Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
Митинг. 07.05.2016

Бүген 7 май көнне мәктәбебез укучылары белән Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгелән үтү йөзеннән,тыл ветеранарын чакырып бәйрәм чаралары үткәрелде. Сугыш кырында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә обелискка чәчәкләр һәм венок куелды.
-
“Үлемсез полк” . 07.05.2016

Бүген, 7 нче май көнне мәктәбебезнең барлык укучылары,укытучылары катнашында“Үлемсез полк” акциясе уздырылды. Митингка сугышта һәлак булган туганнарыбызның, авылдашларыбызның фотоларын күтәреп чыктык.
-
Күп укыган –күп белгән. 06.05.2016

Cәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары һәрдаим яңа китаплар белән танышып торалар. Менә бүген дә китапханәче Ләйсән апалары укучыларга бик күп кызыклы китаплар тәкъдим итте.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллык уңаеннан мәктәп күләмендә асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде. 06.05.2016

Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
Сугыш инде күптән бетте… Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.
-
Истәлек тактасы ачу тантасы. 05.05.2016

5 нче май көнне Носы төп гомуми белем мәктәбендә Социалистик Хезмәт Герое Әсхәдуллин Галимулла Әсәдулла улы хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантасы булды. Бу чарада кызы Венера ханым, кияве Җәмил әфәнде, энесенең кызлары Суфия ханым, Резеда ханым, укучыбыз шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамал, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ситдикова Зөлфия Ильсуровна, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Рафисович, “Арча хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе Румия Надыршина авылыбызның тыл һәм хезмәт ветераннары, ветеран укытучылар катнашты.
-
Әти-әниләр җыелышы. 04.05.2016

4 нче апрель көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Көн тәртибе буенча тәрбия мәсъәләләре каралды.
-
БЕЗОПАСНОЕ КОЛЕСО. 03.05.2016

30 апреля 2016 года в 5 гимназии Арского муниципального района прошел районный конкурс юных инспекторов движения "Безопасное колесо- 2016". Ребята участвовали в различных конкурсах: "Знатоки правил дорожного движения", "Знание основ оказания первой помощи", "Автогородок", "Фигурное вождение велосипеда" и творческий конкурс"80 лет на страже дорог Татарстана!". В конкурсе "Автогородок" Валиуллина Л. заняла 1 место. Поздравляем!
-
1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме көне уңаеннан 8 нчче сыйныф укучылары концерт куйдылар. 01.05.2016

Беренче Май килде жиргә,
Якты нурга күмелеп.
Төрле төскә керде жиһан
Матурлыкка төренеп.
-
29 апреля в 6 классе был проведен классный час на тему "Жизнь прекрасна". 30.04.2016

Жизнь – это шанс, не упусти его. Я знаю, жизнь всегда прекрасна. Жизнь – это мечта, осуществи её. Жизнь дается нам всего лишь один раз. Самое главное в жизни – это здоровье. Жизнь – это долг, исполни его. Жизнь – это счастье, сотвори его.
-
1 урын. 29.04.2016

Романова Алия Флүс Латыйфи исемендәге “Сәләткә нур булган йолдызлар” V ачык әдәби ярышында катнашып, “Чәчмә әсәрләр” номинациясендә 1 урынны яулады. Аның әсәрләренә “Идел” журналыннан килгән журналистлар бик матур бәя бирделәр һәм ярты елга “Идел” журналына язылу белән бүләкләделәр. Алия шулай ук, “Драматургия” номинациясендә дә беренче урынны яулады. Аңа 13 майда Гәлиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына “Галиябану” спектакленә чакыру бирделәр. Гомумән, “Сәләт йорты”ннан бик матур тәэсирләр белән кайттык. Сәләтле укучылар өчен язучылар, шагыйрьләр, журналистлар белән бик файдалы мастер – класслар оештырылган иде.
















