Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Яңа ел бәйрәме. 27.12.2018

Боз чанага утырып,
Күчтәнәчләр тутырып
Бабай килгән кунакка,
Кунакка Сәрдәбашка
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары Яңа ел бәйрәмен авыл клубында үткәрәләр. Барлык авыл халкына бәйрәм бүләк итәләр. Бәйрәмгә зур җаваплылык тоеп әзерләнәләр. Беркем дә читтә калмый. Һәр баланың үзен күрсәтәсе, әти-әниләрне, туганнарны, дусларны, күршеләрне шатландырасы килә. Барлык изге теләкләр тормышка ашсын иде.
-
Чыршы бәйрәмендә. 27.12.2018

26 нчы декабрь көнне мәктәбебезнең ике укучысы: 6 класстан Абдуллин И., 7 класстан Николаева Р. Арча шәһәрендә үткәрелгән Чыршы бәйрәмендә булып кайттылар. Бәйрәмне оештыручыларга һәм җитәкчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
ОГЭ га әзерлек. 26.12.2018

Бүген 9 класс укучылары белән математикадан экзаменга әзерлек үткәрелде.
-
С Новым годом! 25.12.2018

Пусть Новый 2019 год принесет только счастье и успех. Праздничная ёлка, наряженные герои, самое время верить в чудеса и волшебство. Сегодня обучающиеся 1-6 классов окунулись в волшебный мир чудес с помощью шоу программы "Похищенная ёлка". Они разгадали множество загадок и прошли испытания и наконец то вернули ёлку. А обучающиеся 7-9 классов участвовали в новогоднем марафоне. Их ждали множество игр и конечно же развлекательная танцевальная программа.
-
Укуларда. 22.12.2018

Бу күренекле шәхесләр ни сәбәпле , кайда һәм кайчан бергә очрашты икән дисезме?! Очрашу сәбәбе җитди шул: бөек рус һәм кыргыз язучысы Чынгыз Айтматовның тууына 90 ел булуга багышланган фәнни-тикшеренү укулары. Көне 21 декабрь 2018 нче ел. Урыны итеп Кукмара шәһәре дә бер дә юкка сайланмаган. Чынгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа чыгышы буенча Кукмара районының Мәчкәрә авылыннан икән. Бу чынбарлык белән горурлану хисләрен район советы җитәкчесе урынбасары Каримуллина Р.А. һәм педагогик фәннәр кандидаты, районның исполком җитәкчесе урынбасары, мәгариф бүлеге җитәкчесе Мансуров Роберт Мияссар улы җиткерде. Галимуллин Фоат Галимулла улы Чынгыз Айтматов белән берничә тапкыр очрашуы турында сөйләде. Укуларда Носы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Каюмова З.М. га да катнашты. Монда аңа узенә дә секцияләр эше вакытында районның куп кенә авылларыннан килгән катнашучылар белән берлектә чыгыш ясарга туры килде. Укулырга килгән һәрберсе Чынгыз Айтматовның бөеклеген тагын бер кат исбатлады. Аның рус һәм кыргызныкы гына тугел, ә бөтен дөнья язучысы икәнлеген сойләде. Роберт Мияссарович: “Ул бит эле Социалистик Хезмәт Герое да”,-дип белгертте. Конференциянең темасы “Нравственное здоровье человека: вызовы цифровой эпохи” дип атала. Ни өчен дигәндә, Чынгыз Торекулович Айтматовның әсәрләрендә балада кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү өчен бик күп мисаллар бар. Укулардан һәр катнашучы рухи азык алып, киләчәктә эш дәверендә кулланырга күп тәҗрибә туплап кайтты.
-
Эвакуация. 21.12.2018

Бүген мәктәптә чираттагы эвакуация узды. Эвакуацияләнү вакытына сыештык.
-
Шашка ярышы 20.12.2018

19 декабрь конне Арчада шашка ярышы уткэрелде, укучыбыз Абдуллин И. 3 урын яулады.
-
Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш ! 20.12.2018

Юл хәрәкәте иминлеген ныгыту максатыннан мәктәбебезнең ЮИД командасы балалар бакчасына барып, юл травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәрде. Яшь “ЮИД” чылар нәниләр белән "Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш" уен-конкурсы оештырдылар. Конкурс юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын, җәмәгать транспортында һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүгә багышланган иде. Ә уен алдыннан мәктәбебезнең ЮИД командасы юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чыгыш ясады.
-
Җимлекләр куйдык. 17.12.2018

Кышкы чор - кошлар өчен бик авыр вакытлар. Үсемлек орлыклары калын кар астында калды, кошлар азык таба алмыйлар. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары мәктәп янына җимлекләр куйдылар. Көн саен кошларга җим салалар.
-
Ел укытучысы - 2018. 15.12.2018

14 декабрь көнне Ашытбаш урта мәктәбендә "Ел укытучысы - 2018" конкурсының зона туры булып узды. Безнең мәктәбебездән математика һәм информатика укытучысы Абдуллин Р.Р. 7 класс укучылары белән ачык дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында 5-6 класс укучылары белән математик кичә күрсәтте. Киләчәктә аңа эшендә уңышлар телибез.
















