Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Чыршы бәйрәме. 22.12.2017

Бүген 1-6 сыйныф укучылары катнашында "Чыршы бәйрәме" үткәрдек. Укучылар бик матур чыгыш ясадылар. Бәйрәм тантанасына әти- әниләр , әбиләр дә күп килгән иде.
-
"Могъҗиза бүләк ит" акциясе. 20.12.2017

Бүген мәктәбебезнең "Мөстәкыйль балалар" төркеме 4 сыйныф укучысы Закиров Римазның өенә барып яңа ел бүләге белән сөендерделәр.
-
Кар сыннары әзер. 19.12.2017

Мәктәп алдын Кар сыннары белән бизәдек. Һәр класс бик тырышып көч куйды. Башлангыч сыйныф укучыларына ярдәмгә әти- әниләр дә килде.
-
Әти- әниләргә мастер класс. 18.12.2017

Бүген 1 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән берлектә класс бизәү өчен венок ясадылар. Гөлфия Дәминовна үткәргән мастер класс бик кызык һәм үзенчәлекле булды.
-
"Сәйяр" театр фестивалендә "Драматургия осталыгы" номинациясендә җиңүче булдык. 16.12.2017

"Сәйяр" балалар театр фестиваленда Республика күләмендә укучыларыбыз "Таң йолдызы- Таңсылу" спектакле белән катнашып "драматургия осталыгы" номинациясендә җиңүче булдылар.
-
"Ел укытучысы - 2017" зона бәйгесе 14.12.2017

Бүген мәктәбебездә "Ел укытучысы- 2017" зона бәйгесе безнең мәктәптә үтте. Түбән Аты, Утар Аты, Кушлавыч, Түбән Мәтәскә, Курса почмак мәктәбеннән 8 укытучы дәресләр бирде, мастер класслар күрсәттеләр.
-
Мәһдиев укулары. 13.12.2017

Бүген мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Шамсетдинова Илүзә III районара Мәһдиев укуларында уңышлы чыгыш ясап 3 нче урынга лаек булды. (укытучысы: Габдрахманова Г.В) Молодцы!!!
-
Укытучыларыбыз бәйгедә. 11.12.2017

Бүген география укытучысы Шакирова Д.К., татар теле укытучысы Гөлназ Рәшитовна "Ел укытучысы- 2017" зона бәйгесендә бик матур дәресләр, мастер класслар күрсәттеләр. Укытучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!!!
-
Геройлар көне. 09.12.2017

Бүген мәктәбебездә "Геройлар көне" уңаеннан тәрбия дәресләре үткәрелде. Тәрбия дәресләрендә Герой пионерлар, Арча района Советлар Союзы геройлары, Россия геройлары турында әңгәмәләр үткәрелде,
-
"Сәйяр" театр фестивале 06.12.2017

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру, туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү максатынннан “Сәйяр” театр фестивален уздырды. Мәктәбебез укучылары "Таң йолдызы- Таңсылу" спектакле белән катнашып, бик матур чыгыш ясадылар, лауреат булдылар.


















