Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Уйнарга яратабыз 21.03.2017

Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөһим урын алып тора. Аның ярдәмендә бала шәхес формалаша. Уйнаганда балалар үзара дуслаша, мөстәкыйль эш итә, үзләренең уйларын гамәлгә ашыра, дөньяны танып белергә өйрәнә. Мөстәкыйль уен эшчәнлеге һәр баланың физик һәм психик үсешенә йогынты ясый, аңарда әхлаклылык, ихтыяр көче, иҗади сәләт тәрбияләргә ярдәм итә. Бала уенында гаиләдә яки тәрбия учреждениесендә булган вакыйгалар да чагылыш таба, ул өлкәннәргә охшарга омтыла, аларның холык- фигыльләрен, мимика һәм жестларын кабатлый.
-
Рәсем эшчәнлеге (мәк. әз. төркеме) 20.03.2017

Тема: “Чүлмәктәге матур чәчәкләр”
Максат: эстетик кичерешләрен,образлы күзаллауларын үстерү; өйрәнелгән рәсем ясау алымнарын дөрес куллана белү алымын ныгыту. Чиста, пөхтә эшләү күнекмәләрен ныгыту.Образлы күзаллауларын үстерү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү.
-
Физкультура эшчәнлеге ( участокта) 17.03.2017

Максат:1.Игътибарлылык, җитезлек, осталык, бер-берсен хөрмәт итү сыйфатлары тәрбияләү.
2.Биремнәр үтәп йөрү, йөгерү, тигезлек саклау һәм сикерү күнекмәләрен үстерү.
3.Гимнастик стенкага менәргә күнектерү.
-
Саф һава - тәнгә дәва. 16.03.2017

Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла.
Елгалардан бозлар ага
Диңез ягына.Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып-тып итә
Эре-эре тамчылар. -
Танып - белү ( ФЭМП) эшчәнлеге 15.03.2017

Максат: әйтелгән юнәлештә хәрәкәтләнү күнекмәсен ныгыту. Предметның зурлыгына карап санау нәтиҗәсе үзгәрмәвен аңлату . Предметларны озынлыклары буенча чагыштырырга өйрәтү, аларны кимү һәм арта бару тәртибендә тезү, чагыштыру нәтиҗәләрен иң озын, кыскарак, тагын да кыска, сүзләре белән билгеләү.
-
Музыка эшчәнлегендә халык уеннарын яратып уйныйбыз 14.03.2017

-
Бездә бүген гаилә бәйрәме. 13.03.2017

Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген,
Балалар бакчасында.Әтиләрне, әниләрнеЧакырдык барысында. -
"Сөйкемле шурәле" бәйгесендә җиңү яуладык 10.03.2017

-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез 09.03.2017

Балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү - укыту - тәрбия процессының аерылгысыз өлеше.
-
Сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәтү эшчәнлеге 07.03.2017

Максат: Ә,ә хәрефе үзенчәлекләрен(баш һәм юл хәрефләр) һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү.
Авазларны танып-белү күнекмәләрен үстерү.
Танып-белү процессына карата кызыксыну уяту.
Кулны дәфтәр битендә бирелгән үрнәк буенча хәрәкәтләндереп, басма Ә,ә хәрефен язарга өйрәтү.







