Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Көндезге йокыдан соң гимнастика ясыйбыз 08.12.2016

Урыныңнан сикереп тор да Зарядкага бас! Чыныгып үсеп булмый бит Иренеп яткач.
Көндезге йокыдан соң гимнастика.Максат:Йокымсырауны бетерү, сәламәтлекне ныгыту һәм балаларның авыруларга каршы торучанлыгын арттыру, нерв системасын ныгыту, кәефне күтәрү. -
Уйный - уйный үсәбез 07.12.2016

Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау- саләмәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләре үсә, зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.
-
Сөйләм үстерү (урт. гр) 06.12.2016

Тема: Ап-ак тунлы кыш. Максат: Балаларның кыш турындагы белемнәрен киңәйтү.Кар бөртеген күзәтү.Сүзлек запасын активлаштыру," у"авазын ныгыту.Балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Ш. Галиевның " Кар бөртеге" шигырен сөйләргә өйрәтү.
-
Режим вакытында өстәл уеннарын уйнарга яратабыз. 05.12.2016

-
Эшчәнлек вакытында уеннар кулланабыз. 02.12.2016

Уен бала тормышында әйдәүче эшчәнлек булып тора. Ул балалар бәхете, аларның сәламәтлеге һәм дөрес үсеше өчен кирәк. Уен балаларны сөендерә, аларның күңелен күтәрә. Уйнаганда, алар күп хәрәкәтләнә: йөгерәләр, сикерәләр, корылмалар төзиләр. Шуның нәтиҗәсендә балалар көчле, батыр, җитез сау-сәламәт булып үсә. Уен уйлау эшчәнлеген, фантазияне үстерә. Бергә уйнап балалар дус-тату яшәргә, бер-берсенә юл куярга, бер-берсе турында кайгыртырга өйрәнәләр.
-
Кисеп - ябыштыру эшчәнлеге 01.12.2016

Тема: Калфак бизәү.
Максат:Калфак силуэты өстендә татар орнаменты элементларыннан сурәт урнаштырырга өйрәтү. Симметрияле формаларны кисү күнекмәләрен ныгыту.Чиста, пөхтә ябыштыру күнекмәләрен ныгыту,эшчәнлекләренә бәя бирү. -
Мәктәптә кунакта булдык 30.11.2016

" Баз бакасы" әкиятен карадык. Балаларга әкият бик ошады.Әкият буенча фикер алыштык.
-
Тау ясадык 29.11.2016

Ябалак - ябалак кар ява
Без чыгабыз уйнарга,
Урамга саф һавага
Ябалак кар яу-яу
Без ясыйбыз кардан тау
Ак мамыктай тузгып яу,
Бик дәү булсын безнең тау.
-
Бүген бездә әниләр бәйрәме 28.11.2016

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген Балалар бакчасында, Әниләрне, әбиләрне Чакырдык барчасында.
-
" Саф һава тәнгә дәва" 25.11.2016

Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгыльләнү балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта,физик яктан активлаштыра,иммунитетын күтәрә.







