Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Безнең уңышларыбыз. 30.05.2020

Мәктәбебезнең 7 класс укучысы Абдуллин И. "Җиңү төсләре" халыкара рәсем конкурсында лауреат дипломына ия булды. Аны бу уңышы белән котлыйбыз.
-
Соңгы кыңгырау. 25.05.2020

Бүген, онлайн режимда, мәктәбебездә соңгы кыңгырау чыңлады. Әти-әниләр, укучылар мәктәпкә булган җылы хисләрен, рәхмәтләрен җиткезделәр. Ак юллар сезгә кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары.
-
“Экологик уку”. 22.05.2020

22 апрель – Халыкара Җир көне – чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Әлеге көн куркыныч экологик катастрофалар турында искә алу, һәр кешенең күңелендәге битарафлылык белән көрәшү көне, һәр кешенең экологик проблемаларны чишүдә үз өлешен кертә алу мөмкинлеге барлыгы турында уйланырга мөмкин көн ул! 7 нче сыйныф укучылары “Экологик уку” үткәрделәр. Алар авылыбызның экологик проблемалары, аларны чишү юллары турында фикер алыштылар. Планетабызның экологик катастрофалары турында фильм карадылар.
-
“Урман көне” 21.05.2020

Агач утырту - бик кирәкле һәм саваплы гамәл. Чөнки һәр утыртылган агач табигатькә, кешеләргә файда гына биреп калмый, кешенең күңелендә мәрхәмәтлелек һәм әйләнә-тирәдәге һәр нәрсәгә сакчыл караш та уята. Үзең утырткан агач үсеп китсә, хезмәт җимешеңне күрү - үзе бер бәхет. Носы төп мәктәбе укучылары да “Урман көне” кысаларында өйләре янына икешәр җиләк – җимеш агачы утыртты.
-
«Шауласыннар яшел урманнар!» 21.05.2020

21 март - Халыкара урманнар көне итеп билгеләп үтелде. Урман яшәү чыганагы, җир яме, табигатьнең иң матур бизәкләренең берсе. Ул матди байлык, саулык чыганагы. 6 нчы класс укучылары катнашында «Шауласыннар яшел урманнар!» дип исемләнгән онлайн танып-белү сәгате уздырылды. Чарада катнашучылар урманның гаҗәеп зур байлык булуын, аны саклау һәрберебезнең изге бурычы икәнлегенә тагын бер кат төшенделәр.
-
“Бар гүзәллек синдә, урман” 21.05.2020

8 нче сыйныф укучылары белән “Бар гүзәллек синдә, урман” дип аталган онлайн-тәрбия сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгатендә укучылар Халыкара Урман көнен уздыруның төп бурычы – планетадагы кешеләрне урман экосистемаларының әһәмияте, халәте, аларны саклау, торгызу һәм үстерү буенча төп чаралар белән таныштылар. Урман массивлары мәйданнары кимү глобаль әһәмияткә ия булган негатив процессларга: туфрак эрозиясенә, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы төрлелеге кимүгә, сулык бассейннары деградациясенә, атмосферада углекислый газ артуга, сәнәгать һәм ягулык агачы күләме кимүгә, һәм нәтиҗә буларак, кешелек эшчәнлеге потенциалы кимүгә китергәнлеген белделәр.
-
«Гаилә көне» 14.05.2020

6 класста «Гаилә көне» уңаеннан онлайн тәрбия сәгате үтте. Һәр укучы үз гаиләсе турында чыгыш ясады. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр: бер-береңне хөрмәт итү, ярату, ярдәмләшү, бер-береңә карата сабыр һәм түзем булу, бер-береңнең уңышларыңа сөенү, шатлыкларны уртаклашу турында да сөйләшү булды.
-
Язгы бакча. 13.05.2020

Яз көне мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләр башланды. Саклык чаралары күреп чәчәкләр, суган, кишер, чөгендер чәчелде.
-
Һәйкәлләр янында... 08.05.2020

Бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз өчен салынган һәйкәлгә веноклар куелды.
-
Истәлекләр туплау. 07.05.2020

Бурычлы без сезгә, рәхмәтлебез,
Шушы көнне күрәлгән өчен
Күпме корбан, әрнүләр хакына
Исән калды газиз туган илем.Бөек Җиңү көне якынлашкан бу көннәрдә Туган илебезне яклап безгә матур, тыныч тормыш бүләк иткән сугыш һәм тыл ветераннарыбыз каршында баш иябез, аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. 7 нче сыйныф укучылары тыл хезмәтчәннәре Ахмиева Рабига апаның һәм Мортазин Габделбарый абыйның сугыш еллары турындагы истәлекләрен тупладылар.
















