Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Республика робот олимпиадасы 06.05.2017

Безнең мәктәп укучылары Яр Чаллы шәһәрендә үткәркәрелгән Республика робот олимпиадасында катнашып кайттылар
-
Бөек Җиңүне каршылап 06.05.2017

Шекә башлангыч мәктәбендә Бөек Җиңүгә багышлап, мероприятие үткәрелде. Чарага сугыш ветераннары, тыл ветераннары чакырылды. Укучылар концерт күрсәттеләр, әби-бабайлар белән аралаштылар.
-
Ватаныма хезмәт итәм! 29.04.2017

29 апрельдә "Ватаныма хезмәт итәм!" республикакүләм проектлар конкурсында "Хәбәрсез югалганнар" проекты белән катнашып, физика укытучысы Нуриева Рәмлә Равиловна II урынга лаек булды. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз.
-
Язгы өмә 29.04.2017

Экология елы, чисталык икеайлыгы уңаеннан, мәктәп территориясен чистарту һәм тәртипкә китерү максатыннан бүген мәктәптә мәктәпкүләм өмә оештырыла. Бердәм күмәк көч туплап укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр эшкә кереште. Кемдер чәчәклекләрне тырмалый, кемдер спорт мәйданчыгын тәртипкә китерә,8 класслар батырлар һәйкәле тирәсен тырмалый, 10 класслар исә дамба юлын чистарталар. Бүген әле агач утырту кампаниясе дә үз эшен башкарачак. Хезмәт фронтында уңышлар телибез!!!
-
Бәйрәм бүген! 26.04.2017

Сөекле Тукаебызны туган көне белән котлап, бүген иртәдән язгы кояш мул итеп нурын сипте. Бар татар җәмгыяте бөек Тукаебызны искә алган көндә, мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары да әлеге чарадан читтә калмады. Бүгенге көнгә махсус әзерләнеп бар да күркәм киенгән иде.Әлеге чара уңаеннан укучыларыбыз Тукай әсәрләренә багышланган рәсем күргәзмәсе булдырдылар, шагыйрьнең шигырьләрен ятладылар.
-
Бөек шагыйрь Тукайны искә алып 26.04.2017

Илдә туган ил улы син,
Илдә яндың нур булып,
Ил күгендә яз идең син,
Илдә калдың җыр булып - дип язган Гамил Авзал. Тукай һәрвакыт күңелләрдә сакланыр. Шекә башлангыч мәктәбендә Тукай шигырьләрен, тормыш юлын искә төшерделәр.
-
Тукай туган көнне каршылап 26.04.2017

Бүген мәктәпләрдә зур бәйрәм - Бөек Тукай туган көн! Шул уңайдан мәктәбебезнең барлык укучылары бүген татар халык милли киемнәреннән, татар орнаментлары элементлары белән бизәлгән киемнәрдән укыйлар. Кемдер чулпы таккан, кемдер чигүле алъяпкыч бәйләгән, кемдер укалы камзул кигән, кайсыдыр чигүле түбәтәйдән... Бүгенге матур кояшлы көн күз явын алырлык зәвыклы татар егетләре -кызларының матурлыгын тагын да арттыра кебек. Татар халкыбызның милли киемнәре, традицияләре буыннан-буынга күчсен, яшьләребез татар милләте рухында тәрбияләнсен иде.
-
Бездә дуслык 26.04.2017

Шекә башлангыч мәктәбе укучылары детсад балалары белән һәрвакыт аралашып яши. Төрле чараларга бер-берләренә кунакка йөри. Бүген укучылар детсадта кунакта.
-
23 апреля «Семейное чтение любимых книг» 23.04.2017

23 апреля «Семейное чтение любимых книг» (Всемирный день книги и авторского права) В этот день всем ученикам и учителям было выручена домашнее задание всей семьей читать книги,посетить сельские библиотеки.
-
22 апреля «Экологический уикенд» Международный день Матери Земли 22.04.2017

В этот день в нашей МБОУ «Шушмабашская СОШ» Вильданова Г.Ш.провела театрализованное экологическое мероприятие с первоклассниками на тему «Салкын чишмә аланында”. В 5 классе Хадиева Р.Р проводила классный час на тему “Экологическое ассорти”. В начальных классах Сунгатуллина Ф.М. проводила экологический урок «Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы».
















