Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Космонавтика көненә багышланган отряд сборлары. 12.04.2017

Бүген космонавтика көне уңаеннан 5,6,7. классларда отряд сборлары үткәрелде.
-
Һөнәрләргә багышланган газета, брошюра ясау . 11.04.2017

Бүген атналыкның икенче көн тәртибе буенча укучыларыбыз һөнәрләргә багышланган газеталар, брошюралар чыгардылар, рәсемнәр ясадылар.
-
Яшь космонавтлар. 11.04.2017

Башлангыч класс укучылары арасында "Космонавтлар көне"нә багышланган рәсемнәр конкурсы үткәрелде.
-
Технология атналыгы. 10.04.2017

10 нчы апрельдән 15 нче апрельгә кадәр мәктәбебездә "Технология атналыгы" старт алды. Линейкада укучылар атналык план белән таныштылар. Бүген ребуслар, кроссвордлар, табышмаклар чишеп почтага салдылар. Укучыларыбызга уңышлар!!!
-
Өмә. 08.04.2017

Бүген укытучыларыбыз, укучыларыбыз дәресләрдән соң мәктәп тирәсен җыештырырга, карлар таратырга чыктылар.
-
Башлангыч классда кошлар бәйрәме. 07.04.2017

Бүген башлангыч класс укучылары "Кошлар көне"н билгеләп үттеләр. Кошлар турында бик матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә ике командага бүленеп табышмакларга җавап бирделәр, рейбуслар чиштеләр. Кичәне башлангыч класслар укытучысы Насыйбуллина Диләрә Хәйдәр кызы оештырды һәм алып барды. Укучылар кошлар турында бик күп мәгълүмат алдылар.
-
Фәнни-гамәли конференция. 05.04.2017

РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге I районкүләм һәм V мәктәпкүләм "Арча ягы-туган ягым" фәнни-гамәли конференсиясендә 4нче класс укучылары Мөхетдиноа Әнвәр, Хәсәнова Илмира, Габдрахманова Зилә I урынга лаек булдылар (укытучылары Рәфыйкова Гөлфия Дәминовна) , 6 класс укучысы Вахитова Лилия (укытучысы Вахитова Гүзәл Мансуровна) лауреат булды. Укучыларыбызны котлыйбыз!!!
-
Пожар куркынычсызлыгын һәркем белергә тиеш. 04.04.2017

Бүген Арча һәм Әтнә районнары буенча пожар күзәтү инспекторы Сафин Рөстәм Роальд улы укучылар белән түгәрәк өстәл үткәрде. Укучыларга бүгенге көндә район буенча пожар очраклары артуы, сак булырга кирәклеге төшендерелде.
-
"Тату сыйныф серләре". 02.04.2017

1 нче апрель көнне 8 класс укучыларының әти- әниләр комитеты һәм укучылар үзләре Республикакүләм "Тату сыйныф серләре" конкурсының район этабында бик матур чыгыш ясадылар. Аларга мәктәп коллективы исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез, укуларында һәм эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Кошлар көне. 01.04.2017

Бүген биология укытучысы Шакирова Динә Камилевна 1-7 класс укучылары белән кошлар көненә багышланган КВН үткәрде. КВН бик кызыклы булды.Укучылар кошлар коненә багышланган рәсемнәр ясадылар.


















