Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
Ачык ишекләр көне. 19.05.2016

18 нче майда 9 нчы сыйныф укучылары Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә уздырылган “Ачык ишекләр көне” ндә катнашып кайттылар. Укучылар көллиятнең укыту бүлмәләре һәм хезмәткә өйрәтү базасы белән дә танышты. Студентларның тормышы, алар кайнаган белем дөньясы, тулай торактагы яшәешләре белән таныштылар.
-
Мәдәни көндәлекләр. 18.05.2016

17 май көнне башлангыч класс укучылары арасында “Мәдәни көндәлекләргә” йомгак ясалды. I урынга 2 класс укучысы Сибагатуллин И. лаек булды. II урынны 4 класс укучысы Тухфатуллина Г. алды. III урында 4 класс укучысы Сәгыйтова Н. билгеләнде. Барлык укучылар да мәдәни көндәлекләр белән эшләгәннәр. Алар истәлекле урыннарга барулары, концертлар турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Ышаныч телефоны. 17.05.2016

Бүген классларда ышаныч телефоны турында класс сәгатьләре үтте. Укучыларга бу номердан кайсы очракларда файдаланырга мөмкин икәнлеге аңлатылды. Укучылар ышаныч телефоны турында бик күп мәгълүмат алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Һәр баланың кесә телефонына бу номер яздырылды.
-
АРМСПОРТ. 16.05.2016

14 мая 2016 года в спорткомплексе Арча прошло Первенство Арского муниципального района по армспорту среди юношей и девушек 1999-2000, 2001 г.р. и моложе. Ученики нашей школы приняли активное участие в этих соревнованиях. Яруллина Э. заняла 2 место, Сафиуллин И. 3 место, Нигматзянова З. 3 место в своих весовых категориях. Поздравляем!
-
Подготовка к ОГЭ. 14.05.2016

В нашей школе проводятся консультации по подготовке к ОГЭ с учащимися 9 класса. Ученики усердно занимаются на занятиях, в полной мере понимая их важность.
-
Экскурсиядә. 13.05.2016

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 3-4 класс укучылары белән язгы табигатькә экскурсиягә чыктык. Челтер чишмәләрне, беренче чәчәкләрне, чыршы җиләкләре күреп хозурландык.
-
Авыл китапханәсендә. 12.05.2016

Носы мәктәбе укучылары китапханәгә бик теләп йөриләр. Төрле проект, эзләнү эшләре өчен кирәкле материал туплыйлар, яңалыклар белән танышып баралар.
-
Бөтенроссия тикшерү эше. 11.05.2016

Бүген, 11 май көнне, 4 класс укучылары рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эшендә катнаштылар.
-
Бәйрәм белән! 09.05.2016

Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм!
9 Май – аерым бәйрәм, анда югалтулар кайгысы һәм Бөек Җиңү шатлыгы бергә берләшкән. Җиңү көне һәрвакыт шул авыр чакларда халыкның нинди газаплар күрүен искәртеп торачак. Туган илебезне саклау өчен гомерләрен биргән, тылда үзләренең фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан, илебезне җимереклекләрдән торгызган кешеләр һәрвакыт безнең истә.
Кадерле ветераннарыбыз! Сезнең үлемсез батырлыгыгыз өчен чын күңелебездән рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез барыгыз да – Җиңүчеләр буыны. Сезнең тормышыгыз – Ватанга тугрылык, Туган илебезгә фидакарь хезмәт итү һәм ихтыяр көче үрнәге. Җирдәге тынычлык, Ватаныбыз азатлыгы өчен күрсәткән батырлыгыгыз бәяләп бетергесез.
Сезгә чын күңелемнән тыныч күк йөзе, озын гомер, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете һәм иртәге көнгә ышаныч телим! Бөек Җиңү көне белән!
Муниципаль район башлыгы
И.Г.Нуриев
-
Алар даны мәңгелек... 08.05.2016

7 нче май көнне Сәрдәбаш авыл клубында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы булды. Бәйрәмне Шушмабаш авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Сагитова М. башлап җибәрде һәм үзенең изге теләкләрен җиткерде. Ветераннар советы рәисе Сәмигуллина Ә. апа үзе дә сугыш чоры баласы. Ул да авылдашларын бүгенге бәйрәм белән котлады.Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары кунакларны бәйрәм белән котлап театральләштерелгән чара тәкъдим итте. Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәлгә венок куелды һәм илебез тынычлыгы өчен башларын салган батырларны бер минут тынлык белән искә алдык.
















