Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены 14.02.2026

Бүген мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үтте. 5 турдан торган уенда “Дуслык” һәм “Кызыл ромашка” командалары көч сынашты. Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты турындагы сорауларга җавап бирү, рәсемнәргә игътибарлы булу, яңа сүзләр төзү, шагыйрь шигырьләрен тану кебек биремнәрдә укучылар сынатмадылар, яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Уенда “Дуслык” командасы җиңү яулады.
#ТатМусаҖәлил2026
#МусаҖәлилПатриотикШагыйрь
#АрчаМәгариф
#АрчаМәдәният
#ҖәлилчеләрБатырлыгы
#МусаҖәлил120Яшь
#ТатарстанХәрбиДанХезмәтФидакарлекЕлы
#РоссияХалыкларБердәмлекЕлы
-
15 февраль-Әфганчылар көне. 14.02.2026

Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите...Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә -күз очрашкан меңләгән язмышлар...
15 февраль – сугышчы–интернационалистларны искә алу көне.Патриотик тәрбия атналыгы кысаларында 8 нче класс укучылары белән “ Афганистан. Память и боль” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Укучылар Әфган сугышының фаҗигале вакыйгалары, хәрби каршылыкларда катнашкан авылыбызның батыр егерләре турында сөйләделәр.
-
“Тәмле сүзләр” бәйгесе 13.02.2026

Яхшы сүзне җаның тели синең,
Начарлыктан күңел көрсенә
Ә син үзең андый яхшы сүзне
Әйтәсеңме башка кешегә?
Бүген мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланып китте. Атналык кысаларында “Тәмле сүзләр” бәйгесе үтте. Бу кичәнең максаты: балаларны әдәпле сөйләшергә, әти-әнине яратырга, төрле яшьтәге кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтү; сөйләм культурасы һәм тылсымлы сүзләр дөньясы белән таныштыру;үз-үзләренә һәм иптәшләренә карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү; рухи яктан әхлаклы шәхес формалаштыру. Кичә барышында укучылар төрле ситуацияләрне чиштеләр, әдәпле сүзләрне белү һәм куллану буенча ярыштылар.
-
Муса Җәлил: батырлыкка юл 13.02.2026

Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.
М.Җәлил. «Җырларым»
2026 елның 15 февралендә татар халкының каһарман улы, мәшһүр шагыйрь Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов; 1906–1944) тууына 120 ел тула. Ул – татар халкының горурлыгы, каһарман шагыйре. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяда яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды. Муса Җәлил шундый вәхшәт эчендә җырларын иҗат итеп, бер батырлык күрсәтсә, шул җырларны төрмәнең калын стеналары аша иреккә чыгара алуы белән икенче батырлык эшли. Бу үлемсез җырлар безгә Мусаның авазы булып кына түгел, бәлки фашистлар җәзалаган миллионнарча корбаннарның, миллионнарча көрәшчеләрнең васыятьләре булып килеп җитте. Патриотик атналык кысаларында “Муса Җәлил: батырлыкка юл” дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде.
#ТатМусаҖәлил2026
#МусаҖәлилПатриотикШагыйрь
#АрчаМәгариф
#АрчаМәдәният
#ҖәлилчеләрБатырлыгы
#МусаҖәлил120Яшь
#ТатарстанХәрбиДанХезмәтФидакарлекЕлы
#РоссияХалыкларБердәмлекЕлы -
«Россия бөркетләре» сафына кабул итү/Посвящение в "Орлята России" 11.02.2026

Бүген мәктәбебезнең укучыларын «Россия бөркетләре» сафына кабул итү тантанасы узды. Укучылар «бөркет»ләр турындагы риваять, аларның кануннары белән таныштылар, «Россия бөркетләре гимны»н башкардылар һәм Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга, үз сүзеңне тотарга, дуслыкның кадерен белергә, кайгыртучанлык күрсәтергә һәм вөҗдан буенча эш итәргә вәгъдә бирделәр.
Сегодня состоялась торжественная церемония посвящения обучающихся школы в ряды «Орлята России». В ходе мероприятия ребята узнали законы «Орлят», исполнили «Гимн Орлят России», получили наказы от своих старших товарищей-наставников и дали клятву «Орлят», в которой пообещали горячо любить Родину, прилежно учиться, творить добрые дела, держать слово, ценить дружбу, проявлять заботу и поступать по совести!
-
"Снежный десант" акциясе. 09.02.2026

9 нчы сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган обелиск тирәсен кардан чистарттылар.
#Минпросвещения
#НавигаторыДетства
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#НусинскаяООШ
#командавоспитанияРТ
-
Гуманитар ярдәм җыю 09.02.2026

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәмебезне оештырдык. Укучыларыбыз сугышчыларга котлау хатлары язды.
-
Татарстанның Герб кабул итү көне 07.02.2026

Татарстанның Герб кабул итү көне уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде. Балаларга 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан расланган Татарстан Республикасы гербының барлыкка килү тарихы, Дәүләт символының хәзерге күренеше турында сөйләнде. Балалар республика гербы символларының тарихын, мәгънәсен һәм тасвирламасын белделәр. Балалар Гербтагы канатлы барс турында кызыксынып тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр.
-
Цифровая гигиена: как обучать детей безопасности в интернете 06.02.2026

Цифровая гигиена: как обучать детей безопасности в интернете
Практико-ориентированный курс разработан для преподавателей и родителей, желающих понять особенности поведения современного ребенка в реальной жизни и в цифровом пространстве. Авторы курса делятся практическими советами: как учителям выстроить коммуникацию с детьми, как проводить тематические уроки по кибербезопасности и как реагировать в случае возникновения онлайн-угроз.
https://akademiya.znanierussia.ru/course/cifrovaya-gigiena-kak-obuchat-detej-bezopasnosti-v-internete/
-
Приглашаем к совместному просмотру документального фильма «Предательство» 06.02.2026

ВАЖНО ДЛЯ РОДИТЕЛЕЙ!
Приглашаем к совместному просмотру документального фильма «Предательство»
Уважаемые родители!
Министерство просвещения РФ рекомендует к просмотру социально значимый документальный фильм «Предательство» (автор А. Медведев, 2026) — важный инструмент профилактики рискованного поведения подростков.
Почему стоит посмотреть вместе с ребёнком?
Фильм поможет вам и вашему подростку:
Распознать «тревожные звоночки» — поведенческие маркеры, предшествующие рискованным поступкам
Понять механизмы манипуляции в подростковой среде
Научиться конструктивному диалогу о сложных жизненных ситуациях
Возрастное ограничение: 12+ Бесплатно на платформе «Смотрим»:
https://smotrim.ru/brand/72002

















