Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
“Әниемә әйтер сүзем бар...” 29.11.2025

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән әниебезгә дәшәбез. Бүген Әниләр көне уңаеннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә бәйрәм концерты булды. Укучыларыбыз үзләренең җыр-моңнарын, әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре белән сугарылган шигырьләрне әниләренә бүләк иттеләр.
Мөлаем һәм ягымлы , акыллы, сабыр һәм түземле, шәфкатьле, бала өчен кайгырып, төннәрен күз йоммаучы әниләребез, сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, рухи көч, тормыш зирәклеге, сабырлык, бәхет, гаилә иминлеге телибез. Безгә биргән чиксез мәхәббәтегез, назыгыз һәм кайгыртуыгыз өчен рәхмәт!
-
“Йолдызлы сәгать” 28.11.2025

Тарих-география атналыгы кысаларында 6-9 класс укучылары өчен “Йолдызлы сәгать” интеллектуаль уены үткәрелде. Уенның максаты - татар халкының тарихы, үткәне һәм бүгенгесе турындагы белемнәрен гомумиләштерү иде. Бу уенда иң күп балл җыеп 6 нчы класс укучысы Ахметзянов Н. җиңеп чыкты.
-
Тарих-география атналыгы дәвам итә 27.11.2025

Тарих-география атналыгы кысаларында, укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету, тарих, география фәненә карата кызыксыну уяту максатыннан “Тәмле җавап” уены үткәрелде. Укучыларга уен бик ошады.
-
Тарих география атналыгы кысалырында рәсем конкурсы һәм иншалар конкурсы үтте. 27.11.2025

-
Солдатка хат 27.11.2025

Безнең мәктәп укучылары да “Солдатка хат” акциясенә кушылды. Алар Яңа ел бәйрәме белән котлап, махсус хәрби опрециядә катнашучы батыр ир-егетләребезгә хатлар яздылар.
Учащиеся нашей школы присоединились к акции «Письмо солдату». Они написали письма-поздравления с Новым годом отважным бойцам, находящимся на зоне специальной военной операции.
-
“Атмосферада җылылык” дигән темага ачык дәрес 26.11.2025

Тарих һәм география атналыгы кысаларында география укытучысы Л.И. Григорьева 6 классларда “Атмосферада җылылык” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрес эшлекле атмосферада, укучыларның активлыгы белән үтсен өчен дәреснең беренче этабында ук уңай психологик халәт тудырылды. Укучыларны дәрес темасына алып кереп китү өчен шигырь юллары файдаланылды. Укучыларны дәрес эшчәнлегенә юнәлтә торган әнгәмә оештырылды. Дәреснең бу этабында Сингапур структурасы кулланды. Укучылар бу структура белән таныш, эш күнекмәләре бар. Укучылар дәрес барышында теманы үзләре әйтә алдылар. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтергә мөмкинлек бирелде. Бу исә укучыларга үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде. Дәрес бик файдалы һәм кызыклы булды.
-
“География + юмор” дип исемләнгән викторина 26.11.2025

Тарих, география атналыгы кысаларында бүген 2-9 нче сыйныф укучылары арасында “География + юмор” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Уен кысаларында укучылар география фәне буенча төрледән-төрле кызыклы сорауларга җавап эзләделәр.
-
Спорт – сәламәтлек чыганагы 25.11.2025

Спорт – сәламәтлек чыганагы, дигән безнең бабайлар. Укучыларыбыз спорт уеннарын бик яраталар. Дәрестә дә, тәнәфес вакытында да спортзалда балалар тавышы тынып тормый: алар волейбол, баскетбол, футбол, теннис уеннарын яратып уйныйлар. Укучылар көндәлек хәрәкәт режимын үтиләр.
-
Тарих-география атналыгы башланды 25.11.2025

Мәктәбебездә 25 ноябрьдән тарих-география атналыгы башланды. “Минералллар дөньясында” һәм “Тарих-география фәненә бәйле һөнәрләр” дигән күргәзмәләр укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Разговоры о важном 24.11.2025

24 ноября в нашей школе прошли Разговоры о важном, которые касаются каждого: "Профессия – жизнь спасать", посвященные одной из самых благородных и ответственных профессий – Спасателей. Это не просто занятие, это возможность задуматься о том, что действительно ценно, и узнать о тех, кто стоит на страже нашей безопасности. Наши обучающиеся узнали о деятельности российских служб спасения – тех, кто первым приходит на помощь в самых сложных ситуациях. Это люди, чья работа – спасать жизни, и они делают это с невероятным мужеством и самоотдачей.
















