МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
18.01.2017
Бүген технология дәресендә укучыларыбыз чигәргә өйрәнделәр. Кызлар гына түгел, хәтта егетләребез дә бу эшне бик теләп башкардылар. Кул эшләренең тормышта кызларга гына түгел, егетләр өчен дә кирәклеген укытучылары аңлатып үтте.
-
"Гаилә бәхете - балада" 16.01.2017

"Әзәк башлангыч гомуми белем мәктәбе"ндә "Гаилә бәхете-балада!" дигән кичә-конкурс үткәрелде. Гаилә- ул иң ышанычлы сыеныр урыныбыз, иң олы таянычыбыз. Һәр гаилә үзен бар яктан да уңган,тырыш,җитез итеп күрсәтергә тырышты. Алар гаилә девизларын да әйттеләр, бала белән булган кызыклы хәл турында да сөйләделәр,әни белән бала бер-берсенә матур сүзләр дә әйтеште,табышмакларны да чиштеләр,әтиләр "бәби-курчак"ны биләүгә дә төреп карадылар, әтиләр белән әниләр үзара акча да санап ярыштылар. Кичә балаларга да, әти-әниләргә дә ошады.
-
15.01.2017

14 нче январь көнне, авыл фельдшеры Рәмзия Исламова, мәктәп укучылары белән " Сулыш юллары авырулары" темасына әңгәмә үткәрде. Укучылар сулыш юллары авырулары, аларның еш очрый торган төрләре, аларны профилактикалау һәм дәвалау ысуллары турында файдалы мәгълүмат алдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 13.01.2017

Бүген, 13 нче январьда, 1-8 класс укучыларының ата- аналары җыелышы уздырылды. Көн тәртибендә:
1. Икенче чирек йомгаклары (Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мустафина Г.Г. чыгышы)
2. "Өйдә дәрес әзерләүне дөрес оештыру"- доклад. (Хисматуллина В.Б. чыгышы)
3. Классларда җыелышлар
-
Класс сәгате
11.01.2017
Бүген 5 класста узган класс сәгатенең темасы:"Хамелеон ничә төсле?" - дип аталды. Максат: икейөзле кешенең сыйфатларын күрсәтү һәм үзеңдә туры сүзле булу, дөресен сөйли белү сыйфатлары тәрбияләү. Укытучы Гилязиева Г.Г. тыштан яхшы булып күренеп, асылда начарлык эшләүче, берәү алдында бер төрле, икенче кеше алдында икенче төрле сөйләүче, хәйләкәр, бер сүз белән әйткәндә, икейөзле кешеләр турында сөйләде. Ике яклы пычак, ике яклы уен уйнаучы,ике якка да ярарга тырышучы, ике якны да алдау, ике як белән дә тыштан бер, эчтән капма-каршы эш алып баручы кешеләрне танырга өйрәтте. Мондый кешеләрне халык телендә "хамелеон" дип атыйлар, дип тә искәртте. Икейөзлелек белән бәйләнешле мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: үз дустың үзеңә тугры булсын, саф күңелле эчкерсез булсын.
-
10.01.2017
Район күләмендә уздырылган ярышларда 1 урынны алдык дип, тренировкаларны ташламадык. Көн салкын булуга карамастан, чаңгыларга бастык, киләсе ярышларда да җиңү яуларга әзерләнәбез.
-
Чаңгычыларыбыз беренче! 06.01.2017

Бүген Арча стадионында узган чаңгы ярышында безнең мәктәбебез командасы да катнашты. Чаңгычы кызларыбыз һәм егетләребез эстафетада финишка беренче булып килделәр. Молодцы! Без сезне котлыйбыз! Тагын сездән шундый җиңүләр көтеп калабыз.
-
Барыбыз да чаңгыга! 05.01.2017

Бүген мәктәбебездә "Барыбыз да чаңгыга" акциясе үткәрелде. Укучылар физик тәрбия укытучысы Ситдиков А.Г. җитәкчелегендә чаңгыга бастылар. Саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шудылар.
-
Сынау имтиханнары... 04.01.2017

9 класс укучылары өчен каникул көннәре гадәти уку көне кебек. Алар бүген математикадан сынау имтиханы бирделәр.
-
Түгәрәкләр эше дәвам итә... 03.01.2017

Мәктәбебездә "Оста куллар" һәм башлангыч класслар өчен "Автомоделирование" түгәрәкләре эшләп килә. Әлеге түгәрәкләргә укучылар бик теләп йөриләр. Әлеге түгәрәкләрдә каникул көннәрендә дә шөгыльләнергә мөмкинлек булды.


















