Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Ата- аналар җыелышы. 12.01.2017

Бүген мәктәбебездә ата- аналар җыелышы үткәрелде.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- 9,11 класс укыларының Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлеге.
- "Сәламәт яшәү серләре" Хәсәнова А.М. чыгышы.
-I яртыеллык нәтиҗәләре. Мостафин Д.Ф. чыгышы.
- Классларда җыелышлар.
-
3 нче чирек башланды!!! 09.01.2017

Укучыларыбыз яңа көчләр туплап, 3 нче чирекне башладылар. Барлык укытучыларга, укучылар сәламәтлек, зур уңышлар телибез!!!
-
Каникулда тауда шуалар 07.01.2017

Каникул вакытын укучылар күңелле үткәрә. Әти- әниләре белән алар бүген "Чана шуу бәйрәме" үткәрделәр. Бергәләп чанада, салазкада, тюбингта шудылар.Тау яны көнозын гөрләп торды.
-
Катокта күңелле. 06.01.2017

Теләге булган һәркем мәктәп янында катокта шуа ала. Укучылар каникул көннәрен файдалы үткәрәләр, саф һавада бозда шуу сәламәтлеккә бик тә файдалы.
-
"Чаңгы юлы- 2017" 05.01.2017

5 январь көнне Наласа урта мәктәбе коллективы массакүләм чаңгы ярышларына чыкты. Бу көнне барлыгы 52 кеше 3 төркемдә саф һавада актив ял итте, күңел ачты, көч сынашты .
“Чаңгы юлы” ярышларына халык елдан-ел күбрәк агыла. Үзләре чаңгыга басмыйча, ярышларны карарга, күңел ачарга, кышкы бәйрәм мохитенә чумарга дип килүчеләр дә күп иде.
-
Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек. 04.01.2017

Каникул көннәрендә 9, 11 класс укучылары өчен математика, рус теле, татар теле, җәмгыять белеме, география, биология, информатика, физика фәннәреннән консультацияләр үткәрелә.
-
Волейбол ярышы. 03.01.2017

Бүген Наласа урта мәктәбендә авыл җирлеге беренчелегенә волейбол ярышы үткәрелде. Барлыгы 7 команда үзара көч сынашты.Кызлар арасында 1 урынга- "Наласа яшьләре", 2 урынга- "яшьлек" командалары; егетләр арасында - 1 урынга- "яшьләр", 2 урынга- "30лар", 3 урынга- "түбән оч яшьләре", 4 урынга- "студентлар", 5 урынга - "ветераннар" командалары лаек булды. Молодцы!!!
-
Яңа ел белән!!! 31.12.2016

Хуш киләсен безгә, өр-Яңа ел!
Килер юлың булсын ак кына!
Яңа өмет, яңа хыял белән,
Без чыгарбыз синең каршыңа! -
Каникул вакытында имтиханнарга әзерлек бара. 29.12.2016

9, 11 класс укучылары өчен каникуллар вакытында имтихан бирә торган фәнннәрдән консультацияләр куелды.Түгәрәкләр эшчәнлеге расписание буенча алып барыла.
-
Мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре үтте. 27.12.2016

Бүген мәктәбебездә Яңа ел бәйрәмнәре үтте:
Башлангыч классларда- "Чыршы бәйрәме",
Югары классларда- "Сюрприз - шоу"
бәйрәм күңелле дискотека белән тәмамланды.


















