Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Куркынычсызлык айлыгы. 12.09.2019

Юлларда куркынычсыз юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән класс сәгате булды. Укучыларга мәктәпкә кадәр куркынычсыз юл белән килергә кирәклеге, тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрдә, мәктәп сумкаларында яктылык кайтаргыч элементлар булырга кирәклеге аңлатылды.
-
Консультацияләр башланды.
11.09.2019
Төп дәүләт экзаменнарына әзерлек башланды. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары белән химиядән консультация үткәрелде.
-
Күмәк хезмәтнең нәтиҗәсе сөендерә. 10.09.2019

Носы төп гомуми белем мәктәбе укучылары мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләрдән мул уңыш җыеп алдылар. Экологик чиста, витаминга бай булган кишер, чөгендер, кәбестә, суган, сарымсак кыш буена укучыларны тукландыруга җитәчәк.
-
Мәктәптә Балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара. 07.09.2019

Мәктәптә Балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара. Шул уңайдан һәр класста тәрбия сәгатьләре үтте. Укучыларга барлык төр куркынычсызлык кагыйдәләре яңадан аңлатылды. Юл йөрү кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча викториналар, бәйгеләр үткәрелде. Яктылык кайтаргыч элементлары һәр укучыда булырга тиешлеккә басым ясалды.
-
ГТО 06.09.2019

Всероссийский физкультурно-спортивный комплекс «Готов к труду и обороне» (ГТО) — полноценная программная и нормативная основа физического воспитания населения страны, нацеленная на развитие массового спорта и оздоровление нации. Комплекс ГТО предусматривает подготовку к выполнению и непосредственное выполнение населением различных возрастных групп (от 6 до 70 лет и старше) установленных нормативных требований по трем уровням трудности, соответствующим золотому, серебряному и бронзовому знакам отличия «Готов к труду и обороне» (ГТО). Сегодня наши учителя прошли регистрацию на сайте ВФСК ГТО.
-
Эвакуация.
05.09.2019
5 нче сентябрь көнне мәктәптә Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында эвакуация үткәрелде. Укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр мәктәптән тиешле вакыт аралыгында чыгып тезелделәр.
-
«Терроризм – явызлык, терроризм – безнең уртак бәла» 04.09.2019

4 нче сентябрь көнне классларда «Терроризм – явызлык, терроризм – безнең уртак бәла» дигән темага тәрбия дәресләре үткәрелде. Әлеге әңгәмәнең максаты: терроризмның асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату; балаларның терроризм, террорчылык актлары турында белемнәрен камилләштерү. Әңгәмә барышында укучылар видеофильм карадылар, сорауларга җавап таба алдылар. Ничек теракт корбаны булмаска соң? Гражданлык уяулыгы нәрсә ул? Террорчылык актларында үзеңне ничек тотарга? Аннары балаларга «Әгәр...» уены тәкъдим ителде, анда алар террорлык акты янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Беслан фаҗигасе турында презентация карап фикер алыштылар. Террор гамәлендә тормышлары өзелгән балаларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. 03.09.2019

Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, бию һәм физик күнегүләрдән кәнәгатьлек ала.Балаларыбызның сәламәтлеге – киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Шуңа күрәдә без әлеге теманы актуаль дип уйлыйбыз.
-
Белем бәйрәме. 02.09.2019

Бүген мәктәбебездә белем бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Әлеге тантанада иң күп дулкынланучылар, мөгаен, 1 һәм 9 нчы сыйныфка килүчеләрдер, чөнки 1 нче сыйныф укучылары беренче тапкыр белем йорты бусагасын атлап керә, беренче укытучылары белән очраша, беренче кыңгырау тавышын ишетә, ә инде 9 нчы сыйныфлар өчен бүген әлеге мәктәптә соңгы уку елы башланачак. Мәктәп директоры Вәсим Хәмитович, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Камилевна, килгән мөхтәрәм кунаклар, әти-әниләр укучыларны, мәктәп коллективын яңа уку елы белән котлап, уңышлар теләделәр.Ә укучыларыбыз үзләренең рәхмәт хисләрен матур җыр, дәртле бию, сәнгатьле шигырьләре аша җиткерделәр.
-
Чәчәк фестивалендә. 25.08.2019

24 август көнне Җиңү паркында чәчәк фестивале булып үтте. Носы мәктәбе "ТАССРга 100 ел" темасына чәчәк күргәзмәсе тәкъдим итте.
















