МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Класс сәгате
11.01.2017
Бүген 5 класста узган класс сәгатенең темасы:"Хамелеон ничә төсле?" - дип аталды. Максат: икейөзле кешенең сыйфатларын күрсәтү һәм үзеңдә туры сүзле булу, дөресен сөйли белү сыйфатлары тәрбияләү. Укытучы Гилязиева Г.Г. тыштан яхшы булып күренеп, асылда начарлык эшләүче, берәү алдында бер төрле, икенче кеше алдында икенче төрле сөйләүче, хәйләкәр, бер сүз белән әйткәндә, икейөзле кешеләр турында сөйләде. Ике яклы пычак, ике яклы уен уйнаучы,ике якка да ярарга тырышучы, ике якны да алдау, ике як белән дә тыштан бер, эчтән капма-каршы эш алып баручы кешеләрне танырга өйрәтте. Мондый кешеләрне халык телендә "хамелеон" дип атыйлар, дип тә искәртте. Икейөзлелек белән бәйләнешле мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: үз дустың үзеңә тугры булсын, саф күңелле эчкерсез булсын.
-
10.01.2017
Район күләмендә уздырылган ярышларда 1 урынны алдык дип, тренировкаларны ташламадык. Көн салкын булуга карамастан, чаңгыларга бастык, киләсе ярышларда да җиңү яуларга әзерләнәбез.
-
Чаңгычыларыбыз беренче! 06.01.2017

Бүген Арча стадионында узган чаңгы ярышында безнең мәктәбебез командасы да катнашты. Чаңгычы кызларыбыз һәм егетләребез эстафетада финишка беренче булып килделәр. Молодцы! Без сезне котлыйбыз! Тагын сездән шундый җиңүләр көтеп калабыз.
-
Барыбыз да чаңгыга! 05.01.2017

Бүген мәктәбебездә "Барыбыз да чаңгыга" акциясе үткәрелде. Укучылар физик тәрбия укытучысы Ситдиков А.Г. җитәкчелегендә чаңгыга бастылар. Саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шудылар.
-
Сынау имтиханнары... 04.01.2017

9 класс укучылары өчен каникул көннәре гадәти уку көне кебек. Алар бүген математикадан сынау имтиханы бирделәр.
-
Түгәрәкләр эше дәвам итә... 03.01.2017

Мәктәбебездә "Оста куллар" һәм башлангыч класслар өчен "Автомоделирование" түгәрәкләре эшләп килә. Әлеге түгәрәкләргә укучылар бик теләп йөриләр. Әлеге түгәрәкләрдә каникул көннәрендә дә шөгыльләнергә мөмкинлек булды.
-
Cаф һавада уеннар 29.12.2016

Балалар көтеп алган кышкы каникуллар башланды. Алар рәхәтләнеп ял итә, уйный алалар. Бүген 1-6 класс укучылары мәктәп янында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнарга җыйналды. Укучылар чанада - чаңгыда шудылар, кар атышып уйнадылар. Тирә-як балалар шат авазыннан яңгырап торды.
-
28.12.2016

Зона буенча узган профсоюз оешмалары шахмат-шашка ярышында мәктәбебездән шахмат буенча директорыбыз Гилязиев Х.Р., математика укытучысы Бәдретдинова Ф.З., шашка буенча физкультура укытучысы Ситдиков А.Г., технология укытучысы Ахметшина Г.Х. барысы да 3 урыннар яуладылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Шахмат, шашка ярышлары 28.12.2016

Бүген мәктәбебездә профсоюз оешмасының шахмат-шашка буенча зона ярышлары үткәрелде. Ярышларда Лесхоз, Апаз урта мәктәпләре, Сеҗе, Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәпләре катнашты. Җиңүчеләргә истәлекле грамоталар тапшырылды.
-
Педагогик киңәшмә 27.12.2016

Бүген укытучылар коллективы педагогик киңәшмәгә җыйналды. Киңәшмәнең көн тәртибе:
1. Икенче чирек нәтиҗәләре, өченче чиреккә бурычлар. (Мостафина Г.Г. чыгышы)
2. Класс җитәкчеләренең икенче чирек нәтиҗәләре буенча чыгышлары.
3. Төп дәүләт имтиханнарына әзерлекнең торышы. Пробный ОГЭ нәтиҗәләре. (Фән укытучылары чыгышлары)
4. Доклад "Башлангыч сыйныфларда дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруда яңа технологияләр куллану. (Әхмәтшина Г.Х. чыгышы)


















