МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
"Праздник трезвости"
06.09.2016
Мәктәбебездә 05.09 - 11.09 көннәрендә "Праздник трезвости" акциясе старт алды. Тормышта кешегә бик күп мәшәкатьле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Һәр нәрсәне аек акыл белән , уйлап эш итәргә кирәк. Укучылар авыр ситуациядән чыгу юлларын мөстәкыйль таба белергә тиешләр. Укытучыларның максаты - аларны өйрәтү, дөрес юнәлеш бирү. Әлеге максаттан чыгып, 6-9 класс укучылары белән уен-бәйге уздырылды.
-
"Ак торналар" ясау акциясе 05.09.2016

Бүген мәктәптә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында "Ак торналар" ясау акциясе булып узды. 1-9 класслардан 41укучы кәгазьдән 333 ак торна ясады. Дөньялар тыныч, имин булсын иде!
-
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне 03.09.2016

Бүген терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уздырылды. Мәктәп күләмендә укучылар Беслан фаҗигасе турында сөйләшүгә җыелдылар. Ахырдан Беслан документаль хроникасын карау булды.
-
Айлыклар башланды 02.09.2016

Мәктәбебездә 15.08-09.09 көннәрендә "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" , ә 01.09-30.09 көннәрендә "Экстремизмга каршы көрәш айлыгы" башланып китте. Шул уңайдан мәктәптә төрле чаралар планлаштырылды һәм класс җитәкчеләре, укытучылар коллективы әлеге план нигезендә эш алып баралар. Шул уңайдан бүген Тынычлык дәресе "Дөньялар имин булсын!" исеме белән класс сәгатьләре уздырылды.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2016

Бүген - 1 сентябрь Белем бәйрәме. Быел 1 нче класска 4 укучы укырга керә. Әлеге бәйрәмне иң түземсезләнеп көтүчеләр дә алар булгандыр. Бәйрәмгә 9 нчы класс укучылары монтаж әзерләделәр. 1 нче класска керүчеләр дә шигырьләр сөйләде. Бәйрәмдә "Кырлай" агрофирмасыннан вәкил, Мөндеш авылы эшмәкәре һәм авыл җирлегеннән вәкилләр катнашты. Алар укучыларны бүләкләр белән сөендерделәр. Киләсе уку елында барыбызга да зур уңышлар юлдаш булсын!
-
Чәчәк күргәзмәсе 27.08.2016

Арчаның Җиңү паркында оештырылган "Чәчәк күргәзмәсе"ндә безнең мәктәп укытучылары да актив катнашты. Әлеге күргәзмәгә бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгын бәйләп ясалган композиция күпләрне сокландырды. Чәчәкләрдән эшләнгәнТатарстан һәм Арча Гербы шулай ук күргәзмәне бизәде.
-
Ярминкәләр гөрләде 27.08.2016

Бүген Арча шәһәренең Эссен кибете каршындагы мәйданчыкта иртә таңнан ыгы-зыгы башланды. Мәктәпләрнең үз тәҗрибә участокларында үстерелгән уңышларыннан ярминкәгә килүчеләр иде алар. Безнең мәктәп тә ярминкәгә мул итеп әзерләнде. Әти-әниләр, укучылар һәм укытучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе шуш ярминкәдә күренде. һәркайсыгызга хезмәтегез өчен рәхмәт!
-
Үз мәктәбеңә булыш! 25.08.2016

2013 нче елдан Татарстанда республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән “Үз мәктәбеңә булыш” дигән акция дәвам итә.Әлеге акция җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне һәм теләге булган һәркемне үзләре белем алган мәктәпләргә матди ярдәм күрсәтүгә тартуга юнәлдерелгән. Мәктәбебездә белем алган җитәкчеләрне бу акциядән читтә калмаска чакырабыз.
-
Укытучыларның август киңәшмәләре башланды.
18.08.2016
Җәй айлары узып бара. Менә укытучыларның традицион август киңәшмәләре башланды. Фән укытучылары үзләренең секция эшендә катнашып, яңа уку елына планнар коралар. Аларга киләсе уку елында уңышлар телибез.
-
Җәйнең иң матур бәйрәме - Сабантуй!
21.06.2016
Ниһаять, лагерьның соңгы көне дә җитте. Санаулы көннәр бик тиз уза шул. Ә иң соңгы көнне сабантуй үткәрү - ул лагерь өчен гадәткә әверелде. Тагын бер мәртәбә сабантуй уеннарында уйнап, үз көчеңне сынап карарга җай чыкты. Һәр бала бөтен төр уеннарда ихластан уйнады. Күңел ачты, сөенде. Хуш, лагерь! Киләсе елга кадәр!


















