Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Бүген мәктәбебез территориясен җыештыру буенча көзге өмә үткәрелде. 11.10.2025

Мәктәп яны участогы территориясен һәм аның янындагы территорияләрне җыештыру барышында чүп-чар, коры яфраклар җыештырылды, тиешле тәртипкә китерелде. Табигать тә ул көнне булдыра алган кадәр балаларга ярдәм итте: алар эшләгәндә кояш җылы нурларын сипте һәм яңгыр да яумады. Менә шулай, уртак тырышлык белән, мәктәп яны территориясендә тәртип урнаштырылды.
-
“Яшь эколог” түгәрәге 10.10.2025

5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары “Яшь эколог” түгәрәге кысаларында көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Алар көзге үзгәрешләрне күзәттеләр, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Чәчәк орлыклары җыю 09.10.2025

Чираттагы класс сәгатендә матурлыкны күрергә, табигатьне яратырга кирәклеге турында сөйләштек. Көзге матур көннәр дәвам итә.Һәр нәрсәнең үз вакыты шул. Бакчабыз да көзге вакытка карап үзгәрде. Укучылар белән чәчәк орлыкларын җыйдык. Орлык җыю бик җаваплы эш булсада, алар бу эшне бик теләп башкардылар. Балаларда табигатькә сакчыл караш һәм хезмәт тәрбиясе ныгытылды.
-
Укытучылар көне 04.10.2025

5 октябрь көнне Укытучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан 4 октябрь мәктәптә укучылар үзидарәсе көне дип билгеләнде. Иртәдән үк мәктәптә дәртле көйләр, матур җырлар яңгырады.Укучылар коллективы укытучыларга үз куллары белән ясалган матур бүләкләрен бирделәр һәм изге теләкләрен теләделәр. Укытучыларга бу көнне аеруча зур хөрмәт күрсәтелде. Укучыларыбызга зур рәхмәт!
-
Бәйрәм белән укытучым! 04.10.2025

Укытучы - иң кыен, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һәм гуманлы һөнәрләрнең берсе.
Мөгаллим…Укытучы…Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Сабый күңеленә игелек, шәфкать иңдерүче дә, белем баскычлары буенча югарыга менү өчен юл күрсәтүче дә, авыр чакта ярдәм кулы сузучы да укытучы.
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары хәзерге вакытта лаеклы ялда булган укытучылар Асия Петровна, Равилә Аглиевна белән гел аралашып торалар.
Бу ел да 5 нче октябрь Укытучылар көне уңаеннан укучыларыбыз аларны бәйрәм белән котлап өйләрендә булып кайттылар.
-
Всероссийский открытый урок по культуре безопасности 02.10.2025

1 октября 2025 года в Нусинской основной школе для учащихся 1-9 классов прошел Всероссийский открытый урок по культуре безопасности, приуроченный ко Дню гражданской обороны Российской Федерации с доведением информации по порядку действий при получении сигнала оповещения «ВНИМАНИЕ ВСЕМ!» (с доведением информации о беспилотной, авиационной или ракетной опасности). Целью урока было повышение осведомленности учащихся о правилах безопасности, действиях при чрезвычайных ситуациях и формирование ответственного отношения к вопросам безопасности.
-
Тормышыбыз бизәге сез - әбиләр! 01.10.2025

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары да бүген әбиләрен кунакка дәштеләр. Матур шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр. Кадерле әбиләребез! Сез булганда гына безнең өйләребез һәрвакыт ачык тора, йозакның нәрсә икәнлеген дә белмибез; сез булганда гына өстәлләребездән кайнар чәй өзелми. Сез - дөньяда иң сабыр йөрәкле кешеләр. Йөзләрегез җыерчыклы булса да, сез оныкларыгыз өчен иң сөйкемле матур кешеләр; кулларыгыз кытыршы булса да, оныкларыгыз өчен алардан да йомшак куллар юк; билләрегез бераз сыгылып торса да сездән дә күркәм кеше юк. Сез балаларыгызга һәм оныкларыгызга бик кирәк һәм нык терәк!
-
Мәктәптә өлкәннәр көне 01.10.2025

1 октябрь - өлкәннәр көне. Шул уңайдан 1октябрь көнне мәктәбебездә төрле елларда эшләп лаеклы ялга чыккан апа-абыйлар өчен бәйрәм кичәсе үткәрелде. Өлкәннәр өчен укытучылар,укучылар көче белән бәйрәм концерты, чәй табыны әзерләнде. Ветераннар үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, укучыларга укытучыларының кадерен белеп, ныклы белем алуларын теләделәр.
-
Яраткан әбиләребезгә бүләгебез 30.09.2025

Сәрдәбаш башлангыч класс укучылары 1 нче октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан әбиләренә үз куллары белән котлау открыткалары ясап бүләк иттеләр.
-
Сегодня в нашей школе прошли выборы председателя совета первичного отделения Движения Первых. 27.09.2025

Это важное событие, которое позволяет ученикам принять активное участие в жизни своей школы, выразить свое мнение и выбрать лидера, который будет представлять их интересы. Ребята очень ответственно готовились к этому событию. На голосование было заявлено 4 кандидата: Николаева Р., Петрова Ю., Сабиров А., Хасбиуллина И.
По итогам голосования, председателем "Движения Первых" единогласно была избрана ученица 9 класса – Николаева Р.
#движениерт
#ДвижениеПервых
#ДвижениеПервыхАрск
















