Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Дәрестән соң эшчәнлек 27.01.2026

Дәресләрдән соң, башлангыч класс укучылары белән бадминтон уены уйнарга өйрәнәбез.
-
Ленинград батырлыгы риваятьләргә тиң. 27.01.2026

Бүгенге класс сәгатендә үткәннәрне барлау, батырларны искә алу максатыннан Ленинград блокадасы турында сөйләштек. 1944 нче елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
-
Тукай – сүнмәс йолдыз ул 23.01.2026

Башлангыч сыйныфлар атналыгының дүртенче көнендә, Г. Тукайның балачагы белән таныштыру, шагыйрь иҗатына хөрмәт уяту максатыннан, Г.Тукайга багышланган әдәби кичә уздырылды. Шагыйрьнең балачагы турында сөйләгәннән соң, балалар шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләрен укып ишеттерделәр.
-
Мультфильмнар карадык. 22.01.2026

Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Шул уңайдан, бүген башлангыч сыйныф укучылары халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның әсәрләре буенча куелган мультфильмнар карадылар.
-
Классный час, посвященный городам-героям 21.01.2026

В 6 классе прошел классный час, посвященный городам-героям . Ребята пополнили свои знания о Великой Отечественной войне и познакомились с героическими страницами из истории городов-героев. Города - герои — почётное звание, которого удостоены 12 городов, прославившихся своей героической обороной во время Великой – Отечественной войны 1941—1945 гг. Высшая степень отличия — звание «город-герой» присваивается городам Советского Союза, трудящиеся которых проявили массовый героизм и мужество в защите Родины.
-
МХОда катнашучы авылдаш белән очрашу 21.01.2026

МХО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты. Хәрби махсус операциянең беренче көннәреннән үк ул иптәшләре белән МХО үткән урында була. "Арск" позывнойлы авылдыш үзенең дуслары, авыр минутларда бер-берсенә дусларча ярдәм итүләре турында сөйләде.
Из зоны МО вернулся в краткосрочный отпуск. С первых же дней военной спецоперации он с товарищами находился на месте прохождения МХО. Земляк под позывным "Арск " рассказал о своих друзьях, о том, как они дружно помогали друг другу в трудную минуту.
-
“Һөнәрләр иленә сәяхәт” 21.01.2026

Бүген башлангыч класслар атналыгы кысаларында, Татарстан республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан авылыбызның күркәм хезмәт ияләренең эш урыннары белән таныштык, үзебезне кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.
-
Һөнәр белгән, ач булмас 21.01.2026

Башлангыч сыйныфлар атналыгының өченче көнендә, “Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы” уңаеннан, балаларның һөнәрләр турындагы белемнәрен системалаштыру, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан һөнәрләр турында фильмнар карадык.
-
Һәр һөнәр мактаулы 20.01.2026

Башлангыч сыйныфлар атналыгының икенче көнендә, “Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы” уңаеннан, “Һәр һөнәр мактаулы” темасына әңгәмә уздырдык һәм хезмәт турында шигырьләр укыдык.
-
Дуслык күпере. 20.01.2026

Безнең илебездә төрле милләт халыклары узара дус яши. Мәктәбебездә дә төрле милләт вәкилләре укый. Алар да дус, бер берсенә ярдәмчел. 2026 нчы ел Россиядә “Халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан, башлангыч класслар атналыгы кысаларында үткәрелгән бүгенге бәйрәмебез "Дуслык күпере" дип аталды. Монда без төрле халык көйләренә флешмоб биедек.
















