Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Бездә бүген бәйрәм 30.05.2017

Бакчабызда чыгарылыш кичәсе үтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең белемнәрен һәм чыгышларын әти - әниләренә тәкъдим иттеләр.Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Без суыктан курыкмыйбыз, сикергәчтен тунмыйбыз. 26.05.2017

Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенчедән, күп кенә уеннар эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына да уңай йогынты ясый.
-
Рәсем эшчәнлеге ( урт.төркеме) 24.05.2017

Тема: Чәчәк алып килде май
Максат: язгы табигатьтәге үзгәрешләрне дөрес күрә белү, рәсемдә чагылдыра белү күнекмәсен ныгыту;төсләрне дөрес сайлап, чиста-пөхтә эш итүләренә ирешү; күзаллау сәләтләрен үстерү.
-
Бездә бүген тикшерү. 22.05.2017

Янгын куркынычсызлыгы инспекторы бакчабызга тикшерү белән килде.
-
Яшелчәләр утыртырга түтәлләр әзерлибез. 18.05.2017

-
Чыгарылышка биюләр өйрәнәбез. 16.05.2017

Моңаймагыз, курчакларым,
Моңаймагыз, дусларым,
Әйдәгез соң биеп алыйк,
Хушлашканчы дусларым.
-
Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 12.05.2017

Нуриев Шаймурат Яңа Кенәр балалар иҗаты йортының иҗади отчет концертында катнашып рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Һәйкәл янында экскурсиядә. 10.05.2017

9 Май - Бөек Ватан сугышында җиңү шатлыгы алып килгән көн. Шул уңайдан һәйкәл янында экскурсиядә булдык.
-
уен мәйданчыгында хезмәт. 05.05.2017

Уен мәйданчыгын матурлыйбыз: чәчәкләр утыртырга клумбаларны , уен комлыкларын йомшарттык. Көн җылынганын гына көтәбез.
-
Карлыган бакчасында экскурсиядә булдык. 04.05.2017

Максат: Үсемлекләр тормышында язгы үзгәрешләр турында мәгълүмәт бирү. Иртә чәчәк атучы агач - куаклар белән таныштыру, аларны чагыштыру.Табигатькә сакчыл караш, ихтирам хисе. экологик культура тәрбияләү.







