Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Ачык дәрес. 12.12.2019

Бүген математика-физика атналыгы кысаларында 7 класста "Дәрәҗәләрне тапкырлау һәм бүлү" темасына ачык дәрес күрсәтелде.
-
"Математик уен". 11.12.2019

Бүген математика-физика атналыгы кысаларында "Математик уен" дип исемләнгән математик кичә үтте. Укучылар математика+география сорауларына җаваплар эзләделәр, хәрефләрдән математик терминнар эзләделәр, рәсемнәрдән өчпочмаклар таптылар, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Урок цифры. 10.12.2019

Сегодня в нашей школе была проведен урок цифры по теме «Сети и облачные технологии». Был организован просмотр видеоматериал. Учащиеся получили новые знания о профессиях.
-
“Математиклар ярыша”. 10.12.2019

Математика-физика атналыгы кысаларында “Математиклар ярыша” дип исемләнгән дәрестән тыш бәйге үтте. Укучылар математика өлкәсендә белемнәрен сынадылар.
-
Ачык дәрес. 09.12.2019

Мәктәптә матматика-физика атналыгы башланып китте. Атналык кысаларында Абдуллина Э.В. 6 нчы класста "Өлешләр һәм процент табуга текстлы мәсьәләләр чишү" темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә күп төрле эш алымнары файдаланылды, куелган максатларга ирешелде. Укучылар дәрестә актив катнаштылар.
-
“Коррупция нәрсә ул?” 06.12.2019

9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. 6 нчы декабрь көнне классларда “Коррупция нәрсә ул?” темасы астында класс сәгатьләре үткәрелде. Үсеп килүче яшь буынга әлеге афәтнең нинди куркыныч булуы аңлатылды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Төхфәтуллина Р.Р . “Коррупциясез дөнья” дигән презентация карауны оештырды. Соңыннан каралган материал буенча коррупциянең килеп чыгу сәбәпләре, дәүләтнең коррупцииягә каршы эшчәнлеге турында сөйләштеләр. “Яшь буын коррупция каршы көрәшергә ничек ярдәм итә ала?”- дигән сорауга җавап эзләделәр. Коррупция турында, аның җәмгыятькә китергән зыяны турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.
-
«Кемнең миллионер буласыкилә?» 04.12.2019

4 нче декабрь көнне тарих-география атналыгы кысаларында «Кемнең миллионер буласы килә?» интеллектуаль уены үткәрелде. Укучылар тарих фәне буенча көч сынаштылар, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
-
Ачык дәрес. 03.12.2019

Тарих-география атналыгы кысаларында 5 нче классларда тарих фәненнән “Дини-философик тәгълимат (конфуцианлык.). Фәнни белемнәр һәм ачышлар. Гыйбадәтханәләр. Бөек Кытай дивары. Һөнәрчелек һәм сәүдә үсеше. Бөек ефәк юлы” дигән темага ачык дәрес үткәрелде. Укучылар төрле авырлыктагы биремнәр башкардылар. Дәрестә теләп катнаштылар, узган материалларны искә төшерделәр. Кытай халкының дине, халкы, шөгыльләре, уйлап табулары турында презентация аша таныштылар. Бөек Кытай стенасының нинди максат белән төзелүе турында белделәр. Укучылар үзләре өчен күп мәгълүмат алдылар.
-
Открытие декады инвалидов. 03.12.2019

Начало декабря традиционно отмечается как Декада инвалидов. Она приурочена к Международному Дню инвалидов, который по решению Организации Объединенных Наций с 1993 года отмечается 3 декабря. В рамках недели в школе провели устный журнал «Творя добро, мы умножаем душу». Организовали просмотр презентаций и видеороликов.
-
Тарих-география атналыгы. 02.12.2019

2 нче декабрь көнне мәктәбебездә тарих-география атналыгы башланып китте. Атналык кысаларында укучыларга “Коррупциягә: “Юк!” дип әйтик” дигән темага рәсем конкурсы игълан ителде. Укучыларыбыз теләп, актив катнашалар. Атна ахырында эшләргә йомгак ясалачак.
















