Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Физик ачышлар. 01.03.2017

Бу атнада мәктәбебездә физика- математика атналыгы бара. Физика укытучысы Гайфуллин Рашат Фәгалович 5-9 класс белән "Физик ачышлар" темасы астында кызыклы тәҗрибәләр үткәрде. Укучылар үзләре бик теләп әлеге кызыклы тәҗрибәләрне ясадылар.
-
Әниләргә бүләк әзерлибез. 27.02.2017

Тиздән халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Шул уңайдан һәр класс әниләрне котлау өчен концерт номерлары һәм бүләкләр әзерли. 4 класс укучылары класс җитәкчеләре Гөлфия Дәминовна белән топиарий ясыйлар.
-
Казанда экскурсиядә. 25.02.2017

Бүген 9,11 класс укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Камал театрында спектакль карадылар, кино карадылар.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. 23.02.2017

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Ил барда – егет хур булмас, диләр, илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез халкы тыныч йоклар, күгебез гел аяз булыр. Әтиләре, абыйлары үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнгән яшь егетләребезгә хәрби хезмәтләрен үтәгәндә, туган якта калган якыннарының тынычлыгын саклап, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр дигән ышаныч белдерәбез.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз. -
Варислар Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәйкәлгә венок салдылар. 22.02.2017

Бүген 5, 7 класс варислары ТИН укытучысы Габдрахманов Камил Әдһәм улы җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәлгә венок салдылар.
-
Халыкара туган тел көне. 21.02.2017

21 нче февраль- Халыкара туган тел көне уңаеннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Гөлниса Вагыйз кызы - 8-11 класс укучылары белән "Башваткыч" уены үткәрде. Уенда 8 класстан- Исмәгыйлев Раил, 9 класстан- Назметдинова Камилә, 11 нче класстан -Назметдинов Нияз катнашты.Беренче урынга 9 класс укучысы Назметдинова Камилә лаек булды.Уен барлык укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Биатлон. 20.02.2017

Бүген Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 8- 11 класс укучылары арасында Биатлон ярышы үткәрелде.Командалар бик тырышып әзерләнгәннәр. 1нче урынга - 11 класс укучылары, 2нче урынга- 9 класс укучылары, 3 нче урынга - 8 класс укучылары лаек булды. Молодцы!!!
-
Парламент дәресләре. 18.02.2017

Бүген башлангыч классларда һәм урта, югары классларда җәмгыять белеме укытучысы Мифтахова Ләйсән Рәдифовна "Татарстан- 2030: минем республикага керкән өлешем" темасы астында парламент дәресләре үткәрде.Дәрес укучылар өчен бик кызык булды.
-
Эшлекле уен. 17.02.2017

Бүген мәктәбебез укучылары Сафиуллина Алисә, Хәсәнова Алия, Шамсетдинова Илүзә,Назметдинова Камилә, Хөсәенов Булат Казан дәүләт аграр университеты тарафыннан оештырылган "Начинаючий фермер"эшлекле уенында бизнес- план проекты яклап кайттылар. Дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.
-
"Арча йолдызлары" 17.02.2017

Бүген башлангыч класс укучылары "Арча йолдызлары" фестивалендә бию коллективы белән чыгыш ясап кайттылар.


















