Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Милли бердәмлек көне. 26.04.2017

Наласа урта мәктәбендә "Милли бердәмлек көне". Бүген иртәдән көн аеруча матур, кояшлы иде. Әйтерсең лә табигать тә нәкъ бүген безнең белән бәйрәм итә кебек. Нәкъ менә Тукай туган көн мәктәбебез өчен олы бәйрәм көнгә әверелде. Иртәдән барлык укучылар, укытучылар милли киемнәрдән килеп керү белән башланды ул ямь. Тәнәфестә укучылар татарча биеделәр, уеннар уйнадылар. Дәресләр беткәч мәктәбебезгә Солтан Шиһаповның килүе аеруча күңелле булды.Татар милли уен кораллары, татар халык җырлары белән укучыларыбыз чын тәрбия дәресе алдылар. Бүген барыбыз да күтәренке рух белән өйләргә таралыштык. Мондый көннәр ешрак булса иде.
-
Г.Тукай- безнең йөрәкләрдә. 25.04.2017

Бүген, 25 апрель көнне, Арча 3 номерлы мәктәбендә сөекле шагыйребез Г.Тукайга багышланган “Г. Тукай –безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән шигырь уку, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкару бәйгесе уздырылды. 2 класс сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Рүзил әлеге бәйгедә 2 нче урынга лаек булды.( укытучысы Насыйбуллина Д.Х.)
-
Тукай бәйрәме. 25.04.2017

Бүген мәктәбебездә "Тукай бәйрәме" үткәрелде.Укучыларыбыз шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын тагын бер кат барладылар. Ике командага бүленеп КВН да үзара көч сынаштылар. Бәйрәм бик файдалы һәм күңелле булды.
-
Бергәләп уку көне. 23.04.2017

Укучылар ял көне китапханәләргә йөриләр, бүген алар әти- әниләре белән берлектә китаплар укыдылар.
-
Флешмоб. 21.04.2017

Бүген "Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгы" кысаларында мәктәпкүләм флешмоб үткәрелде.Барлык укучылар да актив катнашты.
-
Түләүләрне ЕСИА аша. 20.04.2017

Барлык түләүләр ЕСИА аша регистрация үтеп башкарыла.Укучылар өйдә әти- әниләрен, әби- бабайларын да интернет аша түләргә өйрәтәләр.
-
Казанда шигырь сөйләүчеләр конкурсында. 19.04.2017

4 класс укучылары Мөхетдинов Әнвәр һәм Габдрахманова Зилә Казан шәһәрендә үткәрелгән Г.Тукай исемендәге халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә бик матур чыгыш ясадылар. Мөхетдинов Әнвәр дипломга ия булды, Габдрахманова Зилә икенче турга узды.
-
Мәктәп инспекторы белән очрашу. 18.04.2017

Бүген 7-11 класс укучылары белән Арча башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Нигматуллин Мансур Камбил улы "Рәсәй балалары" темасы астында түгәрәк өстәл үткәрде. Шулай ук мәктәп балалары арасында тәртип бозу очраклары турында кисәтелде.
-
Ветеран укытучы дәрес бирә 18.04.2017 18 нче апрель көнне Сабиров Мөнир Исмәгыйль улы 6 нчы класс укучылары белән технологиядән ачык дәрес үткәрде. Дәрес яшь буын укытучыларга үрнәк алырлык, укучыларга бик кызыклы һәм эчтәлекле булды.

-
Һәйкәл яны җыештырылды.. 18.04.2017

Бүген 9, 11 класс укучылары, дәресләрдән соң, һәйкәл янын җыештырдылар.


















