Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Консультацияләр башланды. 07.09.2016

9 нчы сыйныф укучылары имтихан бирү өчен сайлап алу фәне итеп химияне сайладылар. Бүген химиядән кереш консультация булды.
-
Табигать кочагында. 07.09.2016

Укучылар белән эш дәресләрдән соң да дәвам итә.Бүген Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары табигатькә чыктылар. Алар терек һәм терек булмаган табигатьтә көзен була торган төп үзгәрешләр турында фикер алыштылар, табигатьне күзәттеләр.Әңгәмәгә 1 нче класс укучылары да бик теләп катнаштылар. Соңыннан технология дәресләре өчен кирәкле булган табигый материаллар җыйдылар.
-
“Матурлыкка ни җитә”. 06.09.2016

6 нчы класс укучылары дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында “Матурлыкка ни җитә” дигән темага фикер алышу үткәрделәр. Фикер алышу вакытында укучылар үзләренең карашларын дәлилләделәр, плакатлар ясадылар, шигырьләр, әкиятләр иҗат иттеләр.
-
Түгәрәкләр эшли. 05.09.2016

Бүген мәктәбебездә өстәл теннисы түгәрәге үз эшен башлап җибәрде. Түгәрәккә 5-9 класс укучылары язылды.
-
Терроризмга - юк! 03.09.2016

Класс җитәкчеләре 3 нче сентябрь көнне класс сәгатьләрендә укучыларга 2004 нче елның 1 нче сентябрендә Беслан шәһәренең №1 мәктәбендә булган фаҗига турында сөйләделәр, видео күрсәттеләр.
-
"Минем мәктәптә һәм сыйныфта вазыйфаларым". 02.09.2016

8 нче класста "Минем мәктәптә һәм сыйныфта вазыйфаларым" дигән тәрбия сәгате үтте. Укучылар мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр. Класс активы, отряд советы составы сайланып куелды. Отряд командиры итеп Тухфатуллина Д. сайланды.
-
“Белем бәйрәме”ндә “Яшьләр тукталышы”.
01.09.2016
Буген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.
Гөжләгәндәй бал кортлары
Гөр килә мәктәп алды.
Шат тавышлар: кемнәр, кайда,
Ничек үткәргән ялны?
Кыңгырау да сагынгандыр,
Моң сарылган теленә,
Парта артына чакыра,
Әйдәп белем иленә.Мәктәбебездә “Белем бәйрәме”н бик күңелле итеп үткәрдек. “Яшьләр тукталышы” тапшыруы “журналистлары” Алия Романова белән Гамил Загидуллин кичәне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып бардылар. Кичә матур җырлар, дәртле биюләр, шаян күренешләр белән үрелеп барды. Тамашачылар һәр чыгышны җылы каршы алдылар, матур фикерләр белән таралдылар. Бәйрәмгә әти – әниләр, ветеран укытучылар, авыл халкы килгән иде.
-
Cәрдәбаш башлангыч мәктәбендә – Белем бәйрәме. 01.09.2016

Бүген 1 сентябрь – Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенә әти-әниләр, кунаклар килде. 1 класс укучылары бу бәйрәмне аеруча көтеп алдылар. “Белем иле”нә сәяхәт итү балаларга ошады. Укучылар тапкырлыкта көч сынаштылар.
Исәнме, сөекле мәктәп!
Көттеңме безне?
Шундый түземсезлек белән
Көттек без көзне!
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2016

Сөй укуны, укы күңел биреп,
Белем бит ул бәхет ачкычы.
Тормыштагы кыенлыкны җиңеп,
Биеклеккә менү баскычы.
Эзлән, яшь дус, эшең калсын җирдә,
Кечкенәме, зурмы – барыбер.
Тар булса да яңа сукмак яса,
Тарны киңәйтүче табылыр.
-
Сау бул, Җәй! Исәнме, Мәктәп!!! 31.08.2016

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары түземсезлек белән 1 нче сентябрь җиткәнен көтәләр. Бәйрәмгә рольле-биюле уеннар, әйлән-бәйлән уеннарын да өйрәнәләр. “Белем иле”нә сәяхәт иткәндә, һәрбер баланың үз роле бар. 1нче класс укучылары коллективка тизрәк ияләнеп китсен өчен, балаларның үзара аралашуы өчен, мондый уеннар аеруча мөһим.
Сау бул, җәй! Хушыгыз болыннар, кырларым,
Мин сездә иң матур җырларны җырладым...
















