Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл 18.01.2019

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына класс сәгате булды. Укучылар дөрес туклану, хәрәкәтләнү турында мәгълүмат алдылар. Авыруны кисәтә белүнең әһәмиятен аңладылар.
-
“ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп” 17.01.2019

17 нче январь көнне мәктәбебездә “ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп” чарасы узды. Әти-әниләр һәм балалар озынлыкка сикерү, турникта тартылу, аякны туры килеш тотып гәүдәне бөгү, отжимание ясау, яткан килеш гәүдәне күтәрү кебек спорт төрләрендә көч сынаштылар. Ярышларда Абдуллиннар гаиләсе уңышлы чыгыш ясады. Бу гаиләгә уңышлар, сәламәтлек телибез!
-
Обучение наставников и учеников 17.01.2019

На базе Арской общеобразовательной школы номер 6 проходит обучение наставников и учеников, где обучающих и наставников учат как строить и проекты и защищать их. Дни проходят плодотворно и занимательно.
-
Педагогик киңәшмә. 16.01.2019

16 нчы январь көнне мәктәбебездә “Дәресләрдә укучыларның регулятив һәм коммуникатив эшчәнлеген үстерү” темасына педагогик киңәшмә узды. Киңәшмәдә ноябрь педагогик киңәшмәсе карарлары үтәлеше, дәресләрдә укучыларның регулятив һәм коммуникатив эшчәнлеген үстерү, II чирек йомгаклары һәм алда торган бурычлар, укучыларның имтиханнарга әзерлеге, хокук бозу очракларын кисәтү буенча эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.
-
ЮИД отряды конкурста катнашты. 14.01.2019

Мәктәбебезнең ЮИД отряды юл йөрү кагыйдәләре буенча үткәрелгән район конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!
-
Күңелле тәнәфес. 11.01.2019

Балаларны уен аша тәрбияләү зур роль уйный. Менә шул уен аша дөньяны танып белсеннәр, бер-берсе белән аралашсыннар, уенда хыялларын чынга ашырсыннар өчен тәнәфесләрдә укучыларга өстәл уеннары тәкъдим ителә. Уен аша укучыларның сөйләмнәре камилләшә, матур гадәтләре, белемнәре арта.
-
Күргәзмә. 10.01.2019

Үзенең салкыннарын, кар-бураннарын ияртеп кыш килде.Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә. Аяк астында яңа яуган кар шыгыр-шыгыр килә. Өр-яңа җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк басмаган яңа яуган карга эз салып баруы − үзе бер могҗиза.Яңа яуган кар өстендә тормышның бар сулышы ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы якта − ат чанасы эзе. Мондый хозурлык бары кыш көне генә була ала. Укучыларыбызның туган якның матурлыгын сурәтләгән фотоларыннан күргәзмә оештырдык.
-
Күңелле уеннар. 02.01.2019

2 нче январь көнне Носы мәктәбе шугалагында укучылар һәм әти-әниләр катнашында "Күңелле уеннар" үткәрелде. Кыш бабай һәм Кар кызы кызыклы уеннары һәм бүләкләре белән балаларны, әти-әниләрне сөендерде.
-
Яңа ел белән! 01.01.2019

Дуслар! Якынлашып килүче Яңа еллар белән! Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак! Көтелмәгән куанычлар килсен һәммәбезгә!
-
Профсоюз ярышлары. 28.12.2018

Хәсәншәех төп мәктәбендә узган шашка һәм шахмат буенча профсоюз ярышларында мәктәбебезнең укытучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Физкультура укытучысы Галиев Б.И. шашка ярышында 1 урынны, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Файзрахманова Л.Р. шахмат буенча 3 урынны яуладылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез.
















