Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Буада фәнни - гамәли конференция 10.04.2017

7.04.2017 көнне 11 класс укучылары Самигуллина Айгөл һәм Гарифуллина Гүзәл (җитәкчеләре биология укытучылары - Хадиева Р.Р. һәм Самигуллина Ч.М.) II - регионара фәнни - гамәли конференциядә катнашып, уңышлы чыгыш ясап лауреат дипломына лаек булып кайттылар. Конференция - "Моя малая Родина" исеме астында экология елына багышланган иде. Укучыларыбызга киләчәктә дә зур сынауларында зур уңышлар телибез.
-
Хезмәт төбе -хөрмәт! 06.04.2017

Яз җитте.Яз килү белән язгы мәшәкатьләр дә башланды.Районыбызда 1 апрельлән яшелләндерү һәм санитария экологик хәлен яхшырту икеайлыгы игълан ителде.Шул уңайдан мәктәбебездә дә төрле эшләр башкрыла.Укучылар хезмәт дәресләрендә кар тараттылар һәм тирә-якны чүпләрдән арындырдылар.Алар саф һавада эшләп сәламәтлекләрен дә ныгыталар һәм эш кхнекмәләре дә алалар.
-
Фәнни - гамәли конференция нәтиҗәләре
06.04.2017
5 нче апрель көнне Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә “РСФСР ның аткзанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге I районкүләм һәм V мәктәпкүләм “Арча ягы - туган ягым” фәнни - гамәли укучылар конференциясе булып узды.
Мәктәбебездән әлеге конференциядә катнашып 5 класс укучысы Фаттахова Айгөл - 2 урын (укытучысы Тазетдинова Г.Р.), 6 класс укучылары - Гараева Н. һәм Хадиева Р. - 2 урын (укытучылары Файзрахманова Г.И. һәм Нуриева Р.Р.), 8 класс укучысы - Шаймуллина И. - лауреат (укытучысы - Муртазина Ф.С.), 9 класс укучысы - Хадиев И. һәм 10 класс укучысы - Гарафутдинов Р. - 1 урын (укытучылары Хадиева Р.Р.) матур нәтиҗәләр белән кайттылар. Алга таба да укучыларга да, укытучыларга да уңышлар телибез. Яңа Кенәр мәктәбенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Наука и мы" 06.04.2017

4 апрель көнне Арча педагогия көллиятендә Россиядә экология елына багышланган !"Наука и мы" дип исемләнгән Х муниципаль фәнни-практик конференция булып узды. Бу конференциядә мәктәбебезнең 8 класс укучысы Шаймуллина Илүзә Экология һәм физик культура бүлегендә катнашып 1 дәрәңәле диплом белән бүләкләнде(укытучысы Вафина Г.Р.).Аны шушы җиңүе белән котлыйбыз.
-
"Самостоятельные дети " акциясе 05.04.2017

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан һәм "Самостоятельные дети" проекты кысаларында укучылар бүген "Будь готов! Скажи нет!" акциясен уздырды. Авылыбызның үзәк урамында яшьләргә һәм апа-абыйларга "Син законны беләсеңме?" дигән викторина үткәрделәр. Наркотик матдәләрне кулланган өчен генә түгел, тараткан,саклаган һ.б. өчен җинаять җаваплылыгы каралганын җиткерделәр, наркотик матдәләр куллануның нинди аяныч хәлгә китерүе хакында информация белән таныштырдылар.
-
Кошлар көне 03.04.2017

1 апрель - Кошлар көне уңаеннан һәм 2017 ел -Экология елы кысаларында 5-7 класс укучылары өчен Кошлар көне үткәрелде. Биология укытучылары Самигуллина Ч.М. һәм Хадиева Р.Р. укучыларны һәр елдагыча зур әзерлек белән Кошлар мәҗлесенә җыйды. Бәйрәмгә укучылар үз күчтәнәчләре белән килгән иде: кошлар турында матур җырлар, шигырьләр, укучыларыбызның кечкенә тикшеренү эшләре, җимлекләр, сыерчык оялары , үз куллары белән ясалган видеороликлар кичәне тагын да матурайтты. Укучылар кошлар турында үз белемнәрен сынадылар, барладылар, күп кенә яңа мәгълүматлар белән таныштылар.
-
Ата-аналар җыелышы 01.04.2017

31 март көнне 11 класста ата-аналар җыелышы булды . Җыелышта укучыларның БДИ га әзерлек мәсьәләләре сөйләшенде. Әти-әниләргә психологик консультация үткәрелде.
-
Без Нәүрүзне көтеп алабыз 29.03.2017

Шекә башлангыч мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме ел да күңелле итеп , авыл халкы белән бергә бәйрәм ителә. Укучылар өйдән-өйгә кереп, йорт хуҗаларын Нәүрүз белән котлап йөриләр.
Тук булсын малларыгыз.
Кәеф – сафа корыгыз.
Уйнагыз да, көлегез,
-
Дүртенче чирек башланды 29.03.2017

Язгы каникуллар төгәлләнде. Укучыларыбыз ялны күңелле һәм файдалы үткәреп укырга килделәр. Дүртенче чиректә дә уңышлы укырга язсын!
-
Бергә күңелле 27.03.2017

Язгы каникуллар дәвам итә. Башлангыч класс укучылары бүген мәктәбебезнең спорт залында күңелле уеннар уйнарга җыйналды. Бергә-бергә укырга да, уйнарга да күңелле.
















