Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Бездә бүген өмә. 31.03.2017

– Өмәне без язның беренче көннәреннән үк башлыйбыз. Әле кар эремәгән була, шуңа да карамастан, без балалар белән кар чабарга чыгабыз, карны атабыз, шуңа да ул тиз арада эреп бетә. Ишегалды территориясен гел чиста тотарга тырышабыз, чүп-чардан арындырабыз.
-
"Язгы боз ястык калынлыгында булса да, ышанма!" 30.03.2017

Язның беренче көннәреннән үк балалар белән язгы ташу чорында сак булу чаралары турында төрле әңгәмәләр үткәрдек.Бүген " Язгы боз ястык калынлыгында булсада, ышанма" темасына әңгәмә уздырылды.Балаларга су буйларына төшмәскә, боз өсләренә кермәскә икәнлеге аңлатылды.Яз көне боз нинди калынлыкта булса да, тиз ватыла.Шуңа күрә суга бату куркынычы бик зур булуы аңлатылды.
-
Рәсем эшчәнлеге ( 2кеч.төркеме) 29.03.2017

Тема:“Бер-бер артлы төзелгән флажоклар”
Турыпочмаклы формадагы предметларны аерым вертикаль һәм горизонталь линияләр белән ясарга өйрәнү.Краскалар белән чиста, пөхтә буярга өйрэтүне дәвам итү.
-
Сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәтү эшчәнлеге 28.03.2017

Тема:хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны, язылышы
Ы,ы хәрефе үзенчәлекләрен(баш һәм юл хәрефләр) һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү.
Авазның сүздәге урынын билгеләү күнекмәләрен ныгыту (сүз башында, уртасында, ахырында)
Башкарылган эшләр хакында эзлекле, тулы итеп сөйләп бирә белү күнекмәләрен үстерү.
-
Мәктәпкә экскурсия 27.03.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мәктәпкә экскурсия оештырдык. Укытучылар белән очраштык. Балаларда укуга кызыксынучан караш уятабыз. Шулай ук 1 сыйныфта укыган балаларның “ачык дәресләрендә” катнашабыз. Безнең балалар дә укучылар булып карыйлар. Укытучы математика дәресе буенча төрле сораулар бирә. Балалар бу дәресләрдә теләп катнашалар.
-
Кисеп - ябыштыру эшчәнлеге 24.03.2017

Тема: Сыерчык оясы.
Максат: турыпочмаклыктан төп өлешне сыерчык оясына хас билгеләргә туры китереп кисеп алу; аерым өлешләрен төп өлешкә карап дөрес пропорциядә кисү, дөрес урнаштыру күнекмәсе бирү; уйлау,образлы күзаллау сәләтләрен үстерү.
-
Саф һавада хәрәкәтле уеннар. 23.03.2017

Максат: тигезлек саклау хисе, тиз һәм җитез хәрәкәт итү осталыгы тәрбияләү. Күмәкләшеп килешеп акыл белән эш итәргә өйрәтү.
-
Сөйләм үстерү эшчәнлеге ( урт. гр) 22.03.2017
Тема: Бияләй һәм перчатка.Максат:Татар халкының кул эшләре белән таныштыру; тәрбияченең сөйләмен аңларга, сорауларга җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү;сенсор культураны, сүзлек байлыгын, сөйләмнең грамматик төзелешен үстерү; халкыбызның кул эшләре белән кызыксыну, чисталык, пөхтәлек, тырышлык, киемнәргә сакчыл караш тәрбияләү.
-
Уйнарга яратабыз 21.03.2017

Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөһим урын алып тора. Аның ярдәмендә бала шәхес формалаша. Уйнаганда балалар үзара дуслаша, мөстәкыйль эш итә, үзләренең уйларын гамәлгә ашыра, дөньяны танып белергә өйрәнә. Мөстәкыйль уен эшчәнлеге һәр баланың физик һәм психик үсешенә йогынты ясый, аңарда әхлаклылык, ихтыяр көче, иҗади сәләт тәрбияләргә ярдәм итә. Бала уенында гаиләдә яки тәрбия учреждениесендә булган вакыйгалар да чагылыш таба, ул өлкәннәргә охшарга омтыла, аларның холык- фигыльләрен, мимика һәм жестларын кабатлый.
-
Рәсем эшчәнлеге (мәк. әз. төркеме) 20.03.2017

Тема: “Чүлмәктәге матур чәчәкләр”
Максат: эстетик кичерешләрен,образлы күзаллауларын үстерү; өйрәнелгән рәсем ясау алымнарын дөрес куллана белү алымын ныгыту. Чиста, пөхтә эшләү күнекмәләрен ныгыту.Образлы күзаллауларын үстерү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү.







