МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Хуш киләсен, Яңа ел! 26.12.2016

Бүген мәктәбебездә 5-9 класс укучыларының "Хуш киләсең, Яңа ел!" исемле чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмнең төп өлешен 9 класс укучылары оештырды. Кыш бабай яңа Кар кызы сайлау өчен кастинг үткәрде. Һәр катнашучы үзенең матур сыйфатларын күрсәтергә тырышты. Ахырдан Кыш бабай иң гүзәл, иң чибәр, иң акыллы кызны Кар кызы итеп сайлап алды. Кичә матур җырлар, биюләр, уеннар белән аралаштырып барылды. Һәр катнашучы һәм тамашачы бәйрәмнән кәнагать калды.
-
Яңа ел тамашасы 24.12.2016

Бүген мәктәбебезнең башлангыч классларында чыршы бәйрәмнәре узды. Бәйрәмгә әти-әниләр, укучылар,укытучылар бик тырышып әзерләнделәр. Һәр укучы әкият герое булып киенгәннәр. Матур шигырьләр, җырлар, чыршы тирәли биюләр башкардылар. Иң сөенечлесе Кыш бабай һәр укучыга бүләк өләште. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Мәрхәмәтлелек дәресләре 23.12.2016

Бүген иртәнге тәрбия сәгатьләрендә "Мәрхәмәтлелек дәресләре" үтте. Класс җитәкчеләре укучыларга шәфкатьлелек, изгелек, бер-береңә ярдәм итү, мәрхәмәтлелек темасына сөйләделәр, видеолар күрсәтеп, укучыларны матур гамәлләр 'эшләргә өндәделәр.
-
Түгәрәкләр зачет тота. 22.12.2016

Мәктәбебездә төрле түгәрәкләр эшли. Укучылар яратып шөгыльләнә торган "Синтезатор" һәм "Оста куллар" түгәрәге эшчәнлеге белән танышырга Арча сәнгать мәктәбе җитәкчеләре килде. Түгәрәктә шөгыльләнүче укучылар үз осталыкларын күрсәттеләр. Түгәрәк җитәкчеләре Мостафина Г.Г. һәм Хәбибуллина Г.Г. үз эшләрен бик яхшы алып баралар.
-
21.12.2016

Бүген Арча сәнгать мәктәбе филиалы "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче укучылар әзерләгән чәчәкләрдән күргәзмә оештырылды. Укучылар һәм түгәрәк җитәкчесе Хәбибуллина Г.Г. эше югары бәяләнде.
-
20.12.2016

В целях создания безопасных условий для жизнедеятельности учащихся в условиях сильного понижения температуры воздуха Министерство образования и науки РТ направило рекомендательные письма на имя руководителей органов управления образованием РТ следующего содержания:
· отменить занятия в учреждениях общего среднего образования при следующем температурном режиме:
Классы Для городских школ Для сельских школ
1-4 кл. 25 градусов и ниже 23 градуса и ниже
1 - 9 кл. 27 градусов и ниже 25 градусов и ниже
1-11(12) кл. 32 градуса и ниже 30 градусов и ниже
организовать работу дежурных групп для детей младшего школьного возраста.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез... 19.12.2016

Мәктәбебездә яңа ел рухы көннән-көн ныграк сизелә. Менә классларны да бизәү эше башланды.
-
17.12.2016

Заманча технологияләр үсеш алган чорда яшәсәк тә, укучыларыбыз кулдан рәсем ясау ысулларын якын күрә. Яңа елга карата һәр класс стена газетасы чыгарды. Алар анда Яңа ел символы - Әтәчне, Кыш бабай, Кар кызын ясаганнар, котлаулар, матур шигырьләр урнаштырганнар.
-
Бәйрәмнәргә әзерләнәбез 15.12.2016

Тиздән Яңа ел бәйрәме килеп җитәр. Әлеге уңайдан мәктәптә эш башланды. Мәктәп территориясен матурлап сыннар ясап куйдык.
-
Кошларны онытмыйк! 14.12.2016

"Канатлы дусларыбызны онытмыйк!"- 2 класс укучылары кошларга эләргә җимлекләр ясап алып килделәр. Молодцы!


















