Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
На семинаре. 29.05.2019

Вчера состоялась пленарная часть семинара по совершенствованию системы работы с одаренными и талантливыми детьми Республики Татарстан. Учителя нашей школы активно приняли участие в ходе мероприятия, задавали вопросы и получили определённые задачи для продолжения работы с одаренными детьми.
-
“Музейга экскурсия” 28.05.2019

6-7 нче сыйныф укучылары Балтач районы Чипья авылында урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеенда экскурсиядә булып кайттылар. Музей хезмәткәрләре бик эчтәлекле, кызыклы итеп экспонатлар белән таныштырдылар. Укучылар кызыксынып тыңладылар, файдалы һәм күп кырлы мәгълүмат алдылар.
-
Соңгы кыңгырау чыңлады. 25.05.2019

Согреты солнцем тёплые, весенние
Стоят прекрасные, погожие деньки!
И трелью соловья звучат последние
Заливистые школьные звонки!
Звенят звонки, звенят, переливаются,
Они звучат для выпускников в последний раз!
Так школа с ними ласково прощается,
И в добрый путь благословляет их!
25 мая в Нусинской школе прошёл праздник Последнего звонка, который не отмечен на календаре красным цветом, но его отмечает вся Россия – это праздник, когда для наших девятиклассников прозвучит последний школьный звонок. Торжественный день, полный особого смысла и значения. Поздравление директора и администрации, напутствия учителей, которые за столько лет, проведённых в школе, стали почти родными, трогательная речь родителей и ответные слова не менее взволнованных выпускников. И, конечно же, напутствие и поздравления ребят, с некоторой завистью смотрящих на выпускников, кажущихся им такими взрослыми и самостоятельными. Над праздничной школой льются песни и стихи о последнем звонке. Мы желаем нашим выпускникам, успехов в учёбе и труде, чистого неба, яркого солнца, хорошего настроения! Мы верим, что школа всегда будет для них родным домом!
-
Дуслык учагы. 22.05.2019

Дуслык, милләтләр дуслыгы, чиктәш күршеләр дуслыгы... Нәкътә менә шушы сәбәпләр аркасында 22 май көнне мәктәбебез балалар тавышыннан шаулап-гөрләп торды. Мари Иле Республикасы Мари-төрек районы Сәрдә-Ял мәктәбе укучылары һәм укытучылары мәктәбебезгә кунакка килделәр. Беренче өлештә “Дуслык калейдоскобы” дип исемләнгән кичә уздырылды. Укучылар җырладылар, биеделәр. Икенче өлештә Сәрдә-Ял мәктәбе һәм Носы мәктәбе укучылары арасында мини футбол уеныуздырылды. Өченче өлешкә “Сабантуй” уенына аланлыкка җыйналдык. Аланлык умарта күчедәй гөр килде. Ике мәктәпнең дә укучылары уеннарда актив катнаштылар. Ниһаять, дулкынландырган мизгел дә килеп җитте. Учак тирәсенә җыелып «Дуслык учагы» кабызылды. Ул балаларның күңелләрен ялкынландырып, дәртләндереп дөрләп янды. Халыклар дуслыгы да менә шул учак кебек җылы, якты булсын, илебез күге аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын, алдагы елларда да күрешүләр насыйп булсын дигән теләкләр белән саубуллашып таралыштык.
-
Бүгенге тантана... 21.05.2019

Бүген мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучылары тантаналы рәвештә Татарстан Варислары Берлеге оешмасына һәм “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте”нә кабул ителде. Укучылар тантаналы вәгъдә бирделәр һәм өлкән сыйныф укучылары аларга Татарстан Республикасы флагы төсендәге галстуклар бәйләделәр, Россия флагы төсендәге шарлар һәм шарлар эченә китап төшерелгән значоклар тактылар.
-
"Экояз" 20.05.2019

18 нче майда "Экояз" акциясе кысаларында, 5-6 нчы сыйныф укучылары "Табигать сукмагы буйлап" класстан тыш чара үткәрделәр.
-
Сәламәт яшәү көне 18.05.2019

17 нче май көнне мәктәбебездә сәламәт яшәү көне үткәрелде. Шул унайдан 7-9 нчы класс укучылары өчен «Мин үземне сакларга әзер» темасы буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Укучылар ВИЧ инфекциясе, СПИД авыруын булдырмый калу һәм башка профилактик чаралар турында сөйләштеләр, видеороликлар карадылар, үз фикерләрен әйттеләр.
-
Шашка ярышы. 17.05.2019

16 нчы май көнне Пөшәнгәр башлангыч мәктәп – балалар бакчасында районара шашка ярышлары булды. Бу ярышларда Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары командасы (тренерлары Романова Р. А.) актив катнашты.
-
Табигатьтә-кунакта. 16.05.2019

Бүген 1 нче класс укучылары язгы табигатькә экскурсиягә чыктылар. Алар Носы елгасын, чишмә яннарын күзәттеләр. Үләннәрне, чәчәкләрне, агачларны аерырга өйрәнделәр.
-
Кызыклы тәҗрибәләр. 15.05.2019

15 нче май көнне 5-9 нчы класс укучылары катнашында “Кызыклы тәҗрибәләр” класстан тыш чарасы үткәрелде. Чарада барлык укучылар актив катнашты.
















