Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
"Үлемсез полк" 06.05.2017

Җиңү язы арта барган саен сугыш ветераннарының саны кими бара. Бүгенгесе көндә авылыбызда исән бер генә сугыш ветераны да юк. Укучыларыбыз, укытучылар үзләренең бабайларының, туганнарының фотолары белән "Үлемсез полк " сафларында митингларда катнашалар.
-
Мәдәни көндәлекләргә нәтиҗә ясалды. 05.05.2017

Бүген башлангыч класс укучыларының "Мәдәни көндәлек"ләренә нәтиҗә ясалды. 1 нче урынга -3 класс укучысы Хөсәенов Ильдус, 2 нче урынга - 2 класс укучысы Фәттахов Булат, 3 нче урынга - 2 класс укучысы Сәләхетдинова Гүзәлия лаек булдылар. Аларның көндәлекләре Арча район китапханәсенә тапшырылды.
-
Пожар куркынычсызлыгын һәркем белергә тиеш. 02.05.2017

Башлангыч класс укучылары белән пожар күзәтүе инспекторы Сотов Антон Юрьевич, инструктор Рахимова Миләүшә Г. пожар куркынычсызлыгы буенча түгәрәк өстәл үткәрделәр. Укучыларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды, видеороликлар күрсәтелде.
-
1май- Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!!! 01.05.2017

Бәйрәм белән, дуслар!!!
-
Агач утырту көне. 30.04.2017

29 нчы апрель- агач утырту көнендә мәктәп территориясендә 6,7 класс укучылары агач утырттылар.
-
Мәктәпкүләм өмә. 29.04.2017

Бүген мәктәбебез коллективы белән дәресләрдән соң мәктәп янын җыештырырга чыктык. Тирә- юнь чүп - чарлардан арындырылды, тырмаланды.
-
Яшь инспекторлар ярышы. 29.04.2017

Бүген районкүләм "Яшь инспекторлар ярышы" үткәрелде. Мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучылары да әлеге ярышта бик матур чыгыш ясап кайттылар.
-
Фәргать Зыятов бездә кунакта. 28.04.2017

Бүген ветеран укытучы Фәргать Зыятов белән бик кызыклы очрашу булды. Фәргать абый Тукайның Өчиле белән бәйле тормышы турында бик тәфсилләп сөйләде. Укучыларга Фәргать абыйның сөйләве бик ошады. Безгә шундый очрашу оештырганы өчен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Рафис улына олы рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Башлангычларда Тукай бәйрәме. 27.04.2017

Бүген башлангыч класс укучылары Г.Тукай туган көнне билгеләп үттеләр. Укучылар әсәрләрен сәхнәләштереп бик матур чыгыш ясадылар. Кичәне 3 класс укучылары һәм аларның укытучылары Мөнирә Мәсхүтовна оештырды. Бәйрәм тантанасы бик күңелле үтте.
-
"Акыл-баттл". 26.04.2017

Бүген укучыларыбыз Кушлавыч мәктәбендә Тукай иҗаты буенча "Акыл- баттл" интеллектуаль уенында I урынга лаек булдылар. (җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучылары Габдрахманова Г.В., Шагисламова Г.Р.) Молодцы!!! Без сезнең белән горурланабыз.


















