Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
Спортивный Татарстан. 16.09.2016

15 сентября 2016 года в рамках Добровольческой акции «Осенняя неделя добра- эстафета добрых дел» #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#КомандаТатарстана было организовано спортивное мероприятие. Все дети приняли активное участие.
-
“Бердәм мәдәният дәресе”. 16.09.2016

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бердәм мәдәният дәресе” үткәрелде. Дәрес барышында башлангыч сыйныф укучылары Татарстан Мәдәният министрлыгының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырылучы “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында махсус басмаларны алдылар. Татарстаныбызның тарихи һәм мәдәни урыннары белән таныштылар. Дәрес ахырында укучылар мәктәп музеенда һәм мәктәп китапханәсендә булдылар. Мәдәни көндәлекләренең махсус битләренә беренче билге-тамга куйдырдылар, алган тәэсирләрен яздылар.
-
Һәрбер укучыга – мәдәни көндәлек! 16.09.2016

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Укучылар көндәлекләрне кызыксынып карадылар, фотолар буенча сораулар бирделәр. Узган елда музейларда, ял итү үзәкләрендә алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Әти-әниләре белән кая барачаклары турында уйлап, аеруча шатландылар. Аларның бу хыяллары быел тормышка ашар дип ышанып калабыз.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек. 14.09.2016

Мәктәптә балаларның сәламәтлеген ныгыту бүгенге көндә иң мөһим факторларның берсе. Безнең мәктәптә бу юнәлеш буенча зур эш алып барыла. Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында, балалар спорт белән бик теләп шөгыльләнәләр.
-
“Без бит – Арча яклары”. 13.09.2016

Бүген укучылар белән Арча төбәге әдипләре иҗатын тирәнтен өйрәнү өчен “Без бит – Арча яклары” дип исемләнгән китап белән таныштык.
-
Мәктәп музеенда. 12.09.2016

«Осенняя неделя добра-эстафета добрых дел» атналыгы кысаларында укучылар мәктәп музеенда экскурсиядә булдылар. Алар борынгы чорлардан алып, бүгенге көнгә кадәрге экспонатлар – тормыш-көнкүреш әйберләре, халыкның кием-салымы, эш кораллары, өй җиһазлары белән таныштылар. Укуычылар өчен бу экскурсия бик файдалы булды.
-
“Яхшылык эшләргә ашыгыйк!” 09.09.2016

9 нчы сентябрь көнне «Осенняя неделя добра-эстафета добрых дел» атналыгы кысаларында укучыларда мәрхәмәтлелек, ихтирамлык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү максатында “Яхшылык эшләргә ашыгыйк!” темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар Хәйрия фондлары, олы җанлы , шәфкатьле кешеләр – ХӘЙРИЯЧЕЛӘР белән таныштырылды. Үзең яхшылык эшләсәң, сиңа да изгелек килер. Ә изгелек җирдә ятмас.Сине һәр җирдә хөрмәтләрләр, ихтирам итәрләр. Укучылар мондый сыйфатларны үзләрендә тәрбияләргә тиешләр.
-
"Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре". 09.09.2016

Балаларның куркынычсызлыгын саклау айлыгы кысаларында 7-9 класс укучылары өчен информатика укытучысы Абдуллин Р.Р. "Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре" темасы буенча әңгәмә үткәрде.
-
"Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре". 08.09.2016

Балаларның куркынычсызлыгын саклау айлыгы кысаларында 5-6 класс укучылары белән информатика укытучысы Абдуллин Р.Р. "Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре" темасы буенча әңгәмә үткәрде.
-
«Осенняя неделя добра-эстафета добрых дел». 08.09.2016

Бүген безнең мәктәбебездә «Осенняя неделя добра-эстафета добрых дел» атналыгына багышланган рус теле буенча сәнгатьле шигырь укулары уткәрелде.
















