Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
У нас учат: | 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Мастер-класс 16.01.2025
6 нчы класста «Браслет үрү» буенча мастер-класс үтте. Сидорова Л. классташлары белән резинкалардан кулга браслет үрү серләре белән уртаклашты. Бу эшне башкару өчен кирәк җиһазлар белән таныштырды. Мастер-класс вакытында укучылар һәрберсе станок һәм крючок ярдәмендә браслет үреп карады. Укучыларга мастер-класс бик ошады.
Сидорова Л. провела в 6 классе мастер-класс по плетению браслета из резинок. Все учащиеся остались довольными, так как они быстро научились новому рукоделию.
-
Гуманитар ярдәм 15.01.2025
26 нчы гыйнвар көнне махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга китәчәк гуманитар ярдәм колоннасына безнең мәктәпнең укучылары һәм әти-әниләр коллективы да кушылды. Алар тарафыннан махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен “Влажные полотенце” җыйналды. Укучыларга һәм әти-әниләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Гуманитарная помощь
Обучающиеся и родители нашей школы приняли участие в сборе влажных полотенец для отправки на зону СВО. Выражаем благодарность учащимся и их родителям. -
Шәм җылысы һәр содатны җылытсын! 14.01.2025
26 нчы гыйнвар көнне махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга китәчәк гуманитар ярдәм колоннасына безнең мәктәп коллективы да кушылды. Укучыларыбыз махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен зур тырышлык куеп окоп шәмнәре ясыйлар. Шушы шәмнәргә салынган күңел җылысы һәр солдатны җылытыр дип ышана укучылар.
Окопные свечи – руками детей
Обучающиеся школы изготовили окопные свечи для участников СВО. Мы надеемся, что свечи, изготовленные ребятами с душевным теплом и добротой, согреют каждого нашего солдата!
-
Гуманитар ярдәм 13.01.2025
Билгеле булганча, 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Безнең районда да шушы уңайдан күп чаралар планлаштырыла, 26 гыйнварда районда шушы елны ачуга старт биреләчәк. Махсус хәрби операция дәвам итә. Анда безнең районнан йөзләгән батыр ир-егетләребез катнаша. Гуманитар ярдәм күрсәтүгә бөтен район күтәрелде, һәркем үз өлешен кертергә омтыла, моңа мисаллар күп. Районда Ватанны саклаучылар елын ачу махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм колоннасын озату белән башлана. Колоннаны озату тантанасы шәһәрнең үзәк мәйданында үтәчәк. Хәзер менә шул колоннаны туплау бара һәм аңа һәркем үз өлешен кертә ала.
26нчы гыйнвар көнне махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга китәчәк гуманитар ярдәм колоннасына без дә кушылыйк!
Битараф булмыйк! -
Педагогический совет 10.01.2025
10 января в школе прошел педагогический совет по теме: «Развитие профессионального мастерства через реализацию индивидуального образовательного маршрута учителя». Целью педсовета явилось подведение итогов 2-й четверти, определение направлений повышения эффективности образовательного процесса. На заседании были рассмотрены следующие вопросы:
1. Анализ образовательных результатов обучающихся по итогам II четверти. Анализ участия учащихся школы в муниципальном этапе Всероссийской олимпиады школьников.
2. Развитие профессионального мастерства через реализацию индивидуального образовательного маршрута учителя.
3. Профилактика правонарушений. Система воспитательной работы классного руководителя по профилактике и предупреждению асоциального поведения учащихся.
Педсовет подчеркнул необходимость индивидуального подхода к каждому учащемуся, развития его творческого потенциала и формирования ключевых компетенций, рассмотрел вопросы, связанные с профессиональным развитием педагогического коллектива.
-
С началом третьей четверти 09.01.2025
Дорогие ученики, хотим поздравить Вас с началом третьей четверти и пожелать вам успехов в учебе и достижения новых высот. Пусть каждый день будет наполнен новыми знаниями, интересными уроками и яркими впечатлениями.
-
Профсоюз ярышлары 30.12.2024
Бүген мәктәбебездә шашка һәм шахмат уеннары буенча профсоюз әгъзалары арасында ярышлар булып узды.
-
“Коррупциягә “Юк!” диик” 28.12.2024
“Коррупциягә “Юк!” диик” республика конкурсының район этабында призер булган 8 нче класс укучылары Самигуллина И., Петрова Ю., Николаева Р. Арча районы покуратурасында бүләкләнү тантасында булып кайттылар. Афәрин, укучылар! Сезгә алга таба да зур җиңүләр насыйп булсын!
-
Яңа ел бәйрәме 27.12.2024
Яңа ел һәр кешенең дә зарыгып көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Носы төп мәктәбендә Яңа ел бәйрәме күңелле узды. Укучылар бәйрәмгә бик җаваплы әзерләнде. Кыш бабай белән Кар кызы да кунакка килгән иде.Алар балаларга укуларында уңышлар,гаилә бәхете,сәламәтлек теләде. Барлык сыйныф укучылары да үзләренең җыр-моңа,биюгә осталыкларын күрсәтте. Һәр сыйныф үзләренең әзерләгән номерларын чын күңелдән башкарды. Бәйрәм киче җыр-бию, күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Концерттан сон яшьләр өчен дискотека булды.
Кадерле, дуслар! Барыгызны да якынлашып килүче яңа ел белән котлыйм. Киләсе ел бары тик яхшы хәбәрләр,уңышлар гына алып килсен. Бәйрәмегез мөбәрәк, дөньяларыбыз тыныч, эшләрегез уң булсын. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, саулык-сәләмәтлек, шатлык алып килсен. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
-
Яңа ел бәйрәменә әзерлек 25.12.2024
Мәктәбебездә Яңа ел бәйрәменә әзерлек актив темпта бара. Классларны, коридорларны укучылар чыршы бизәгеч уенчыклар белән бизәделәр. Класс- кабинетларга, коридорга бәйрәм төсе керде. Укучыларыбыз дәресләрдән соң “Яңа ел бәйрәме”нә газеталар чыгардылар, күмәк биюләр, җырлар өйрәнделәр.