Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
"Соңгы кыңгырау"бәйрәме.
25.05.2017
Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә.
Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Күз алдында үсеп җиттегез.
Белем үрләренә омтылдыгыз
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Бүген 11нче сыйныф укучылары өчен туган мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады.Укучыларны алда бердәм дәүләт имтиханнары көтә. укучыларыбызга уңышлар телибез, барлык хыяллары чынга ашсын.
-
Россия без табака. 20.05.2017

Бүген "Мөстәкыйль балалар" төркеме "Россия без табака акциясе үткәрде. Начар гадәтләргә - юк дип, бер көнлек контрактка куллар куйдырылды.
-
Арча шәһәрендә Җиңү бәйрәмендә. 09.05.2017

Бүген Арча шәһәрендә үткәрелгән Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында катнаштык. "Батырлар иле -Наласа исеме астында Орденлы авылдашларыбыз турында күргәзмә алып бардык.
-
Митинг. 08.05.2017

Бүген Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, сугыштан кайтмый калган авылдашларыбызга куелган Һәйкәл янында митинг үткәрелде. Мәктәбебез коллективы "үлемсез полк", шарлар, чәчәкләр белән авыл урамнарын урап митингка төште. Һәйкәл янында 6 класс укучылары бик матр, эчтәлекле чыгыш ясадылар, 8-9 класс кызлары башкаруындагы бию, 11 класс укучысы Сафиуллина Алисә һәм 1 класс укучысы Мөхетдинов Әнгам башкаруындагы инцинировка да күңелгә үтеп керерлек булды. Укучыларыбызга һәм аларны әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлниса Вагыйз кызына олы рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Үлемсез полк" 06.05.2017

Җиңү язы арта барган саен сугыш ветераннарының саны кими бара. Бүгенгесе көндә авылыбызда исән бер генә сугыш ветераны да юк. Укучыларыбыз, укытучылар үзләренең бабайларының, туганнарының фотолары белән "Үлемсез полк " сафларында митингларда катнашалар.
-
Мәдәни көндәлекләргә нәтиҗә ясалды. 05.05.2017

Бүген башлангыч класс укучыларының "Мәдәни көндәлек"ләренә нәтиҗә ясалды. 1 нче урынга -3 класс укучысы Хөсәенов Ильдус, 2 нче урынга - 2 класс укучысы Фәттахов Булат, 3 нче урынга - 2 класс укучысы Сәләхетдинова Гүзәлия лаек булдылар. Аларның көндәлекләре Арча район китапханәсенә тапшырылды.
-
Пожар куркынычсызлыгын һәркем белергә тиеш. 02.05.2017

Башлангыч класс укучылары белән пожар күзәтүе инспекторы Сотов Антон Юрьевич, инструктор Рахимова Миләүшә Г. пожар куркынычсызлыгы буенча түгәрәк өстәл үткәрделәр. Укучыларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды, видеороликлар күрсәтелде.
-
1май- Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!!! 01.05.2017

Бәйрәм белән, дуслар!!!
-
Агач утырту көне. 30.04.2017

29 нчы апрель- агач утырту көнендә мәктәп территориясендә 6,7 класс укучылары агач утырттылар.
-
Мәктәпкүләм өмә. 29.04.2017

Бүген мәктәбебез коллективы белән дәресләрдән соң мәктәп янын җыештырырга чыктык. Тирә- юнь чүп - чарлардан арындырылды, тырмаланды.


















