Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Туган телен кадерләгән халык кадерле була 21.02.2026

Туган җирең – Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле...
Бүген, 21 февраль – Халыкара Туган тел көне. Телебез - тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше, тел – сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, бабаларыбызның үткәне. Һичшиксез, туган тел – ул халыкның «җаны», милләтнең яшәү нигезе һәм аның үзенә генә хас үзенчәлеген саклауның иң көчле коралы, чөнки һәр халык үзенең тарихы, дине, мәдәнияте һәм теленнән рухи көч алып яши. Дөньядагы милли мәдәниятләрнең күптөрлелеген һәм меңнәрчә телләрнең кабатланмас матурлыгын билгеләгәндә, без нәкъ менә туган телдә әйтелгән сүзнең зур көчкә ия булуын яхшы беләбез.
Бүген мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында “Туган телен кадерләгән халык кадерле була” дип исемләнгән бәйрәм үтте. Бәйрәмдә туган телгә багышланган шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, халкыбызның онытылып барган уеннары искә төшерелеп уйналып үтте.
Атналык кысаларында үткән “Матур язу”, “Табышмаклар” конкурсына нәтиҗәләр ясалды, җиңүче укучыларга бүләкләр тапшырылды.
-
Бәйрәм белән кадерле кешем! 21.02.2026

"Ватанны саклаучылар көне" белән котлап, кадерле әтиләребезгә бәйрәм открыткалары ясадык.
Әти — безнең терәгебез,
Әти — безне яклаучы.
Авырлыклар китермичә,
Давыллардан саклаучы.Әниләребез ничек кадерле булса, әтиләребез дә безгә шулай ук якын. Аларны без бик яратабыз. Бәйрәм белән Сезне!
-
"Герой-шәһәрләр" 20.02.2026

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 7 нче класста "Герой-шәһәрләр" темасына әңгәмә үткәрелде. Презентация буенча укучылар Бөек Ватан сугышына кагылышлы вакыйгаларны искә төшерделәр, герой-шәһәрләр турында сөйләштеләр.
-
“Фотошоу” уены 20.02.2026

Туган тел атналыгы кысаларында “Фотошоу” уены үтте. Кешедәге хисләрне аңлату өчен кайбер вакытта сүзләр генә җитеп бетми, ә жест һәм мимика да эшкә җигелә. Бу бигрәк тә төрле телләрдә сөйләшүчеләр арасында киң файдаланыла. Бүген мәктәбебез укучылары, сүзсез генә, төрле хисләрне тасвирлап күрсәттеләр.
-
Шашка ярышлары 20.02.2026

19 нчы февраль көнне Арча Укучылар сараенда мәктәп укучылары арасында шашка буенча шәхси һәм команда беренчелегенә район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары да бу ярышта катнаштылар. 9 класс укучысы Рахматуллин Ф. 4 нче төркем егетләре арасында 3 нче урынга лаек булды. Аны җиңүе белән котлыйбыз!
-
Җомак әйтәм – җавабын тап 20.02.2026

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә.
“Табышмак” сүзен борынгылар “табагач” дип йөрткәннәр. Себер татарлары аны әле хәзер дә “тамырсак” дип йөртәләр.
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында “Җомак әйтәм-җавабын тап” уены үткәрелде. Укучылар табышмакларның җавапларын таптылар, җавапларның рәсемнәрен ясадылар. -
Парламентский урок – 2026. 19.02.2026

19 февраля в 9 классе прошел Парламентский урок – 2026, на тему «Трудом и ратным подвигом Отечество мы славим!», приуроченный к объявленному в 2026 году в Республике Татарстан Году воинской и трудовой доблести. В ходе занятия обучающиеся отвечали на вопросы о ключевых датах и событиях в истории страны, связанных с важнейшими моментами в жизни государства и общества.
Парламентский урок призван пробудить у учащихся чувство гордости за историю многонационального народа России, за героев прошлого и настоящего — тех, кто сражался на фронтах, и тех, кто ковал Победу в тылу, кто сегодня стоит на страже мира и кто создаёт будущее страны в цехах, классах, лабораториях и на сельскохозяйственных угодьях. Парламентский урок стал не только познавательным, но и вдохновляющим событием. Он помог ребятам осознать свою роль в будущем страны и понять, что каждый из них может внести свой вклад в общее дело.
-
Зирәкләр эзе буйлап 19.02.2026

Бүген, 19 нчы февраль көнне, мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында “Зирәкләр эзе буйлап” дигән интеллектуаль уен үтте. Уенда укучылар бик теләп катнаштылар. Укучылар эзләр буенча кызыклы сораулар тукталышына хәрәкәт иттеләр. Төрле сорауларга җавап биреп, телебезнең бай һәм матур булуына төшенделәр.
-
“Матур язу” конкурсы 18.02.2026

Каләм тотып кулларга,
Хәрефләрне тезәргә
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә...
Бүгенге көндә кулдан язу мәктәпләрдә генә калып бара кебек...Хәзер сенсорга «төртеп», компьютер, ноутбук клавиатура төймәләренә басып язу киң таралган. Алай да язарга иренгән кешеләр өчен тавыш белән әйтеп яздыру эше дә җайга салынып килә. Күптән түгел генә тәрҗемә ителә торган кушымталар татарча «сөйли» башлады. Син әйтеп торасың, ә ул синең артыңнан хәрефләр тезә...Бик җиңел!
Туган тел атналыгы кысаларында 18 нче февраль көнне укучыларның матур, каллиграфик дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру максатыннан “ Матур язу” конкурсы үткәрелде. Конкурста укучылар текстны күчереп язып, язу осталыкларын тикшерделәр. Конкурска нәтиҗәләр 21 нче февраль көнне билгеле булачак.
-
“Герой из соседнего двора” 16.02.2026

Бүгенге “Мөһим сөйләшүләр” Ватанны саклаучылар көненә багышланды. 7 нче класста хәрби – патриотик айлык һәм татар теле атналыгы кысаларында укучылар илебезнең, кечкенә Ватанабызның батырлык үрнәге булган геройлар белән таныштылар, шулай ук герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган видеоролик та карап үттеләр.
“Герой из соседнего двора” – тема сегодняшнего занятия “Разговоры о важном”. Занятие посвящено Дню защитника Отечества. Ребята познакомились с примерами мужества и доблести героев своего региона, села. Они посмотрели трогательное и вдохновляющее видео, в котором настоящие герои рассказывают о своём жизненном пути, поступках и ценностях. Эти истории помогают ребятам осознать важность патриотизма, ответственности перед Родиной и гордости за её защитников. Так же посмотрели видеоролик о герое-поэте Мусы Джалиле.
#ГероиРоссии
#ДеньЗащитникаОтечества
#МыПомним
#ГоржусьСвоимДвором
#ТатМусаҖәлил2026
#МусаҖәлилПатриотикШагыйрь
#АрчаМәгариф
#АрчаМәдәният
#ҖәлилчеләрБатырлыгы
#МусаҖәлил120Яшь
#ТатарстанХәрбиДанХезмәтФидакарлекЕлы
#РоссияХалыкларБердәмлекЕлы
















