МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
"Наркомания - үлем юлы" 20.10.2016

5 нче классларда үткәрелгән тәрбия сәгате "Наркомания - үлем юлы" дип аталды. Аның максаты: укучыларда начар гадәтләрдән саклану һәм каршы торучанлык сыйфатлары тәрбияләү, аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру иде.
-
Ял иттек 16.10.2016

Бүген укытучылар коллективы Казанга Г.Камал исемендәге театрга И.Зәйниевнең "Мәхәббәт FM" исемле спектаклен карарга бардык. Әлеге сәяхәт безнең күңелдә күңелле мизгелләр калдырды.
-
13.10.2016
15 октябрь - халкыбызның катлаулы тарихында коточкыч көннәрнең берсе. Менә ничә ел рәттән җөмһүриятебездә Хәтер көне уздырыла. Әйе, 15 октябрь - 1552 елда явыз Иван гаскәре явыннан Казанны саклаганда һәлак булган бабаларыбызны искә алу көне, аяусыз сугышта шәһти киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. Шул уңайдан 5 нче класста тәрбия сәгате уздырылды.
-
"Урманнарны саклыйк!" 12.10.2016

Бүген Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч классларында "Урманнарны саклыйк!" дигән тәрбия сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгатенең максаты укучыларга Россия дәүләтенең урманнарга иң бай ил булуын аңлату. Ләкин соңгы елларда урманнарда агачлар бетә башлау сәбәпле, бу экологик катастрофага китерүен төшендерү.
-
"Оста куллар" 08.10.2016

Мәктәбебездә дәресләрдән соң төрле юнәлештәге түгәрәкләр эшчәнлек алып бара. "Оста куллар" декоратив- гамәли сәнгать түгәрәгенә йөрүче укучылар төрле дәрәҗәдәге республикакүләм һәм районкүләм конкурсларда һәрдаим катнашалар. Октябрь аенда "Көзге муллык" темасы астында эш алып барыла. Алар бөртекле ашлык культураларыннан районыбыз Гербын эшлиләр.
-
Кызыклы дәрес 07.10.2016

7 октябрь көнне 7 класс укучылары җәмгыять белеме уктучысы Хәбибуллина Г.Г. белән берлектә, Финанс грамоталылыгы онлайн-дәресләре кысаларында үткәрелгән "Биржа һәм инвестицияләү нигезләре" темасына онлайн-дәрестә катнаштылар. Дәрестән соң оештырылган бу чарада укучылар үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Әлеге дәресләр 2016 елның 15 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
-
Анкета уздыру 06.10.2016

Бүген мәктәптә 5 нче класс укучылары белән анкета эше уздырылды.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2016

Иске Кырлай мәктәбенең башлангыч класс укучылары"Иң якыннарыңны һәм туганнарыңны котла!" акциясе кысаларында Өлкәннәр көненә багышлап үз куллары белән открыткалар ясадылар һәм әби-бабаларына бүләк иттеләр.
-
Котлыйбыз! 04.10.2016

Район һәм республика ярышларына укучыларны әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен мәктәбебезнең физкультура укытучысы Ситдиков Айрат Габделнурович Арча муниципаль районы мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Тумурчылык эше 03.10.2016

Мәктәбебезнең тимурчылык отряды үзенең эшчәнлеген уңышлы дәвам итә. Укучыларыбыз ялгыз яшәүче әбиләрнең өйләренә даими барып үзләренең ярдәмнәрен күрсәтәләр. Өлкәннәр аларны сөенеп каршы алалар һәм рәхмәтләрен әйтеп калалар. "Изге эш үзегезгә игеле белән кайтсын", - ди алар.


















