Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
Лагерьның унберенче көне. 12.06.2016

Бүген лагерыбызның иң булган, иң уңган, иң чибәр кызын һәм иң батыр, иң өлгер егетен билгеләдек. Бездә «Мисс һәм Мистер җәй - 2016» конкурсы узды.
-
12 июнь – Россия көне. 12.06.2016

12 июньдә Россия Федерациясе көне билгеләп үтелә. Һәммәгезне дә әлеге бәйрәм –Россия көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Лагерыбызда без бүген эшне Россия гимнын җырлаудан һәм Россия символларын кабатлаудан башладык. Иртәнге аштан соң Россия көненә багышланган бәйрәмне башлап җибәрдек. Илебез турында шигырь сөйләдек, җырлар җырладык, төрле халык уеннары уйнадык. Викторина, рәсемнәр һәм плакатлар конкурслары үткәрелде, китаплар күргәзмәсе оештырылды.
-
Лагерьның унынчы көне. 10.06.2016

Иртәнге линейкадан соң балалар зарядка ясадылар, уеннар уйнадылар . “Озын толым” һәм прическалар ясау конкурслары балаларга аеруча ошады. Конкурс вакытында иң озын толымлы кызны ачыкладылар, кызлар бер-берсенә матур-матур прическалар ясадылар, ә егетләр бәя бирделәр. Көннең икенче яртысында «Мы готовы к ГТО» темасына спорт бәйрәме уздырылды.
-
Хәзинә эзләдек........ 09.06.2016

Лагерьда без бүген «Хәзинәне тап!» уенының биремнәрен үтәдек. Һәр биремне үтәгән саен, төрле сюрпризларга тап булдык. Көнебез искиткеч күңелле узды!
-
Лагерьның сигезенче көне. 08.06.2016

Гиннесс рекордлар китабы нинди китап соң ул? Беләсезме? Ги́ннесс рекордла́р китабы́ (инг. The Guinness Book of Records) — ел саен чыга торган, үзенә кеше һәм табигать рекордларын җыйган китап. Беренче тапкыр 1955 елда ирланд «Гиннесс» ширкәте заказы буенча бастырылган. 2016 елның рекордлар китабына без дә кердек. Ышанмыйсызмы? Лагерьда «Гиннес-шоу» узды бүген. Лагерыбызның иң-иң укучыларын барладык.
-
Лагерьның җиденче көне. 07.06.2016

Лагерьның җиденче көне сәламәтлек көне булды. Укучылар белән сәламәтлек турында әңгәмә һәм төрле сәламәтләндерү процедуралары уздырылды.
-
Лагерьның алтынчы көне. 06.06.2016

Лагерьның алтынчы көне Г. Тукайның 130 еллыгына багышланды. Укучылар белән Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап “Тамчы-шоу” уены үткәрелде. Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерделәр. Төшке аштан соң Г. Тукайның әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар.
-
Лагерьның өченче көне. 03.06.2016

Лагерьның өченче көне янгын куркынычсызлыгына багышланды. Укучылар белән “Янгын вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре” темасына әңгәмә оештырылды, янгынны кисәтү чаралары, кагыйдәләре кабатланды. “Геройлыкка тиң һөнәр кешеләре” темасына рәсемнәр, плакатлар, альбомнар карадылар. Төшке аштан соң “Шырпы уенчык түгел!” темасына рәсемнәр ясадылар.
-
Лагерьның икенче көне. 02.06.2016

Лагерьның икенче көнендә «От норм ГТО - к олимпийским медалям» темасына спорт бәйрәме уздырылды. Укучылар ГТО турындагы белемнәрен ныгыттылар, ГТО нормалары тапшырдылар. Төшке аштан соң Г.Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар карадылар.
-
Балачак иленең иң матур бәйрәме. 01.06.2016

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Беренчедән , Халыкара балаларны яклау көне ул. Ә икенчедән, мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары ачыла. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Бүген лагерьда бәйрәм уңаеннан күп кенә чаралар уздырылды.
















