Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Студент яшьләр форумы 04.02.2019

Үткән шимбәдә, 2 нче февраль көнне Арча район мәдәният йорында студент яшьләр форумы узды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев студентлар белән очрашты. Районда югары, һөнәри уку йортларын тәмамлап эшкә кайтканнар өчен нинди мөмкинлекләр бар? Бу көнне әнә шул хакта сүз барды. Студентлар каршында җитәкчеләр, эшмәкәрләр чыгыш ясады. Әлеге очрашуда безнең мәктәпне соңгы биш елда тәмамлаучы укучыларыбыз да катнашты. Аларның күбесе хәзерге көндә Г.Тукай исемендәге совхоз техникумында, Арча педагогика көллиятендә, Казанда белем алалар. Бу чара студентларга бик файдалы һәм мәгълүматлы булды.
-
Сталинград өчен сугышларда җиңүгә 76 ел! 02.02.2019

Быел 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 76 ел булды. Әлеге истәлекле вакыга уңаеннан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә укучыларга бай мәгълүмат бирелде.
Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Бәрелешләр нәтиҗәсендә дошманның хәлиткеч һөҗүм төркеме дә көчсезләнә. 19 ноябрьдән исә бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300мең кешедән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә.
1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була.
Бу сугышларда йөз меңнәрчә татарстанлы да катнаша. Шул исәптән өч укчы дивизия безнең республикада тупланып Сталинград бәрелешләренә озатылган була. Татарстаннан 22 мең солдат һәм офицеры Сталинград өчен барган кан коешларда мәңгелеккә күзләрен йома.
Батырларның даны мәңгелек! -
Тәрбия сәгатьләрендә. Ил батырларын искә алабыз. 01.02.2019

Газинур Гафиятуллин 1913 елның 13 гыйнварында Лениногорск районының Сугышлы авылында крестьян гаиләсендә туа. Герой егет яшьли кырда тир түгә, атлар карый, урман кисә, янгын сүндерү өлкәсендә эшли... Бөек Ватан сугышы башлангач, беренче көннәреннән үк яуга китә. 1944 елда Псков өлкәсенең Великолукский районы Овсище авылында батырларча һәлак була. Аңа нибары 31 яшь була... Авылда хатыны – тол, балалары ятим кала. Авыр тормыш юлы узган хатыны – Гыйльмури әби 3 гыйнварда 101 яшен тутырды.
Бүген мәктәбебездә Советлар Союзы Герое, дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган Газинур Гафиятуллин турында тәрбия сәгате үтте. Укучыларга герой кылган батырлыклар, Гыйльмури әбинең тылдагы тормышы, хезмәте турында мәгълүмат бирелде.
Гади генә татар егетенең үзе турында уйламыйча, фашист гаскәрләренә каршы ташлануы безнең күңелләрдә соклану һәм халкыбыз өчен горурлык хисләре уята. Әйе, батырлар үлемсез... -
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге йомгаклау районара укулары 31.01.2019

Кичә Ташкичү төп гомуми белем мәктәбендә галим,мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге йомгаклау районара укулар узды. Әлеге чарада район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты кунаклары катнашты. Алар галимнең музеенда булып, үзләре өчен күп белешмә алдылар. Безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Хабибуллина Илүзә (фәнни җитәкчесе Әюпова Р.Ф.) әлеге чарада катнашып, лауреат исеменә лаек булды.
-
Сыйныф сәгатьләрендә 30.01.2019

Халык мәкальләрендә дә “Сәламәтлек-иң зур байлык”, “Сәламәтлекне сатып алып булмый”, “Тазалык-саулык нигезе, саулык-байлык нигезе” дип әйтелә. Әйе, сәламәтлек һәр кешегә дә бәхетле гомер итү һәм уңышлы эшчәнлек өчен кирәк.
Сәламәтлек турында бик күп сөйләп тә, язып та була. Тик без үзебезне дөрес кайгырта гына белмибез.
Гыйнвар ае - сәламәтлек һәм спорт айлыгы уңаеннан, 8-9 нчы сыйныфларда “Сәламәтлек - зур байлык” дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Укучылар “Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше? “дигән сорауга бик теләп җавап бирделәр. Тормыштан мисаллар китерделәр. Укучыларга кешенең физик яктан гына түгел, рухи яктан да сәламәт булырга тиешлеге аңлатылды.
Сәламәт булыйк! -
"Илең турында уйласаң, гомерең озын була..." 29.01.2019

Бүген әдәбият сөюче укучылар Фатих Кәримне искә алдылар. Быел фронтовик шагыйрьгә 110 ел тула. Аның тормыш юлы, иҗаты, сугышта күрсәткән батырлыклары турында файдалы мәгълүмат алдылар. "Илең турында уйласаң, гомерең озын була..." Әлеге шигырь юллары халык телендә мәкаль булып яңгырый. Әлеге чара әдәбиятка, туган илгә карата укучыларда патриотик хис тәрбияләде. Шагыйрь мирасын өйрәнүгә кызыксыну уятты.
-
Милли уеннар белән танышабыз 28.01.2019

Мәктәбебездә укучыларның дәрестән тыш вакытлары бик күңелле, файдалы үтә. Шөгыльләр һәрдаим төрләнедерелә. Башлангыч класс укучылары да татар халкының җырлы-биюле уеннары белән таныштылар. ”Гөлбану”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Чума үрдәк, чума каз “ уеннарын бик теләп уйнадылар.
-
Тәрбия сәгатьләрендә. Ленинград... 25.01.2019

27 январьдә Ленинград камалышын өзүгә 75 ел тула. Шушы вакыйга уңаеннан, бүген мәктәбебездә 5-9 сыйныф укучылары белән тәрбия сәгатьләре үтте. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул.
Сабыйлар тыныч йокласын,
Кан түгелмәсен!
Безнең аналар яңадан
Хәсрәт күрмәсен! Теләмибез сугышны без!
Без тынычлык телибез!
Безнең якты тормышыбыз
Мәңге балкысын дибез! -
Истә, бар да истә! Ленинград блокадасы. 24.01.2019

Бүген башлангыч класс укучылары белән Бөек Ватан сугышының бер ноктасы -Ленинград блокадасы турында класс сәгате үткәрелде.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Ленинградта сугышчан эш кайный башлый. Зур әһәмияткә ия объектларны, һәйкәлләрне каплыйлар, күп кенә завод-фабрикаларны, музей кыйммәтләрен илнең көнчыгышына озаталар. Сугыш башланып, бер атна үтүгә, ун эшелонда 235 мең бала шәһәрдән чыгарыла. Июль – август айларында эвакуацияләнгән халык саны 1 миллионга якынлаша. Шулай булса да, шәһәрдә 2,5 миллион кеше торып кала. Алар шәһәр оборонасын ныгыту эшләрендә катнаша: танкка каршы 625 километр озынлыгындагы чокыр, 400 километр эскарп, меңләгән дот һәм дзот, шәһәр эчендә 35 километр баррикада төзиләр. Июль башыннан Гитлер Ленинградны алу өчен 300 мең солдат һәм офицер, 600 орудие, 5 000 миномет, 1 000 танк, 1 000 самолет җибәрә. Август азагында немецлар өлкәнең күп өлешен басып алалар һәм шәһәргә якынлашалар. Сентябрь башында Шлиссельбургны (хәзерге Петрокрепость) алып, ил белән бәйли торган коры җир юлларын кисәләр. Бердәнбер булып Ладога күле өстендәге су юлы гына кала.1941 елның 4 сентябре көнне гитлерчылар Ленинградны артиллерия утына тоталар. Шул көннән 900 көнлек Ленинградны саклау эпопеясе башлана...
-
Республикакүләм ата-аналар интернет-җыелышы 22.01.2019

Хөрмәтле ата-аналар игътибарына! Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгының эш планы буенча, 25 нче гыйнвар көнне сәгать 12.30 дан 14.00 кә кадәр “Сәламәтлек һәм бала иминлеге” дигән темага Республикакүләм ата-аналар интернет-җыелышы була. Җыелышның онлайн трансляциясен киу.pф сайтыннан карап булачак. Сорауларыгызны шушы адрес буенча бирә аласыз: roditelirt@mail.ru Уңышлар сезгә!













