "Туган телем-иркә гөлем"дигән кичә үткәрелде.
-
"Татар егете" бәйгесе 21.02.2017

Тиздән асыл ир-егетләребезнең бәйрәмнәре 23- февраль Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә 5-8 класс укучылары катнашында “Татар егете” бәйгесе үткәрелде. Һәр класстан ярышта катнашу өчен бер егет тәкъдим ителде. Ә егетләрнең иң-иңнәре сайланган иде. Классташ кызлары һәр егеткә үзләренең бәяләмәләрен биреп киттеләр.Егетләребез һәрьяклап сыналдылар. Зирәклеккә төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр, кыен хәлләрдән чыгу юлларын эзләделәр, әдәпле булу кагыйдәләрен искә төшерделәр, биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Өй эше итеп бирелгән кул эшләрен тәкъдим иттеләр, тактага көйдереп рәсем төшерү дисеңме,агачтан мылтык ясау,хәтта йомшак уенчыклар тегәргә дә сәләтле булып чыкты безнең егетләребез.5сыйныфтан Яппаров Ислам Илһам улы-“Иң әдәпле егет”, 6 сыйныфтан Хаертдинов Илназ Раушан улы- “Иң зирәк егет”, 7 сыйныф укучысы Магсумов Илнур Нияз улы-“Иң тапкыр егет”, 8 сыйныф укучысы Абдуллин Әмир Әлим улы- “Оста куллы егет” номинациясендә җиңүчеләр булдылар.
-
Котлыйбыз! 21.02.2017

Биектау районында республика күләм 2001-2002 елгы яшьүсмерләр арасында көрәш ярышлары булып узды.Бу ярышта безнең укучыларыбыз да катнашты.Үз авырлыгында Вильданов Фазыл 2 урын яулады,аны шушы җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Рәсем конкурсына нәтиҗә 21.02.2017

"Яшь рәссам" конкурсы игълан ителгәннән соң укучыларыбыз бик күп рәсемнәр ясаганнар иде.Ул рәсемнәрдән күргәзмә дә оештырылды һәм нәтиҗәләр ясалды.
-
Бергә күңелле! 20.02.2017

1 сыйныф укучыларының өстәмә каникуллары тәмамланды. Ял итеп, тагын да үсеп, бер-берләрен сагынып укырга килделәр. Якты, җылы мәктәбебездә бергә-бергә белем алу нинди күңелле!
-
Сайлау фәннәреннән БДИ эшләп карыйбыз 20.02.2017

11 класс укучылары бүген сайлау фәннәре: химия, биология, физика, җәмгыять белеменнән пробный имтиханнар эшләп карыйлар. Чын имтиханнарга да инде озак калмады. Барлык көчегезне, тырышлыгыгызны кулланып, дөрес итеп биремнәрне үтәгез, дип, 11 ләргә уңышлар телибез.
-
"Күңелле стартлар" 20.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 1 класс укучылары арасында "Күңелле стартлар" уены уздырылды.Балалар бу уенда бик теләп катнаштылар һәм канәгать калдылар.
-
Котлыйбыз! 19.02.2017

Мәктәбебезнең укучылар командасы Казан шәһәрендә узган " Начинающий фермер" V интеллектуаль уенның региональ этабында чыгыш ясап 1 урынны алып кайтты. Хәзер укучыларыбыз Уенның Федераль этабы- Мәскәү шәһәрендә узачак конкурска әзерләнә. Яшь фермерларга һәм аларны әзерләүче укытучыларга уңышлар телибез!
















