Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
21 апреля отмечается день “Марш добра» «Спортивный Татарстан» 21.04.2017

В этот день в нашей МБОУ Шушмабашской СОШ прошли флешмобы среди 1-8 классов по популяризации добровольчества. На весь день ученики и учителя взяли на себя хорошее доброе настроение и энергию, чтобы хорошо учиться и трудиться.
-
Гасырлар мөгаллиме 20.04.2017

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә "Гасырлар мөгаллиме" дип исемләнгән кичә булды. Ветеран укытучыларыбыз - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриҗанова К.Г. һәм тарих укытучысы Җаббарова Н.А. укучылар өчен класстан тыш чара үткәрде. Мөхтәрәм укытучыларыбыз "Шушмабаш авылы тарихы" китабы турында мәгълүмат бирделәр, үз авылыңның тарихын белергә, өйрәнергә кирәклеген аңлаттылар. Китапны бастырып чыгаруда башлап йөрүче ветеран укытучыбыз Кәүсәрия Габделхаковна авылыбыз тарихының без белмәгән нечкәлекләрен укучыларга тәкъдим итте, изгеләр чишмәсе турында язылган шигырен укып сөендерде. Мәктәпнең "Туган як" музеен оештыручы укытучыбыз Нургазидә Абдулловна музей экспонатларын туплау тарихы белән таныштырды, музейны тулыландыруга укучыларның ярдәме кирәклеген ассызыклады. Очрашу талантлы укучыларыбызның чыгышы белән үрелеп барды. Кичәдә хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз - Фатхрахманова Р.М., Самигуллин Э.С., Давлетшина Ф.А., Валеева Н.Ф.укучыларга үзләренең төпле киңәшләрен җиткерде.
-
20 апреля день “Спасая жизни!”(Национальный день донора в России) 20.04.2017

“Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел «Добрый Татарстан» Мәрхәмәтле Татарстан “ акциясе кысаларында 20 апрель “Спасая жизни!”(Национальный день донора в России) көнендә 6,7 класс укучыларына тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
“Дом дружбы народов” хезмәткәре җырчы һәм төрле уен коралларында уйнаучы Солтан Фидаис улы Шигапов белән очрашу. 20.04.2017

Бүген безнең мәктәпкә “Дом дружбы народов” хезмәткәре җырчы һәм төрле уен коралларында уйнаучы Солтан Фидаис улы Шигапов килде. Ул укучыларга музыка һәм музыка уен кораллары турында файдалы мәгълүмат бирде, Г.Тукай иҗатын искә алды һәм татар халык көйләрен Тукай шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Укучыларның да актив катнашуларына иреште, үзләре дә “артист” булдылар.
-
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү 19.04.2017

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә хокук бозуларны кисәтү профилактикасы буенча белгечләр белән очрашу булды. Очрашуда Арча башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Нигматуллин М.К., психолог Шаесламова М.Ф., Арча район больницасының хатын-кызлар консультациясе акушеры Бадретдинова А.Г. катнашты. Белгечләр укучыларга хокук бозуларның профилактикасы турында бик күп кирәкле мәгълүмат җиткерделәр, җәйге ялларга киткәндә, юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, велосипед, скутрлар белән йөрү өчен кирәкле таләпләрне искәрттеләр. Аннан соң кызлар акушер-гинеколог белән әңгәмә кордылар, егетләр Мансур Камбиловичка үзләренең сораулары белән мөрәҗәгать иттеләр.
-
19 апрель “Доброволец в центре информации” 19.04.2017

“Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел «Добрый Татарстан» Мәрхәмәтле Татарстан “ акциясе кысаларында
19 апрель “Доброволец в центре информации” көнендә ветеран укытучыларыбызга мәктәпнең информатика укытучысы Нуризянов Эльнар Таһир улы электрон юл белән түләүнең өстенлекләре турында аңлатты.
-
Күргәзмә 18.04.2017

Габдулла Тукайның 131 еллыгы уңаеннан мәктәптә күргәзмә эшли башлады. Тукай агачы янында укучыларның үз көчләре белән эшләнгән иҗат җимешләре урнашты. Күргәзмә укучылар арасында зур кызыксыну уятты.
-
“Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел «Добрый Татарстан» Мәрхәмәтле Татарстан “ акциясе 18.04.2017

Республика буенча игълан ителгән “Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел «Добрый Татарстан» Мәрхәмәтле Татарстан “ акциясе кысаларында 17 апрель “Ветераны живут рядом” көнендә мәктәпнең “Туган якны өйрәнү” музеенда Бөек Ватан сугышы ветераннары турында әңгәмә булды. Бүгенге көндә бердәнбер исән булган ветеран Каримов Хәбир Кәрим улы турында сөйләнде. Хәтер китабындагы исемлекне барлауда укытучы Нуриева Рәмлә Равил кызына үзенең зур ярдәмен күрсәтүче ветеран ул.
-
18 апрель“Сохраним нашу историчесую родину”(международный день памятников и выдающихся мест”) 18.04.2017

“Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел «Добрый Татарстан» Мәрхәмәтле Татарстан “ акциясе кысаларында 18 апрель“Сохраним нашу историчесую родину”(международный день памятников и выдающихся мест”) көнедә 7 класс укучылары белән авылыбыздагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган,хәбәрсез югалган ветераннарыбыз хөрмәтенә куелган обелискны чүпләрдән чистартып,тырмалап изге эш башкардылар.
Шулай ук авылыбызның китапханәсендә булдылар. Китапханәче Зарипова Чулпан укучыларны яңа китаплар белән таныштырды. Бүгенге көндә әдәби әсәрләр укуның ничек әһәмиятле икәнен төшендерде. Китапханәнең даими укучылары булуларына зур өметләр белән, укучыларны озатып калды. Бу очрашу укучыларга файдалы һәм бик кирәкле булды.
-
Имтиханнар якынлаша
15.04.2017
9, 11 классларда ГИА га әзерләнү барышында укучыларның психологик эәзерлекләрен арттыру максатыннан имтиханда үз-үзеңне дөрес тоту буенча киңәшләр бирелде, укучыларга видеороликлар тәкъдим ителде, организмның баш мие эшчәнлеген көчәйтүче күнегүләр комплексы тәкъдим ителде.
















