Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Көзбикәдә кунакта. 27.10.2020

Көзне бик күңелсез ел фасылы дисәләр дә, балалар аяк астында кыштырдаган сары яфракларга, коеп яуган яңгыр вакытында кулчатыр астында торуларына да сөенә беләләр. Менә шуңа да инде, көз бәйрәме балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. 26 октябрьдә 2 һәм 4 сыйныфларда “Көзбикәдә кунакта” баш астында көз бәйрәме үткәрелде. Чарабыз бик күңелле узды. Балалар җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар.
-
Көзге табигатьнең могҗизалары. 26.10.2020

Көз үзенең матурлыгы, хозурлыгы белән барлык тереклек дөньясын үзенә җәлеп итә. Аның шушы сыйфатларына шатланып 2 һәм 4 сыйныф укучылары “Көзге табигатьнең могҗизалары” дип исемләнгән искиткеч күргәзмә ясадылар. Анда укучыларның фантазияләреннән чыгып яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән ясалган кулэшләре, көзге матур букетлар урын алды.
-
Көзге композицияләр 23.10.2020

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары зәвык белән эшләнгән композицияләрдән күргәзмә оештырдылар.
-
«Мин һәм Кызыл китап» 21.10.2020

7 нче класс укучылары «Мин һәм Кызыл китап» дигән конкурска әзерләнәләр. Конкурс өчен табигый материаллардан ясалган эшләнмәләр әзерләделәр. Эшләнмәләрдән күргәзмә класс кабинетында урын алды.
-
Алтын көз рәсемнәрдә. 17.10.2020

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән “Алтын көз” темасына рәсем конкурсы оештырдык. Конкурста барлык укучылар да актив катнашты.
-
15 октября - Всемирный День чистых рук 16.10.2020

15 октября по инициативе ВОЗ и Генеральной ассамблеи ООН совместно с Детским фондом ЮНИСЕФ с 2008 года отмечается «Всемирный день чистых рук».Основная цель всемирного дня чистых рук - привлечь внимание к своевременному и правильному мытью рук с мылом.Главная задача этого дня – сделать акцент на том, что эта несложная процедура является, по сути, самым эффективным способом не только защитить себя от множества опасных заболеваний, но и остановить их рост. Проведенная по правилам и своевременно, она помогает эффективно бороться с гепатитом и дизентерией, во многих случаях способна предотвратить острые респираторные заболевания (ОРЗ) и массу других недугов. Согласно статистическим данным, мытье рук с мылом при возвращении домой из общественных мест, а также после поездки в общественном транспорте, после посещения туалета и перед едой, снижает возможность возникновения острых кишечных инфекций и респираторных заболеваний. Сегодня в Сердебашской начальной школе прошел классный час на эту тему.
-
Көзнең сихри бизәкләре 15.10.2020

Көз – чып-чын табигатьнең гүзәл патшабикәсе! Ул яфракларны төрле төсләргә буяп дөньяны бизәде. Агачларның матурлыгы, төсләргә байлылыгы күз явын алырлык. Әллә нинди төстәгеләре генә юк: кызылы да, сарысы да, яшеледә – барысы. Инде яфраклар җир өстенә, төсен югалткан чирәмгә акрын гына төшәләр. Җил исеп киткәч, төрле төстәге яфрак яңгыры башлана. Көзнең сихри бер мизгеле... Кояшлы көзге көндә укучылар белән табигатькә ял итәргә чыктык. Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп, әлеге ел фасылының матурлыгына сокландык, букетлар ясау, технология дәресләрендә куллану өчен яфраклар җыйдык, яфрак яңгыры “яудырдык”. Көзге табигатькә экскурсия балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 15.10.2020

Класстагы авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатын күздә тотып, дәресләрдән соң уку тизлеге ким булган укучылар белән өстәмә китаплар укыйбыз.
-
Көзге табигатькә экскурсия 14.10.2020

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән көзге табигатькә экскурсия оештырылды. Экскурсиянең максаты үсемлекләрдәге көзге үзгәрешләр, яфраклардагы көзен төсләр төрлелеген күререгә өйрәтү; яфраклы һәм ылыслы агачларга аңлатма бирү; туган ягыбызда үсүче агачлар белән танышу; игътибарлылык, күзәтүчәнлек, сәләтен үстерү,сәламәтлекләрен ныгыту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү иде. Укытучы Яруллина В.Х. балаларга әңгәмә үткәрде, сорау формасында балаларнын белемнәрен тикшерде. Көн кызыклы һәм файдалы үтте . Куелган максатка ирешелде . Балалар канәгать калдылар.
-
Җиңүчеләребезне котлыйбыз! 13.10.2020

Мәктәбебез укучылары ВДПО үткәргән конкурста җиңү яуладылар. Аларны зур уңышлары белән котлыйбыз!

















