МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Агач утырту 01.10.2016

Бүген республика күләмендә 1 нче класс укучылары белән мәктәп территориясендә миләш агачы утырту оештырылды.
-
Старт эшләре дәвам итә 30.09.2016

Бүген мәктәптә 5 нче класс укучылары өчен рус теленнән Бөтенроссия күләмендә старт эше уздырылды.
-
"Яхшылык яшәртә, көч бирә" 29.09.2016

Мәктәбебездә 7 класс укучылары катнашында “Яхшылык яшәртә, көч бирә” исемле класстан тыш чара үткәрелде. Укучылар яхшылык төшенчәсенә аңлатма бирде. Һәркайсы үзенчәлекле фикер йөртте. “ Безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-берсенә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләрдә. Яхшылык беркайчан да онытылмый. Якын кешеңнең рухи яктан күңелен күтәрү, авыр минутларда аның хәлен аңларга тырышу бик мөһим. Яхшылык эшләгән кеше якын кешесен яшәртергә, аңа рухи яктан көч бирергә мөмкин. Кояш кешеләр өчен гел яхшылык кына эшләгән кебек, кешеләр дә бер-берсенә карата яхшы гамәлләр генә кылсыннар иде “ – дигән теләкләкләрен әйттеләр.
-
Стартовая диагностика 28.09.2016

В рамках развития Региональной системы оценки качества образования сегодня провели стартовую диагностику обучающихся 5-го класса по математике.
-
Всероссийский Интернет - урок 27.09.2016

27 сентября 2016 г. в 11.00 состоялся Всероссийский Интернет-урок по теме «Профилактика наркомании в образовательной среде». Наши учащиеся приняли участие в этом мероприятии.
-
Сак булугыз - грипп! 23.09.2016

22 сентябрь көнне 9 нчы класс укучыларына шәфкать туташы Рәмзия апай “Гриппка каршы көрәш” темасына әңгәмә үткәрде. Укучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җаваплар алдылар
-
Көзге муллыкны җыю 21.09.2016

Мәктәбебез бакчасында көзге муллыкны җыю дәвам итә. Чөгендер, кишер өлгерде. Үзебезгә кышка җитәрлек күләмдә яшелчә әзерләдек. Инде тырышып укырга гына кирәк, Кайнар ризык янына куеп бирергә салат өчен чимал бар.
-
Мәдәни көндәлек 16.09.2016

16 нчы сентябрь көнне Иске Кырлай төп гомуми мәктәбенең башлангыч классларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылган "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды. Бу бәйрәм авыл китапханәсе һәм клубы белән берлектә оештырылды. Укучыларга көндәлек тоту кагыйдәләре аңлатылды. Кичәне башлангыч класс укытучылары Ситдикова Ф.Х. һәм Фазлиева И.В., культура хезмәткәрләре Хамзина В.А. һәм Саттарова Ә. бик мавыктыргыч итеп оештырдылар.
-
15.09.2016

"Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел" исемле ирекле акция дәвам итә. Әлеге акция кысаларында "Спортивный Татарстан" исеме астында спорт һәм физкультура - сәламәтләндерү чаралары уздырыла. Бүген 9 нчы класс укучылары 4 нче баскычка ГТО нормалары тапшырдылар. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!" девизы һәрвакыттагыча актуаль булып кала бирә. Укучылар әлеге нормаларны тырышып үтәделәр.
-
Игелеклелек аллеясы 14.09.2016

Мәктәбебездә игелеклелек кылу эшләре дәвам итә. Бүген план буенча укучылар мәктәп янында "Игелеклелек аллеясы"на нигез салдылар. 5-6 класс укучылары әлеге эшне башлап җибәрүчеләр булды: алар агач утырттылар.


















