Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
“Сәламәт яшәү рәвеше”. 20.11.2020

8-9 нчы сыйныф укучыларына сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен системалы үтәү, үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән темага интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңладылар.Зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүен тагын бер кат исбатладылар. Кызыклы сорауларга җавап таптылар. Уен укучыларга бик ошады.
-
Юлда да акыл кирәк. 18.11.2020

Юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга өйрәтү, машина йөртүче, юл хәрәкәтен көйләүче хезмәткәр һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү максатыннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән чираттагы класс сәгатен юл йөрү кагыйдәләренә багышладык. Безнең татар халкында бик матур бер гадәт бар: бездә юлга чыгучыларны: “Хәерле юл!” – диеп озатып калалар һәм: “Исән-сау кайттыңмы?” – диеп каршы алалар. Әйе, хәзерге заманда юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Шуңа күрә без кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә тиеш.Чара барышында төрле җырлар, шигырьләр ярдәмендә юлда йөрү кагыйдәләре искә төшерелде. Аларны төгәл үтәмәгән очракта килеп чыгарга мөмкин булган бәхетсезлек очракларына мисал китерелде, үзләре ясап алып килгән рәсемнәргә аңлатма биреп киттеләр.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен белү. 13.11.2020

8-9 нчы сыйныф укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча “Своя игра” уены үткәрелде. Укучылар төрле кызыклы һәм файдалы сорауларга җавап бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен күрсәттеләр. Юлда йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабат искә төшерделәр, ныгыттылар. Уен мавыктыргыч һәм кызыклы булды.
-
Ярышлар үтә. 13.11.2020

Физкультура дәресендә 7 сыйныф укучылары арасында биеклекккә сикерү буенча ярыш үтте. Укучылар бик теләп катнаштылар.
-
«Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл бел!» 13.11.2020

7 нче класста «Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл бел!» дигән темага уен-викторина үтте. «Динамит» һәм «Җилкән» командасы кагыйдәләрне белүдә көч сынаштылар. Ике команда да уенда актив катнашты. «Динамит» командасы җиңү яулады.
-
Төп дәүләт имтиханнары – җаваплы сынау. 11.11.2020

Мәктәбебезнең 9 сыйныф укучылары Төп дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр. Бу җаваплы чорда җаваплылык, игътибарлылык, сабырлык сыйфатлары укучыларга максатларына ирешергә ярдәм итәчәк.
-
“Онытылган уеннар” кичәсе. 09.11.2020

Буген 1-3 нче класс укучылары белән, дәресләрдән соң, "Онытылган уеннар" кичәсен үткәрдек. Әлеге кичәдә татар халкының онытылып баручы уеннарын искә төшердек. "Түбәтәй", "Әмбәләк", "Өчле бию", "Почмаклы уены". Уеннар балаларга бик ошады. Әлеге уеннарны, бик теләп, бергәләп уйнадык.
-
Сәламәтлек көне 31.10.2020

Укучыларга сәламәтлекнең яшәү рәвешебез,үз-үзебезнетотышыбыз белән бәйле булуын төшендерү, сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләү максатыннан 31 октябрь көнне мәктәбебездә сәламәтлек көне үткәрелде.
-
Көзге калейдоскоп. 30.10.2020

Без бүген 1-3 класс укучылары белән көзгә сәяхәт кылдык. Төрле кызыклы сорауларга җаваплар эзләдек, табышмаклар чиштек. Көзге үзгәрешләргә аңлатмалар бирдек. Көзге муллыкны чагылдырган рәсемнәр ясадык.Соңыннан көз темасына мастер-класс уздырдык.
-
Түгәктә. 27.10.2020

Мәктәбебездә дәресләрдән соң баскетбол түгәрәге эшли.Укучылар түгәрәккә теләп йөриләр .

















