Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Укытучылар көне! 05.10.2019
Карашында якты кояшнуры,Сүзләреннән җанга җылы тама.Еллар үтәр... Әмма укытучы сүзе
Маяк булып күңелләрдә кала.
Бала күңлен төгәл аңлап, тоеп,
Иң кирәкле сүзне Сез әйтәсез.
Язмыш сукмагында борчуларны
Горур үткәрергә өйрәтәсез.
Укытучы – белем генә түгел,
Гыйлем генә түгел, күпкә зуррак!
Маяк булып балкыр сезнең караш,
Атлаганда тормыш юлы буйлап! -
Ата-аналар җыелышы. 02.10.2019

2 нче октябрь көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта интернеттагы куркынычсызлык, хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек, укыту-тәрбия эше торышы турында чыгышлар тыңланды.
-
30 сентябрь Рәссәйдә интернет көне. 30.09.2019

Бүген дөньяда Халыкара Интернет көне билгеләп үтелә. Интернет бик күпләребезнең тормышына үтеп керде, бик күп мәшәкатьләребезне җиңеләйтте, кайвакыт аннан башка дөньяны күз алдына да китереп булмый. Бүгенге класс сәгатьләрендә укучыларга интернетның тарихы, интернеттан кирәкле мәгълүматны ничек табу, компьютерга интернеттан ничек вируслар кертмәскә кирәклеге турында сөйләнелде. Укучылар өчен интернет-викторина үткәрелде, презентация каралды.
-
"Өлкәннәр якын дус та, киңәшче дә". 27.09.2019

“Көзге шәфкатьлелек атнасы” кысаларында 7 нче сыйныф укучылары "Өлкәннәр якын дус та, киңәшче дә" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрделәр. Кичә барышында үзләренең әбиләре турында сөйләделәр.
-
“Юлларда куркынычсызлык”. 24.09.2019

“Балалар куркынычсызлыгы айлыгы” кысаларында 6 нчы класста “Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтә!” исеме астында тәрбия сәгате үтте. Укучылар юлда йөргәндә җәяүлеләр үтәргә тиеш кагыйдәләрне, пассажирлар үтәргә тиешле кагыйдәләрне кабатлап киттеләр. Тәүлекнең караңгы вакытында үтәлергә тиешле кагыйдәләргә дә тукталдылар, яктылык кайтаргыч элементлар турында да әңгәмә үткәрелде.
-
Адаптация чорында. 23.09.2019

5 нче класс укучыларының адаптация чорында үзләренең мөстәкыйльлекләрен һәм иптәшләре белән яхшы мөгалләмәдә булуларын арттыру, класста дус, тату бербөтен булып яшәргә өйрәтү, классташларына һәрвакыт булышырга, ярдәгә килергә кирәклеген төшендереп, бергәләп класс почмагы янартырга керештеләр.
-
Көзге өмә. 21.09.2019

Мәктәп коллективы, укучылар көзге өмәдә катнаштылар.
-
Соревнования. 20.09.2019

20 сентября, после уроков, ученики посоревновались по «настольному теннису».
-
"Экстремизмга - юк!" 18.09.2019

18 нчы сентябрь көнне, "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында, классларда "Экстремизмга юл юк" дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга экстремизм, терроризм сүзләренең мәгънәләре аңлатылды, төрле фаҗигаларга тап булмасыннар өчен сак һәм уяу булырга, бер-берсе белән тату-дус булырга кирәклеге искәртелде. Әңгәмәләр барышында укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, төрле мисаллар китерделәр.
-
«Готов к труду и обороне» 13.09.2019

13 сентября 2019 года в «Нусинской ООШ» подготовка учеников к ГТО «Готов к труду и обороне».
















