Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Карлыгач булдык без дә! 14.11.2019

Бүген 14 нче ноябрь көнне мәктәбебезнең 2 класс укучыларын “Карлыгач” сафына алдык. Бу тантана җыр, бию белән үрелеп барды. 2 класс укучылары алда торган биремнәрне үтәп, антны кабул итеп бер баскыч югарыга күтәрелделәр. Аларны чын күңелдән Карлыгач булулары белән котлыйбыз.
-
"Сәламәтлек - зур байлык" 13.11.2019

6 класста "Сәламәтлек - зур байлык" темасына тәрбия сәгате үтте. Укучылар сәламәт булу өчен үтәлергә тиеш кагыйдәләрне санадылар, көзге һәм кышкы вакытларда була торган витаминлы азыкларны барладылар, спортның көндәлек тормышта зур әһәмият уйнавына тагын бер кат төшенделәр.
-
Тест. 12.11.2019

Бүген 8 класс укучылары инглиз теленнән тест эшләделәр.
-
Инглиз теле 11.11.2019

Инглиз теле дөньяда иң танылган телләрнең берсе булып санала. Шул сәбәптән,бигрәктә, башлангыч класс укучылары бик зур теләк һәм кызыксыну белән элеге телне өйрәнә.
-
Сак булыгыз: грипп! 09.11.2019

Бүген классларда “Сак булыгыз: грипп!” дип исемләнгән класс сәгатьләре узды. Укучыларга гриппның иң куркыныч вируслы авыру булуы, йогышлы, тиз тарала, берьюлы зур халык катламнарына зыян китерергә мөмкин икәнлеге аңлатылды. Гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамаганлыгы, вакытында табибка күренергә кирәклеге һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау мөһим икәнлеге искәртелде.Күбрәк саф һавада йөрергә, бүлмәне ешрак җилләтергә, көндәлек режимны үтәргә, дөрес тукланырга һәм температурага туры килерлек кием кияргә кирәклеге әйтелде.
-
Китаплар иленә сәяхәт. 07.11.2019

Нәрсә соң ул китап? «Китап …Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап карасаң ,ул – кешеләр уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы»,- дип язган татар язучысы Ибраһим Гази. Укучыларның сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү, таушалган китапларны яңартырга өйрәтү, китап укуга кызыксыну тәрбияләү максатыннан, 7 нче ноябрь көнне, 1-3 класс укучылары белән “Китаплар иленә сәяхәт” дип исемләнгән кичә уздырылды.
-
Ата – аналар җыелышы. 30.10.2019

29 нчы октябрь көнне Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә ата – аналар җыелышы булды. Җыелышта 1 нче чирек нәтиҗәләре, мәктәпнең эшчәнлеге темаларына чыгышлар тыңланды. Фикер алышуда әти –әниләр актив катнаштылар.
-
Географик диктант 28.10.2019

Географик диктант язу 12:00 сәгатьтә башланды. Владимир Путин инициативасы белән үтә торган мондый күләмле акция Рус география җәмгыяте тарафыннан быел беренче тапкыр узды. Анда уннан артык кеше катнашты. Акциядә катнашучылар 8-9 класс укучылары иде. Диктант язучылар 30 бирем сорауларына язмача җавап бирделәр. Биремнәр җиңел түгел. Кайбер сорауларга 1-2 минут эчендә җавап бирү таләп ителсә, аерым сорауларның дөрес җавабын 30 секунд эчендә белү кирәк иде. Әдәби әсәрләрдән, сәяхәтчеләрнең көндәлекләреннән өзекләр буенча географик объектларны танып белү катнашучыларга аеруча ошады. Диктанттан кем нинди билге алганлыгы әлегә билгесез. Диктант язуда катнашучылар үзләренең бүгенге нәтиҗәләрен уникаль идентификацион номер белән егерме көн үткәч кенә беләчәк. Ә сертификатлар бүген диктант язуда катнашкан һәркемгә бирелде.
-
Көзге бал 27.10.2019

25 нче октябрьдә Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Көзге бал” бәйрәме булды. Кунакка килгән Сөмбелә белән бергә укучылар көз турында матур шигырьләр, җырлар , биюләр башкардылар. Көзге җиләк-җимешләр һәм яшелчәләрдән композицияләр ясап алып килделәр. Бәйрәм ахырында дискотека булды. Бәйрәм бик күнелле узды.
-
Рәсем конкурсы 26.10.2019

Алтынчы класс укучылары арасында "Дүрт аяклы дустым" темасына рәсем бәйгесе үтте. Укучылар үзләре яраткан йорт хайваннары турында рәсем ясадылар, рәсемнәре турында сөйләделәр. Һәр укучының рәсеме һәм чыгышы үзенчәлекле булды.
















