Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Дружина советы утырышы. 07.11.2018

Менә көзге каникуллар да тәмамланды, укулар башланды. Җиңнәрне сызганып, эшкә керештек. 7 нче ноябрь көнне, «Акчарлак» исемендәге балалар оешмасының членнары катнашында, дружина советы утырышы булды. Утырышта дружина советы председателе ноябрь аена эш планы белән таныштырды. Өстәмәләр һәм төзәтмәләр белән план кабул ителде. Вожатыйларның эше тикшерелде.
-
На семинаре. 02.11.2018

В Арском педагогическом колледже имени Г.Тукая состоялся семинар-практикум «Инновации в образовании» в рамках деятельности региональной инновационной площадки. Учителя РТ обменивались опытом работы. Учительница Нусинской ООШ Романова Р. провела мастер-классна тему «Современные образовательные технологии в урочной и внеурочной деятельности».
-
Экскурсиядә. 01.11.2018

Көзге каникул чорында 8 нче класс укучылары Арча шәһәренә экскурсиягә бардылар. Боз сараенда тимераякта шудылар. Гани Сафиуллинның музей йортында булдылар.
-
Концерт. 30.10.2018

Көзге каникуллар башланыр алдыннан мәктәптә бәйрәм концерты булды. Концертны бишенче класс егетләре куйдылар. Үзләренең матур биюләрен һәм дәртле җырларын тамашачыларга бүләк иттеләр. Әниләр бәйрәмебезнең кадерле кунаклары булдылар, тагын да бер ямь өстәделәр.
-
"Көзге бал" 27.10.2018

Көзге уңышларны җыеп алу белән мәктәбебездә "Көзге бал" бәйрәме үткәрелә. Укучылар әлеге бәйрәмне көтеп алалар, үзләренең белем һәм күнекмәләрен кичәдә оста итеп куллана беләләр. Бәйрәм күңелле конкурслар, кызыклы уеннар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан күпләр көтеп алган дискотека булды.
-
Табигатькә сәяхәткә чыктык. 27.10.2018

Бигрәк матур шул быел көз! Күлмәкләре дә бик күп аның, әнә ничек агачларны киендергән. Бәйрәмгә барырга әзерләнгән сылу кызлармыни. Искиткеч матур, сокланып туймассың!Аяк астында коелган яфраклар кыштырдый. Һавада искиткеч тәмле көз исе тора. Яфракларны су ерып йөргән кебек ерып йөреп була. Җир өстенә шундый матур келәмне кем япты икән?! Монысы да көз эше, һичшиксез! Бигрәк серле дә бу көз! Табигатьтә ниндидер бер сихрилек хөкем сөрә. Һәр күңел могҗиза көтә һәм көзнең матурлыгына сокланып үзенә тәм таба, тынычлана. Яңгырлар да еш сибәли, кайбер көннәрне хәтта чиләкләп коя. Андый көннәрдә көзнең матурлыгы белән тәрәзәдән карап кына сокланасың. Кешеләр каядыр баралар, җыелып торган сулардан сикерә-сикерә, яңгырдан тизрәк кереп качырлык урын эзлилэр. Ләкин шунысы кызык, йөзләрендә барыбер шатлык балкый. Көзебез безнең бай да, юмарт та, матур да! Эх, матур көз, тизрәк китәргә ашыкма әле, туйганчы сокланып калыйк үзеңә!Көзнең шундый гүзәл мизгеленнән файдаланып, башлангыч сыйныф укучылары белән табигатькә сәяхәткә чыктык.
-
Уңыш бәйрәме. 26.10.2018

Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Уңыш бәйрәме” узды. Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. “Алтын Көз”, көз кызы “Сөмбелә” килеп кергәч бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китте. Балалар көзгә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Көзге фантазия. 25.10.2018

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Көзге фантазия” конкурсы үткәрелде. Укучылар барлык көчләрен туплап, берсеннән – берсе матур әйберләр ясап алып килделәр.
-
“Яшәсен тынычлык, яшәсен чын дуслык!” 24.10.2018

Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү – һәркемнең бурычы. Шул уңайдан, Cәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән “Яшәсен тынычлык, яшәсен чын дуслык!” дигән темага класс сәгатьләре узды. Әлеге чараның максаты балаларда террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү иде. Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.
-
Экскурсиядә. 24.10.2018

Бүген без Гани Сафиуллин музей-йортында экскурсиядә булдык.
















